Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Кәсепме, савапмы?
26.05.2016

Кәсепме, савапмы?

Россиядә дин дә үзенә күрә бер кәсепкә әйләнә бара. Чиркәүләрдә хезмәт күрсәтү бәяләре язылган исемлек диварда эленеп тора. Мөселманнарда да һәрнәрсәнең үз бәясе бар.

Мин кечкенә чакта, авыл­да әбинең иске сандыгы бар иде. Күрше әбиләр кергәч, алар әлеге сандыкны бик еш актара. Анда әбием үлемтекләрен саклый. Кечкенәдән сандык эчендә ниләр барын белгәнгә, мәетне җирләгәндә кирәк булган вак-төякләрне яхшы чамалыйм. Әбием дә: “Кызым, син дә белеп тор: мин үлгәч, монысын — мәетне юучыга, монысын — кәфенлек тегүчегә…” — дип, кемгә ниләр бирәсен кат-кат әйтә иде…
Халык арасында: “Хәзер кешене соңгы юлга озату — туй ясау белән бер, авылда үлсәң, кайгырасы юк”, — дигән сүзләр йөри.
Авыл җирендә халык ярдәмчел. Үзегез беләсез: шатлыкны да, кайгыны да бүлешеп яши алар. Үлем-китем булса, күрше-күлән, дус-иш һәрчак сиңа ярдәмгә килә. Ә менә шәһәр җирендә кайгы килгән очракта, кайда барып бәрелергә белмәүчеләр шактый. Кеше хастаханәдә үлсә, бер хәл, ә өйдә җан бирсә, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Сер түгел, алар килеп җиткәнче, шушы эшләр белән махсус шөгыльләнүче ширкәтләрнең хезмәткәрләре ишек кага һәм үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итә. Йолаларны, мәетне юу тәртипләрен белмәсәң, ярдәм итәр кешеләрең булмаса, алар һәрвакыт ярдәмгә әзер. Алар мәетне дә юа, абыстаен, мулласын да алып килә, кәфенлеген, комганын да бирә, носилкаларын, тактасын да таба, машинасын да юнәтә. Дөрес, болар берсе дә бушка түгел.
Мәет озату белән шөгыльләнүче әлеге ширкәтләрне дә аңларга була, мәет озату — аларның кәсебе. Шәһәребездә соңгы юлга озату белән шөгыльләнүче ширкәтләр шактый. Моңарчы алар арасында татар халкының мәетне җирләү йолаларын белүче аз булса, хәзер “Ангел”, “Джаназа” исемле оешмаларда андый белгечләр бар. Алар, кеше вафат булгач, барлык документларны үзләре әзерлиләр, мәчеттә рәсмиләштерәләр, шунсыз аларның әлеге эшкә тотынырга хаклары юк. “Ангел” ширкәтендә эшләүче Айрат Бәдертдинов белән аралашабыз. “Мин бирегә машина йөртүче булып кына урнашкан идем, татарлар күп яшәгән бистәдә яшәгәч, миңа әлеге эшне тәкъдим иттеләр. Кешеләргә булышу ошый, кешенең хәленә керәбез, туганнарының мәетне җирләргә акчалары да булмаска мөмкин, без ничек тә аларга булышырга тырышабыз. Эшләгәндә төрлесен күрергә туры килә. Ләкин, барыбер, татар халкы үзенең мәр­хәмәтлелеге, туганчыллыгы белән аерылып тора”, — ди ул.

Үлгәч ике метр җир җитә дисәк тә, бүгенге заманда шул метрларга да кытлык икән шул.
Бүгенге көндә Ижау шәһәрендә мөселманнарның төп зираты булып Нылга тракты буенча урнашкан зират тора. Көнбатышта (Западный) урнашкан зиратта мөселманнар өчен, Ижау картлар һәм инвалидлар интернат йорты, “Нагорный психоневрологик интернат”ы, туган­-тумачасыз, кем икәне билгеле булмаган кеше­ләр өчен аерым участоклар бар. Мөселманнар өчен зираттагы җир­ләргә кытлык юк.
Ә менә русларга бераз җир белән кыенрак. Кайсы гына рус зиратына мөрәҗәгать итсәң дә, урын юклыгы проблемасын яшермиләр. Гаҗәп тә түгел, шундый зур шәһәрдә көн саен кемдер үлеп тора, юл һәлакәтләрендә күпме кешенең гомере өзелә… Көньяк Кен, Хохряки зиратлары ябык. Анда якын туганнары җирләнгән кешеләргә генә икенче мәетне җирләү рөхсәт ителә. Мәет өстенә мәет күмү дигән нәрсә дә бар. Туганың җирләнгән кабергә 15 елдан соң тагын бер мәетне җирләргә рөхсәт ителә икән. Билгеле, ниндидер күләмдәге бәягә. Төрле зиратта бәяләр төрлечә. “Җир юк, юк”, — дисәләр дә, бик тырышсаң, табыла икән, ләбаса. Бик үтенеп, ялварып сорый торгач, коммерция нигезендә дигән булып, урын табалар. Җирләү өчен җирне алдан да алып куялар. Эзләнә торгач, анысын да ачыкладым, ул 20 — 60 мең сум бәядә икән. Дөрес, мәет озату белән шөгыльләнүче ширкәтләр: “Алдан урын сатылырга тиеш түгел, бу — законга каршы бару”, — дип аңлаттылар. Бары үлгән кешегә генә, «Җирләү турында»гы Федераль закон нигезендә, зиратта урын бирү каралган. Янәшәдә буш җир булган очракта, бары законлы хатынына яки иренә генә өстәмә урын алырга рөхсәт ителә икән.

Интернет аша сәдака
Православ руханилары хәзер сәдаканы Интернет аша да кабул итә. Рәхмәт йөзеннән алар кешенең сәламәтлеге өчен яки үлгән кеше рухына дога укырга вәгъдә итә. Бу барысы да түләүле хезмәт дип түгел, ә сәдака дип билгеләнә. Әмма турыдан-туры бәя кую инде чиркәүләрне коммерция оешмасына якынайта түгелме? Моннан тыш, узган елны Россия кесә телефон челтәрләре чиркәү белән берлектә “Православ руханиена шалтырат” дигән яңа хезмәт тәкъдим итте. Ул кайнар элемтә рәвешендә эшли. Мондый белешмә хезмәте мөселманнарда да бар. Ул Казандагы Әниләр мәчете каршында оешкан.
Югарыдагыларга нәтиҗә ясап, “Иртәме — соңмы барыбызга да шунда барасы, алдан әзерләнеп кую берәүгә дә комаучаламас”, — дигән фикердә калдым мин.

Рәфилә Рәсүлева.

Редакциядән: Әлеге язманы газетага биргәнче, югарыда күтәрелгән сорауларга карата дин әһелләренең фикерләре белән кызыксындык. Сезнең игътибарга Ижау Җәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдиновның җавабын тәкъдим итәбез.

Дин әһеле фикере

Минемчә, мәчеттә булган нәрсәнедер сыйфатлыйсы килгәндә, чиркәүләр белән чагыштыру дөрес түгел. Мондый чагыштыру булырга тиеш түгел.
Әйе, авылдагы халыкта әлегә ярдәмчеллек, туганчыллык кебек сыйфатлар калган. Нинди генә фаҗига-кайгы килмәсен, ярдәм кулын сузарга гына торалар. Бу динебездән калган кардәшлек, тугандашлык хисе. Ләкин ул хәзер күп кенә авылларда да бетеп бара.
Бөтен мөселман илләрендә өй­дән мәет чыкса, аны иң якын туганнары юалар, кәфенлиләр, җәназа укыйлар һәм җирләп тә куялар. Инде күбрәк кешенең җәназада катнашуын теләсәләр, кәфенләнгән мәетне мәчеткә алып барып, анда аңа җәназа укыталар. Совет чорында мәет юу тәртибен мәчет әһелләре генә саклап калдылар, анысын да бөтенесе башкара белмиләр. Башка яклар өчен әйтә алмыйм, ләкин Ижаудагы мәет юучыларның хезмәте берсе дә түләүле түгел. Бөтенләй икенче эш — аларның хезмәтләрен бәхилләү. Аларга мәчет хезмәт хакы түләми. Ягъни, алар Аллаһ ризалыгы өчен йөриләр. Ләкин алар атна буе кизүдә (дежурда) торалар, үзләренең шәхси эшләрен калдырып, вакытларын мәет юуга сарыф итәләр. Мәетләрнең төрлесе була. Мөселманнар үзләре туганнарын юып, кәфенли белмәгәч, алар өчен бу эшне мәчет кешеләре башкара. Намус-вөҗданнары булган кешеләр ул мәет юучыларны бәхиллиләр. Моны сүз итәргә беркемнең дә хакы юк. Җирләү эшләре белән мәчет бөтенләй шөгыльләнми. Җирләү белән шөгыльләнүче ширкәтләрнең мәчеткә бер катнашлары юк. Алар акча эшләүгә корылган. Бердәнбер мөфтиятебез карамагында булган мөселман зиратында эшләүче Рәүф абый исә, алган акчаларны фәкать зиратта эшләүчеләргә эш хакы түләр өчен һәм зиратны тәртиптә тотар өчен генә куллана. Бу очракта керем, файда һич күз алдында тотылмый. Шуңа күрә, мәетне үзегез юып, кәфенләп җирли алмасагыз, башка кешеләр сезнең урыныгызга бу эшне башкаралар икән, аның өчен түләргә кирәк. Икенче сорау: күпме? Монысы инде сезнең ихтыярыгызда. Ритуаль хезмәт белән килешеп, җирләү эшләрен башкарасыз икән, соңыннан мәчеткә килеп, безгә зарланып сөйләп йөрү килешми. Мәчет җирләү белән шөгыльләнүче ширкәтләр өчен җавап бирми. Мәчеттә кизүдә булучы (дежур) имамнар киңәш сорап килүчеләргә Рәүф абыйны гына тәкъдим итәләр. Әгәр инде сезгә алдан кемнәрдер килеп җиткән һәм сез аларга риза булгансыз икән, җаваплылык үзегезнең өстегездә. Шуңа күрә мәет булса, иң беренче мәчеткә мөрәҗәгать итегез.