Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - “Көмеш каләм” фестивале иҗатчыларны барлады
13.05.2021

“Көмеш каләм” фестивале иҗатчыларны барлады

Әгерҗе районы яшь каләм осталарының XVIII “Көмеш каләм” фестивале Девятерня мәктәбендә узды. Районның 16 мәктәбеннән 60 укучы катнашты. Быел бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар: “Татаркино” учреждениесе җитәкчесе Ми­ләүшә Айтуганова, Чаллы шәһә­реннән “Көмеш кыңгырау” га­зе­­тасының баш мөхәррире Ре­зе­да Гасыймова,”Көмеш каләм” фес­тиваленә нигез салучы Та­тарстанның атказанган укытучысы Гәүһәрия Шәймәрданова, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамова, районның бик күп танылган шәхесләре, татар теле укытучылары белән берлектә узды. Тормышларын иҗат белән бәйләгән Девятерня мәктәбенең чыгарылыш укучылары да кунакка чакырулы иде.
Фестивальне Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина ачып җибәрде. “Быел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы Иж-Бубый мәдрәсәсенә — 240, Габдулла Бубига -150, Гобәйдулла Бубига — 155 еллык белән туры килде. Татар мәгарифенә килгәндә, безнең өчен бик уңдырышлы ел булды. Чөнки республикакүләм олимпиадаларда без 7 призлы урынга лаек булдык. Тарихта беренче тапкыр безнең районнан Исәнбай мәктәбе укучысы Гөлназ Мөэминова дөньякүләм татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында гран-прига лаек булды”, — диде Вәсилә Гарәфетдин кызы.
“Мин бу мәктәпкә килгәндә, һәр­вакыт дулкынланам. Монда минем әтиемнең рухы бар кебек тоела. Мәктәпнең әтиемнең исемен йөртүе минем өчен зур бәхет. Мин үзем дә гомер буе әтиемнең исем-фамилиясе белән атлыйм. Девятерня мәктәбендә Ләбиб Айтуганов премиясе булдырылганлыгын да беләм. Быел бу премияне Девятерня мәктәбенә, Гөлназ Мөэминовага һәм Лиана Габбасовага тапшырам”, — диде Миләүшә Ләбиб кызы.
Укучылар елдагыча “Яшь хи­кәяче”, “Яшь шагыйрь”, “Яшь хә­бәрче”, “Нәфис сүз остасы” но­ми­нацияләрендә көч сынаш­тылар. Быел беренче тапкыр “Яшь рәссам”, “Видеоролик” номи­нацияләре дә булдырылган. “Яшь хикәяче” номи­нациясенә йомгакны Наилә Харисова ясады. “Без сәләтле балаларыбыз булуын күреп сөендек. Балалар барысы да теманы дөрес ачканнар, әңгәмә төзи белүләре укучыларның китап укулары турында сөйли. Укучылар Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр, фан­тазияләрендә туган сюжетны Тукай иҗаты белән бәйли алулары да мактауга лаек. Тик сурәтләү чаралары ярлырак. Бу төзәтә алырдай хаталар”, – диде ул.
“Яшь шагыйрь” номинациясендә укучылар “Туган тел”, “Туган җир” темаларына иҗат иттеләр. Тема яңа булмаса да, балалар аны матур итеп ача алдылар. Алар белән үзем дә шигырь иҗат иттем», — дип, Әл­фирә апа яңа гына табадан төшкән шигырен дә укып күрсәтте.

Ә без, Рәмзия апа Зарипова белән, “Яшь хәбәрче” номина­ция­сендә укучыларның эш­ләрен бәяләдек. Мон­­да укучыларга Габдулла Буби, Го­бәйдулла Буби белән әңгәмә корырга кирәк иде. Бу биремне югары сыйныф укучылары уңышлы эшләп чыктылар. Әмма кечерәк сыйныфта укучыларга авыррак бирелде. Әңгәмә корганда, укучыларның туган телебез язмышына кагылышлы сорауларны бирүләре игътибарга лаек.
“Яшь рәссам”нар Габдулла Ту­кай­ның “Пычрак куян” шигыренә иллюстрация ясадылар. Авыр, кү­ңелсез бирем булса да, фәлсәфи килүче укучылар булды. Рәсемнәрен замана сулышы белән бәйләүчеләр дә бар”, — диде Әгерҗе шәһәренең 1 нче гимназиясенең технология һәм сынлы сәнгать укытучысы Флорида Худайбергенова. Ул көнне укучыларның рәсемнәреннән күргәзмә дә әзерләнде.
“Сәнгатьле уку” номина­ция­сендә башлангыч сыйныф укучылары гына катнашты. Кеч­кенәләр генә булса да, аларга да таләпләр югары куелган иде. һәрбер укучының чыгышы темага туры килде. Таләп­ләрнең берсе сәнгатьле уку иде. Балаларның бик күбесе бу таләпне уңышлы үттеләр. Артистлык сәләте, әлбәттә, бар­лык кешеләргә дә бирелми. Әмма укучылар мимикалар яр­дә­мендә шигырьнең эчтәлеген ачарга тырыштылар. Таләп буенча музыка бизәлеше дә булырга тиеш иде, тик конкурста катнашучылар моңа игътибар бирмәгәннәр. Әлеге балалар киләчәктә авыл, шәһәр мәдәният йортларының сәхнәләрендә чыгыш ясарлык булып үсеп җитәрләр, дип ышанасы килә”, — диде Гәүһәрия апа.
Туган телләр елы кысасында әзерләнгән видеороликларга бәяне Миләүшә Ләбиб кызы бирде. “Таләп буенча видеоролик­лар 5 минутка сыешырга тиеш иде. Видеоролик булгач, ул видео­тасма булырга тиеш, слайд-шоу түгел. Сигез эш арасында Кадыбаш мәктәбе әзерләгән видеороликны билгеләп үтәсем килә. Шулай ук Көчек мәктәбеннән килгән эш оригиналь иде һәм Исәнбайдан Гөлназ Мөэминованың эше”, — диде ул.


Һәр номинациядә җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бү­ләк­ләр белән бүләкләнделәр. “Көмеш каләм” шулай унсигез ел дәвамында иҗа­ди укучыларны барлый, аларга олы юлга юллама бирә. Девятерня мәктәбенең чыгарылыш укучысы Альбина Шәйхетдинова да үз вакытында әлеге фестивальдә канат ныгыткан. Ул: “Мәктәптә укыганда, “Көмеш каләм” фестивалендә катнаша идем. “Яшь хәбәрче”, “Нәфис сүз” номинациясендә мактаулы урын алган чакларым да булды. “Алтын каләм” фестивалендә катнашу бәхете дә тиде. Мин 17 ел журналис­тика өлкәсендә эшләү дәверемдә төрле юнәлешләрдә үземне сынарга өлгердем. Кызыклы һөнәр. Ә иң мөһиме — иҗатчыларның мәр­тәбәле шә­хесләр белән очраша алуы әйтеп бе­тергесез зур бәхет”, – диде.
Ул көнне җи­де укучыга «Яңа­рыш» газетасының «Яшь хә­бәрче» таныклыгы да тапшырылды. Укучылар гына түгел, без дә бу фестивальдән илһамланып, онытылмас­лык хис­ләр белән кайтабыз. Күпләрнең күңеленә иҗат орлыклары салган әлеге фестивальне оештырган район мәгариф бүлегенә, барлык татар теле укытучыларына һәм, әлбәттә, Девятерня мәктәбе коллективына зур рәхмәт.

Рилия Закирова.