Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Күңелләр картаймасын!
10.10.2013

Күңелләр картаймасын!

 

— Сынып сызлый буыннарым…

— Карга инде, бурангадыр!

— Кәкрәеп каткан муен…

— Көйсез яткан урыннандыр!

— Кан басымы уйнап тора…

— Мәгнитнең  бураныдыр!…

— Күзләр күрми, әлҗе- мөлҗе…

— Көне шундый томанлыдыр!..

Сиксәнне узган ике әби

Сөйләшәләр телефоннан.

Ялгышып та, берсе әйтми:

“Олыгайдык, картаелган…”

Еллар уза, гомер туза…

Җаннарны иң айкаганы.

Йөрәк һич тә кабул итми

Олыгаю, картайганны…

Нигә икән?..

“Чыннан да, картаелды инде” — дип әйтсәң, ниндидер тукталышка килеп җиткәндәй тоела башлыйсың. Көзгегә күз салсак, чәчләргә сибелгән аклыкны, күз төпләренә төшкән сизелер-сизелмәс җыерчыкларны күрмәмешкә салышасы килә, язмыш сынауларыннан яңакларга ясалган ерганаклардан күз яшьләре тәгәри: “Юк, юк, картлык, килмә, тимә миңа! Минем әле яшисем, яшьнисем килә!” – дип, бар дөньяга аваз саласы килә. Тик… бишектә тибрәлгән бишенче оныкның елау тавышы мине чынбарлыкка кайтара. Күңелдә шигъри юлларым яңара:

Онык туды – бишенчесе!

Нинди зур шатлык!

Тик картлык та якыная,

Шатлык артына качып…

Балаларыбыз башлы-күзле булып, кулларыбызга оныкларыбызны алып сөеп, (тагын да бәхетлерәкләр оныкчыкларын да сөяләр әле!) яраткан һөнәрләребезне сайлап, дистә еллар хезмәтебезне туган авылыбызда газиз халкыбызга багышлап, язмышның ачысын да, төчесен дә татый-татый гомер баскычларыннан атлый торгач якынаябыз шул картлыкка. Юк-юк, без картаймыйбыз, өлкәнәябез генә!  Юкка гына җырларда:

Картаямыни соң йөрәк

Маңгайлар сырланса да.

Узды яшьлек, юләрлек, дип, Җырларда җырланса да — дип җырламыйлар бит. Йөрәк… Ул ничек түзә икән?! Картаймый дию дөрес тә түгелдер, бәлки? Яралардан яргаланып бетәдер ул…

Бармакка шырпы кадалса,

Әрнибез, булмый түзеп,

Ә йөрәктә — күпме шырпы?!

Түзәбез, булмый үлеп.

Аерылу, югалтулар,

Үлем, хыянәт уты…

Бала-чага чагып куя…

Һәрберсеннән — бер шырпы!…

Их, бик әрни,бармагыма

Тик бер шырпы кадалган.

Йөрәкләрдә — күпме алар?!

Кемнекен — кем санаган?!

Йөрәкләргә дә еллар кагыладыр, минемчә… Ә менә күңел, чыннан да, картаймыйдыр ул! Һәр килгән язлар белән яшәреп, һәр яңа көн белән яңадан туып, шатлыкларга куанып, җылы карашлардан көч алып, хыялланып, канатланып, балаларда, оныкларда кабатланып яши дә яши…ул. Картаерга ашыкмый да, бу мөмкин дә түгел: күңел байлыгы, күңел җылысы, күңел күпере буыннарны тоташ­тырырга тиеш. Балаларыбызга, оныкларыбызга йөзләребездәге матурлык, чибәрлек, сөйкемлелек белән бергә, иман, әдәп, тәүфыйк та күчәргә тиеш, туган җиргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, гадилек, игелек, изгелек аларда кабатланырга тиеш! Шул вакытта гына без мәңге үлмәс, картаймас  ҖАНнар була алырбыз. Амин, шулай гына була күрсен!

”Бу дөньяда иң матур хатын — бала җитәкләгән хатын!” — дип язып калдырган берәү. Ә мин болай дип өстәр идем: ”Яшәү мәгънәсе, тормыш матурлыгы ул — ап-ак чәчләреңдә оныгыңның нәни кулларының назын тою…” Бөек шагыйребез Туфан ага Миңнуллин да: «Яшьлек үтми, тән картая — шунда бәла”, — дип язган. Тәннәребез картайса да, күңелләребез картаймасын!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы