Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Күңелләребез чистарды
14.09.2012

Күңелләребез чистарды

Рамазан аен һәр елны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп алабыз.  Бу гыйбадәт һәм рухи пакьләнү ае. Безнең Тирсә авылы мәчетендә дә азан тавышы ай буе яңгырап торды.  Дин кардәшләребез ай буе җомга намазларына җыелдылар.  Ислам динен тирәнтен өйрәнүче Тимур белән Рәшид мәчетебезгә ямь өстәп азан әйттеләр.  Шушы изге айда мәчетебезнең коймалары алыштырылды. Ә әлеге коймаларны буяуда ак яулыклы апаларыбыз, укучылар катнашты. Рәхмәт яусын аларга. Мәчетебездә Рәфис хәзрәт һәм аның җәмәгате Луиза тырышлыгы белән,  50гә якын мөселман кардәшләребез өчен ифтар ашы уздырылды.

Тәмле ашлары белән сыйлаган Эльза белән Люция, Роза, Тәнзилә апаларга, Альбинага рәхмәтебез чиксез.

Бу санаулы көннәрдә һәр мөселман изгелек эшләргә ашыкты. Шул изгелекләр авылдашларымның үзләренә меңе булып кайтсын. Икенче елларда изге Рамазан аен көтеп алып, гыйбадәттә булып үткәрергә Ходай насыйп итсен.

Фирая Әхмәтҗанова, Тирсә авылы