Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Көлке көлә килә
31.03.2016

Көлке көлә килә

“Киемеңдә тап бар!” Элегрәк 1 апрельнең иң актуаль шаяртуы шушы булгандыр мөгаен. Ләкин ул инде искерде, аңа хәзер күпләр ышанмый. Шулай да бу көнне дус-ишләрне шаярту гадәте һаман яши. Көлке көлә килә, артыңнан куа килә, кайвакыт үзең дә алданып куясың. 1 апрель көнне кемне ничек алдаганнар? Бәлки үзләре алдангандыр? Яшьләргә сүз бирик әле.

Регина Хаҗиева: “Мине бер тапкыр радио аша алдадылар һәм мин ихлас күңелдән ышандым. Ди-джей: “Ижау шәһәре сурәте белән 10000 сумлык акча чыгуы көтелә”, — диде. Мин шул хәбәргә ышанып, ике атна дусларыма, үзем укыткан студентларга сөйләп йөрдем. Мине алдаганнарын аңлагач, кыенсындым, әлбәттә. Ләкин үземне тыныч тотарга тырыштым”.

Айдар Миннәхмәтов: “Узган ел булды бу хәл. Эштәге хисапчыларның компьютер “тычкан”нарына кәгазьләр ябыштырып чыктым. Алар бик озак эшкә керешә алмыйча газапландылар. Чөнки ул “тычкан”ның астын капларга ярамый. Миңа аларны карап тору бик кызык иде”.

Сиринә Мулланурова: “1 апрельдә алдаган һәм алданган чак­ларым булды… Бер вакыйга әле дә хәтердә: авылның шаян кешесе Нәсим бабайны көлкегә калдырдым. Ул вакытта өй телефоны урамыбызда бездә генә бар иде, шуңа күрә күршеләр туганнарына, дус­ларына шалтыратыр өчен безгә йөрделәр. Нәсим бабай еш килгәләде. Сөйләшергә, көлергә бик ярата иде ул. Менә 1 апрель килеп җитте. Кемне алдарга? Уйладым-уйладым да, Нәсим бабайга төшеп киттем. Алар урамда утын кисеп, ярып торалар, эшләре каты иде. Исәнләшеп, хәлләрен белешкәч: «Сезне телефонга чакыралар. Ашыгыч шалтыратырга куштылар», — дидем, елмаюны яшерергә тырышып. Ул аны-моны уйламыйча, безгә ашыкты. Дустына шалтыраткач, аны алдавымны аңлады, әлбәттә. Шул вакытта әти, Нәсим бабай һәм мин чын күңелдән көлдек. “Булдырдың, Сиринә, булдырдың! Авылның иң алдакчы кешесен алдап куйдың! Беркайчан да онытмам», — диде Нәсим бабай”. Үземне дә алдаган очрак булды. Мин беренче сыйныфта укыганда,әти: “Кем беренче сыйныфта укый кибеттә бушлай туңдырма бирәләр, кызым”, — диде. Бу сүзләрне ишеткәч, тиз генә кибеткә йөгердем. Әтинең алдаганы кибеттә ачыкланды, шундый ачуым килде. Әмма аптырап тормадым: 10 туңдырманы әҗәткә яздырып алып кайттым”.

Эльмира Миргалимова: “Иң истә калган бер хәл бар: 5-6нчы сыйныфларда укыганда сыйныфташым минем үрмәкүчләрдән курыкканымны истә тотып, пеналга уенчык үрмәкүч салып куйган. Минем куркуым бигрәк тә тирә-юньдәгеләргә көлке булгандыр… Бу көнне иң мөһиме — шаяртуларны күңелгә якын алмыйча, барысын да көлкегә кайтарып калдыру”.

Энҗе Мусина: “Мине алдаганнарын бик хәтерләмим. Ләкин әни сөйләгән хәл бик кызыклы. Университетта укыган вакытта чит илләр әдәбияты укытучысы аларны алдаган. Өченче курсның 30 студентыннан беренче парга бары тик 6 гына кеше килгән. Укытучы: “Иртә килүчеләргә автомат рәвештә имтихан бирелде дип куям”, — дигән. Аның сүзләреннән соң барысы да сөенешеп шау-гөр килешә башлаганнар, чөнки аның фәне иң авыры булып саналган. Дәрес беткәннән соң укытучы аларга 1 апрель икәнлеген искә төшерә”.