Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Күңел китек, йөрәктә — хәсрәт…
17.06.2020

Күңел китек, йөрәктә — хәсрәт…

Вакыт бөтен нәрсәне дә төзәтә, авыр хәсрәтне дә җиңеләйтә, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Ләкин хәсрәтләрнең, югалтуларның шундыйлары да була: алар гомер буена онытылмыйча, йөрәк түрендә сак-ланалар, искә төшкән саен күңелне тырнап алалар, югалту хисенә ниндидер үкенү хисе дә килеп кушыла.
Талантлы шагыйрь, ялкынлы публицист, бө­тен татар дөньясына үзенең эзтабарлык хезмәте белән билгеле дә, кадерле дә булган Шаһинур Мостафинның вафаты күпләр, бик күпләр күңелендә әнә шундый уй-хисләр уятадыр дип уйлыйм. Удмуртиядә яшәп иҗат итүче язучылар өчен Шаһинур фәрештә кебек бер изге зат иде. Ул безгә укытучы да, җанга якын киңәшче дә, оеш­тыру эшләрендә зур ярдәмче дә, кирәк вакытта үзенең юморы, оптимистлыгы белән күңелләрне күтәреп, җанга рух өстәүче остаз да иде.
Татарстан язучылар берлегендәге кайбер “бөек”ләр Рәсәй регионнарында яшәп иҗат итүче, әле иҗат осталыклары тиешле югарылыкта булмаган язучыларга түбәнсетеп караган вакытта, Шаһинур Мостафин аларга осталыкларын арттыруда ярдәм итәргә, ә иң уңышлыларын Язучылар берлегенә кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыккан иде. Һәм бу изге эше өчен Рәсәй регионнарында яшәп иҗат итүче язучылар Шаһинурга мәңге рәхмәтле.
Бу фани дөньяда беркем дә мәңгелек түгел. Кеше үзе бакыйлыкка күчкәч, аны күп еллар дәвамында (ә кайберәүләрне күп гасырлар дәвамында) дөньяда эшләп калдырган изге эшләре өчен искә алалар. Шаһинур Мостафин – онытылмаслык шәхес. Ул үз гомерен халыкка, аның сугышта һәлак булып билгесезлектә калган батырларын кайтаруга ба-гышлады. Йөзләгән хәбәрсез югалган, Ватан өчен гомерләрен биргән каһарманнар турында дөреслек аларның гаиләләренә билгеле булды, күп гаиләләргә аларның дәүләт бүләкләре кайтты.
Соңгы елларда Шаһинур Мостафин бик каты авыруга дучар булды. Онкологиянең нәрсә икәнен белмәгән кеше юктыр. Шаһинур да матур булып чәчәк атканда, сусыз калган гөл кебек шиңә, сула башлады. Дәвалаулар файда китермәде (хәер, онкология өчен бу да яңалык түгел). Иң кызганычы шунда: авыруның көчәюе Шаһинурның зур хезмәтләрен тәмамлап, өч китабын Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән вакытка туры килде. Тукай премиясе — Татарстанның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң олуг, дәрәҗәле бүләге. Хикмәт малда, аның матди өлешендә (500 мең сум) генә түгел, ә хезмәтнең бөтен халык, ил алдында югары бәя, танылуында. Бу — әдәбият, сәнгать эшлеклесенә зур танылу алу гына түгел, аны алга таба тагын да зур хезмәтләргә рухландыру да. Без, Шаһинурның дуслары, әгәр премия аңа бирелсә, язучыга зур шатлык китерер һәм каты авыруга каршы торуда аңа көч тә өстәр дип ышанган идек. Ә бит Шаһинурның хезмәтләре бик тә лаеклы иде. Кызганыч, өметебез акланмады.
Һәр елны Тукай премиясе турында карар кабул ителгәч, төрле каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә. Бу, минемчә, табигый нәрсә. Ләкин быелгы премия алган дүрт кеше арасында Шаһинурның булмавына гаҗәпләнергә генә кала. Дәрдмәнд иҗаты турында мәкалә укыганчы, шагыйрьнең китабын кулга алып, аның гаҗәеп тирән эчтәлекле матур шигырьләрен уку мең тапкыр яхшырак. Бу хакыйкатькә каршы беркем дә сүз әйтә алмастыр.
Шаһинурның аз гына булса да кәефен күрер өчен кайбер чаралар күрелде, әлбәттә: “Без — бергә” газетасы аның турында бер битлек язма әзерләде. «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аңа “Эх, язмыш, язмыш” тапшыруын багышлады… Беркемгә дә гаепләү сүзе әйтергә дә, таш атарга да теләмим. Ләкин аның дусларының, якыннарының күңеле генә гомергә китек калды, ә хәсрәтләре — очсыз-кырыйсыз…
Үзенең гомерен халкына, иленә хезмәткә багышлаган дустыбызга оҗмахта урын теләп, дога кылырга гына кала.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.