Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Көмеш каләм” яшь иҗатчыларны барлады
3.02.2016

“Көмеш каләм” яшь иҗатчыларны барлады

Бүгенге көндә район мәгариф бүлеге белгечләрен дә, укытучыларны да, әти-әниләрне дә бары БДИнары нәтиҗәләре борчый. Телибезме, теләмибезме, укучыларның рухи байлыкларын кайгырту икенче планга калып бара. Шуның нәтиҗәсендә тәрбияви чаралар да көндәлек тормышыбыздан төшеп кала башлады. Ә менә әгерҗелеләргә шушы урында “Афәрин!” дип әйтәсе килә. Чөнки алар элекке матур гадәтләрне онытмыйча, Салагыш мәктәбенә кабат яшь каләм осталарын XV “Көмеш каләм” фестиваленә җыйдылар. Бәйрәм районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина, “Күңел чишмәләре” әдәби берләшмәсе әгъзалары, район мәктәпләрендәге барлык татар теле укытучылары, “Әгерҗе хәбәрләре” хезмәткәрләре катнашында узды. Вәсилә Гарәфетдин кызы бәйгене тантаналы рәвештә ачып җибәргәннән соң, барлык кунаклар да мәктәп музее белән танышып чыктылар. Соңыннан укучылар “Яшь хикәяче”, “Яшь шагыйрь”, “Яшь хәбәрче” секцияләренә бүленеп, каләмнәрен чарладылар. Быел фестивальдә укытучылар өчен “Тел дигән дәрья бар” дигән фәнни-гамәли конференция дә оештырылган иде. Укытучылар районның галимнәре турында эзләнү эшләре белән хезмәттәшләре алдында чыгыш ясадылар.

Төшке аштан соң Венера Гыйззәтуллина һәм Лилия Баһаветдиновалар әзерләгән “Йолдызлы блиц” интеллектуаль уенында тапкыр укучылар көч сынаштылар. “Көмеш каләм” фестивале җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.
“Иң шәп укытучылар бездә”, —

ди Вәсилә Гарәфетдин кызы. — Әгерҗе районында татар теле укытучыларын шәһәр һәм авыл төркемнәренә бүлеп карарга кирәк. Шәһәр мәктәпләренә килгәндә, аларның иң асыллары 1нче гимназиядә укыталар. Каюм Шәймәрдановны өченче сыйныфтан ук күзәтеп киләм. Бу укучыны Наилә Харисова шундый итеп тәрбияли, ул укучы киләчәктә һөнәрен татар теле белән бәйләмәсә дә, күңеле, җаны белән татар булачак. Моны мин укытучының эш нәтиҗәсе дип атыйм. 1нче гимназия укытучысы Әлфинә Ризванова Россия күләмендә узган бәйгедә җиңеп, грант алды.
Быел Татарстанда беренче тапкыр барлык фән укытучылары да тест сорауларына җавап биреп, имтихан тоттылар. Ә имтихан нәтиҗәләренә килгәндә, иң югары балларны татар теле һәм рус теле укытучылары җыйдылар.
14 апрельдә республика күләмендә “Иж Бубый укуларын” — фәнни-гамәли конференция уздырачакбыз. Без бу чарага тумышлары белән Әгерҗе районыннан чыккан, бүгенге көндә һөнәрләрен тел, милләт белән бәйләгән шәхесләребезне чакырачакбыз. “Раиф Мәрданов, Ирек Шәрипов, Марс Тукаев, Рафилә Шәймәрдановалар — Казан университетының татар теле бүлегендә белем алган шәхесләр”, — дип, укучыларга телебезне белергә кирәклеге турында аңлатасы, күрсәтәсе килә.
Хәзер бердәм дәүләт имтиханнарын сайлаганда, татар теле фәнен дә сайлап алучылар бар. Андый укучылар бик күп дип әйтеп булмый, әмма алар бар. Соңгы өч елда Тәбәрле, Кадыбаш, Тирсә мәктәпләрендә укучылар татар теле буенча имтихан бирәләр. Быел да Кадыбаштан бер укучы татар телен сайлады.
Район мәгариф бүлегенең татар теле методисты Миләүшә Шәйхетдинованың иҗади эшләве дә татар теле укытучыларына уңай тәэсир итәдер. Ул: “Вәсилә апа, әйдә моны эшлибез”, — дип, һәр эшкә атлыгып тора. Яз көне республиканың район мәгариф җитәкчеләрен җыеп уздырган коллегияне уздыруда да Миләүшәнең куйган көче зур булды. Моны татар теле укытучылары да күрә”.

“Алмашчылар әзерлибез”, —

ди “Күңел чишмәләре” әдәби бер­ләшмәсе җитәкчесе Чулпан Нур­мөхәммәтова. — Бүгенге көндә берләшмәдә 98 әгъза исәпләнә. Аларның күбесе — татар теле укытучылары, иҗатка мөкиббән шәхесләр. “Көмеш каләм” фестивалендә катнашкан укучыларның эшләрен бәяләүгә берләшмә әгъзалары теләп алыналар.
Шәхсән мин үзем быел беренче тапкыр жюри әгъзасы буларак катнашам. Безнең әдәби берләшмә әгъзалары да күбесе өлкән буын вәкилләре. “Көмеш каләм” фестивалендә катнашучылар елдан-ел сирәгәеп баралар. Бу укучыларның саны кимү белән бәйле, әлбәттә.Тик безгә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Без дә үзебезгә алмашчылар тәрбияләргә тиеш. Быел без фестивальдә җиңүче укучыларны бүләкләү өчен үзебезнең махсус грамоталарыбызны әзерләдек. Бәлки, без әзерләгән бүләкләр укучыларга илһам килергә, иҗатка тартылырга этәргеч бирер. “Үскәч, мин дә “Күңел чишмәләре” берләшмә әгъзасы булам, китаплар язам”, — дигән теләкләре туар.
Сер түгел, хәзер китаплар чыгару бик күп акча сорый, әмма безнең берләшмәнең ике җыентыгы дөнья күрде. Киләчәктә яшьләрне тарту өчен 10-18, 18-25 һәм 25 яшьтән өлкәнрәкләр өчен аерым җыентыклар әзерли алсак, ул да яшь каләм ияләрен барларга ярдәм итәр иде. Районның иҗатчылары өчен Таҗи Гыйззәт премиясе булдырылды. Үткән елны бу премиягә беренчеләрдән булып Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамовалар лаек булдылар. Быел 15 сентябрьдә бүләкләнәчәк кандидатларны барлый башладык инде.

Җиңүчеләр фикере

Каюм Шәймәрданов (Әгерҗе шә­һәре, 1нче гимназия): “Көмеш каләм” бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашмыйм. Мин бу фестивальне көтеп алам. Быел үземне “Яшь хәбәрчеләр” секциясендә сынап карарга булдым. Иҗат итәргә ике тема бирелгән иде. Мин “Ак чәчәкләр” әсәре буенча төшерелгән кинога карата фикерләрем белән уртаклашуны өстен күрдем. Чөнки мин бу әсәрне яратам. Әбиемнең дә, әниемнең дә һөнәрләре медицина белән бәйле булуы да әлеге теманы сайларга этәргеч бирде. Ә әсәргә килгәндә, башта китабын укып чыктым. Бу әсәр буенча Казанда узган фестивальдә катнаштым. Телевизордан гаилә белән киносын карадык, үзара фикер алыштык. Шуның өчен миңа теманы ачу, үземнең фикеремне җиткерү кыен булмады.
Илназ Баһаветдинов: “Мин кечкенә чакта балалар бакчасына йөрергә яратмый идем. Әнием — татар теле укытучысы, ул мине үзенең фән кабинетында тәрбияләде, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул миңа магнитофоннан төрле әкиятләр, җырлар кабызып куя, ә мин тыныч кына ул әкиятләрне тыңлап утыра идем. Тора-бара ятлап та бетердем. Аннан үзем дә рифмага салып, шигырьләр яза башладым. Минем үземә Һади Такташның бер сулыштан укыла торган шигырьләре ошый. Тел байлыгымны арттыру өчен китаплар укыйм. Дәреслекләргә кергән әсәрләрнең тулы вариантын укып барырга тырышам. Быел Сарсак-Омга мәктәбендә рус телендә узган “Серебряное перо” фестивалендә публицистика секциясендә катнашып та беренче урынны алдым”.
Руфинә Галиева: “Татар теле укытучым Раушания Низамбиева үзе дә иҗат итә, безне дә кулга каләм алырга өйрәтә. Язмаларыбызны “Яңарыш”, “Сабантуй” газеталарына юллыйбыз. Газета битендә иҗат эшләребезне күрү безгә канат куя. Безнең язмаларны әти-әниебез, әби-бабайларыбыз күреп сөенәләр. Моннан тыш укытучым татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерли. Быел КФУ да узган татар теле буенча олимпиадада беренче урынны яулап кайттым. Ә “Көмеш каләм” бәйгесе алдыннан Наилә Харисованың “Агымсулар ни сөйли?” китабын укыдым”.

“Көмеш каләм” фестивален уздыру хокукын алдык”, —

— ди Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов. — Ике ел тукталып торганнан соң яшь каләм осталарының “Көмеш каләм” фестивале кире кайтуына без бик шат. Чөнки районыбыз мәктәпләрендә иҗат белән кызыксынучы балалар бар. Аларның сәләтләрен үстерүдә фестивальнең роле зур. Салагыш урта мәктәбе икенче тапкыр яшь каләм осталарының “Көмеш каләм” фестивален үткәрү хокукын алды. Укучыларыбызның иҗатка тартылуы моңа сәбәп булып тора. Узган уку елында балаларның шигырь һәм хикәяләреннән төзелгән “Салагыш энҗеләре” җыентыгы дөнья күрде. Мәктәбебез укучыларының иҗат эшләре “Яңарыш”, “Сабантуй” газеталарында басыла. Быелгы уку елыннан укучылар һәм укытучылар көче белән “Белем дөньясы” газетасы чыгарыла башлады. Ул тиз арада авылдашлар, ата-аналар арасында зур кызыксыну уятты. “Көмеш каләм” фестивалендә җиңгән ике укучыбыз журналистика буенча югары уку йортында белем ала. Укучыларыбыз арасында авылдашларыбыз драматург, шагыйрь Юныс Әминев, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Ринат Баттал, журналист Наилә Хөрмәтова кебек иҗади шәхесләр үсәр дигән ышанычта калабыз”.

Энҗе бөртекләре күп булмый

“Көмеш каләм” фестивалендә өлкәннәр авызыннан: “Иҗат итүче балалар аз”, — дигән зар-моңнар ишетелде. Дөрес, фес­тиваль оештырылган елларда мәктәпнең актлар залы укучылар белән шыгрым тулы булыр иде. Тик иҗат итүче балалар гына түгел, авыл мәктәпләрендә белем алырдай балалар саны аз булуын да онытырга ярамый. Шуның өчен әлеге сәбәп фестивальне уздырмаска киртә булып тормасын иде. Быелгы фестивальдә катнашкан 20гә якын укучы остазларыннан күпме файдалы киңәшләр ишеттеләр, җиңү яулаган иптәшләре белән таныштылар, яшьтәшләренең иҗатлары белән таныштылар. “Ел саен бер укучыны таба алсак та, зур табыш”, — ди Наилә Харисова.
“Көмеш каләм” фестиваленә нигез салучы Гәүһәрия апа Шәймәрданова да бирегә килгән балаларның күңелләрендә иҗат оеткылары салынуын әйтте. Салагыш мәктәбенең ел саен “Көмеш каләм” фестивален уздыруны үз кулына алуын хуплады. “Моңа кадәр фестивальне оештыруны мәктәпләргә чират буенча тапшырып килә идек, чөнки район күләмендә узган бу чара зур көч сорый. Ә сез курыкмагансыз. Быелгы чара да бик оешкан, эчтәлекле узды”, — дип, үзенең рәхмәтләрен белдерде.
Чынлыкта да, Салагышлылар матур бәйрәм-бәйге бүләк иттеләр, “Көмеш каләм” фестиваленең киләчәгенә яңа сулыш өрделәр. Вәсилә Гарәфетдин кызы фестивальнең мөһимлеген билгеләп, икенче елга аның гимнын һәм эмблемасын булдырырга кирәклеген, аның өчен районда бәйге игълан итәргә кирәклеген әйтте. Икенче елга, XVI “Көмеш каләм” фестивалендә, беренче тапкыр аның гимны яңгырар, дигән өмет белән таралыштык.

Рилия Закирова.