“Кәүсәр” үрдәк патшалыгы
Казан шәһәренә еш барыла. Кайчакта юл өстендәге “Эдельвейс” кибетенә сугылам. Биредә урнашкан «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексы продукциясенә гел күзем төшә иде. Үрдәк итеннән колбасалар, сосискалар, паштетлар, какланган һәм ысланган продукцияне сатып алып, тәмен татып караганым булды. Үрдәк итеннән әзер өчпочмакларны, бәлешләрне сатып алып, өйгә алып кайтып пешерергә була. “Кайда җитештерәләр икән әлеге телеңне йотарлык ризыкларны?” — дип уйлый идем. Әбиләр әйтмешли, ризык булгач, әлеге ит продукциясенең оясында булырга туры килде. Декабрь аенда узган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләр форумында бер төркем эшмәкәрләр белән Лаеш районында урнашкан «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексының эшчәнлеге белән таныштык.
Бинага керү өчен инструкция таләпләрен төгәл үтәргә туры килде, беркемгә дә ташлама булмады. Бахилалар, ак халатлар, дезинфекция келәмнәре — нинди дә булса инфекция кермәсен өчен монда барысы да җиренә җиткерелгән. Без үрдәкләрне эшкәртүнең һәм аны продукциягә әйләндерүнең бөтен этапларын карап чыктык. Биредә кул көче түгелми, барлык нәрсә автоматлаштырылган. Үрдәкләрне автомат ваклый. 8-10 минут эчендә үрдәк ите фаршка әйләнә. Бер сменага дүрт тонна фарш әзерләнә. Әзер продукцияне төрүне дә автомат башкара. Әлеге продукциянең тәме дә искиткеч.
Бүгенге көндә «Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз проектын гамәлгә ашырып килә. 2018 елда предприятие Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан кош итен эшкәртү җиһазлары сатып алу өчен 30 млн (утыз миллион) сум күләмендә грант алган. «Хәләл» стандартлары буенча эшләүче оешмада кырыктан артык кеше хезмәт куя.
Ә үрдәкләрне авыл кешесе үстереп бирә икән. Авыл кешесенә бер тәүлекле яки ун көнлек берничә мең баш үрдәк бәбкәләрен үз абзарында үстерергә тәкъдим итәләр алар. Үрдәкләрне тукландыру өчен ашауны үзләре бирәләр, үстереп биргән өчен акчасын да түлиләр. Әнә шундый уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе туплаганнар. Авыл кешесе үстергән үрдәк, яхшы тәрбия исәбенә, югалтуларсыз, тазарак та, тәмлерәк тә була. Үрдәкне, иң яхшысы, елның салкын вакытында үстерергә: әйтик, сентябрьдән апрельгәчә, бу чорда аның бәясе шактый югары йөри. Үрдәкләр 42 көн эчендә 2,2 килограмм авырлык җыеп, сугымга өлгерә. Дөрес асралганда, яшь кошларның авырлыгы бу вакытка өч килограммнан артыграк булырга мөмкин.
“Үрдәк патшалыгы”нда булу күп кенә эшмәкәрләрдә кызыксыну уятты. Алар тәҗрибә уртаклаштылар, фикер алыштылар. “Үзебезнең төбәктә дә әлеге эшне башлап җибәрсәк була бит”, — дип сөйләштеләр. Димәк, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләр форумының файдасы зур!