Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Күңелләрне яңарт, «Яңарыш»!
8.04.2012

Күңелләрне яңарт, «Яңарыш»!

«Яңарыш» газетасын алуыбызга дистә елдан артып китте инде. Көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Төрле темаларга бай газета. «Яңарыш» кечкенәләр белән дә, олылар белән дә уртак тел табып «сөйләшә», тиешле киңәшләрен бирә, динсезләрне динле булырга өйрәтә. Кыйбласын югалтып, адашып йөргәннәргә маяк булып тора ул «Яңарыш». Гаилә кору, олыгайган көннәрдә әти-әниләргә игътибарлы булу, әхлак турында бик күп кызыклы язмалар бар анда.

«Яңарыш»ны укып чыгып, үзеңнең хәзерге һәм элекке үткән тормышыңны уйлап, үз-үзеңә бәя бирергә мөмкин. Төрле тармакларда эшләүче һөнәр ияләре булган каләм осталарына – хәбәрчеләренә таянып яши, алар белән киңәшләшеп эшли ул.

Редакция хезмәткәрләре турында аерым әйтәсе килә. Алар, үз эшләренең остасы гына түгел, һәрвакыт ачык йөзле, игътибарлы кешеләр. Килеп керсәң, туганнардай каршы алалар, юл кешесен чәй белән дә сыйлап җибәрәләр. Рәхмәт аларга! Хәбәрчеләр белән очрашулар, юбилей кичәләре, концертлар оештыралар. Һәрбер чара да күңелле үтә. Редакция коллективы һәммәбезнең дә күңелен күрергә тырышып эш итә. Без – штаттан тыш хәбәрчеләр – үзара дуслашып беттек инде, күрешкәч, сөйләшеп туя алмыйбыз.

Очрашуларда дәүләт эшлеклеләре, депутатлар да була. «Яңарыш»ны нык олылап, уңышлар теләп чыгышлар ясыйлар. Ярдәм итәргә ышандырып калалар.

Аллага шөкер, тамырлары тирәндә «Яңарыш»ның. 5 меңгә якын гаилә яздыра аны. Россия күләмендә дөнья күрә торган татар газеталары арасында 4 тапкыр «Бәллүр каләм»гә лаек булды ул. Киләчәктә аңа яңадан-яңа үрләр яуларга язсын! Күңелләрне яңарт, «Яңарыш»!

Ягъфәр Сафиуллин, Шолья посёлогы