Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күңелләрдә иман байлыгы саекмасын
5.02.2014

Күңелләрдә иман байлыгы саекмасын

Сәхифәбезгә килгән хатларда  да яшәү мәгънәсе хакында уйланган фикерләре яңгырый.

Һәрбер адәм баласы бу дөньяга максатка ирешү өчен яратылган. Шул максатны табып, аңлый белү – иң авыры. Газетабызның “Дин һәм әхлак” сәхифәсендә яшәү мәгънәсен аңларга ярдәм итүче вәгазьләр, мәгълүматлар да еш бирелеп бара. Сәхифәбезгә килгән хатларда да яшәү мәгънәсе хакында уйланган фикерләр яңгырый. Әйдәгез, шуларның берничәсенә тукталыйк, алардан үзебезгә гыйбрәт алыйк.

“2013 елның 17 ноябрендә Казан аэропортында булган фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. Бу көннәрдә минем дә дистә елдан артык булган вакыйгалар, йөрәгемдәге яра тагын яңарды. Күңелемдә мәңгелек яра, авыр бер хәсрәт саклана. 2001 елда кызым Эльвира Әлфия апасы белән, Чаллы шәһәренә кайту юлында машиналары “КамАЗ” йөк машинасы астына кереп, фаҗигадә вафат булдылар. Бу кайгылы мизгелләрдә күпме күз яшьләре түгелгәнен бер Аллаһым гына беләдер. Ачы язмышны үткәреп җибәрергә ярдәм, сабырлык сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварып, намазга бастым. Һәрдаим балам өчен догалар кылам. Бу ачы хәсрәтне беркемгә дә күрергә насыйп булмасын. Исәннәргә саулык-сәламәтлек, илебезгә тынычлык телим”, — дип яза Кияс районы Мүшәк авылыннан Лилия Абдуллина.
Адәм баласын язмыш төрлечә сынап тора: кемдер чирли, кемдер баласын югалта, кемдер эшсезлектән тилмерә, кемдер бер сынык икмәккә дә мохтаҗ… Әмма Аллаһы Тәгаләнең әлеге сынавын бөтен кеше дә бертөсле кабул итми. Араларында, сынауларга бирешеп, эчүгә сабышучылар да, үзенә кул салучылар да очрый. Ә икенчеләр, Аллаһының тәкъдиренә буйсынып, аны түземле һәм сабыр гына үткәрергә тырыша. Тормышта синең белән нинди генә хәл була калса да, сабыр канатларын сындырмыйча, алга таба яшәргә үзеңдә көч табар өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.) үзенең күркәм бер хәдисендә болай ди:
“Мөэмин кешенең хәле бик гаҗәп­ләндерүче, аның бөтен хәлләре аңа яхшылык китерүче һәм бу өстенлек фәкать мөэмингә генә насыйп була. Әгәр дә аңа берәр шатлык килсә — шөкер итә һәм ул аңа хәерле була. Берәр авырлык килсә — сабыр итә һәм ул аңа хәерле була”.

Ягъни без мөселманнарга берәр шатлык, сөенеч килсә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез һәм ул сөенеч ике өлеш артыграк була, ә инде берәр авырлык килсә, сабыр итәбез, Аллаһы Тәгаләдән түземлек сорыйбыз һәм ул авырлык киләчәктә безнең өчен сөенеч җимешенә әйләнә.
Ижау шәһәреннән Рәкыйп Мөхәммәтҗанов кеше гомеренең бәясе хакында уйлана:
“Зәңгәр экранда үз теләгең белән якты дөньядан китү темасына бәхәсләр еш бара. Европаның кайбер илләрендә бу канун белән ныгытылып та куелган. Гарип булып туганнар, карт-коры, яралары төзәлми ятып интегүчеләрдән җәмгыятькә файда юк, янәсе. Ирекле рәвештә анкета тутырып, кулыңны куясың да, килешенгән вакытта дөнья белән хушлашу уколы ясыйлар яки яшәүне тәэмин итүче системаны сүндерәләр. Ә 11 яшькә кадәр булган авыру балаларның язмышын әти-әниләре хәл итә. Аллаһы Тәгалә биргән гомерне андый юл белән хәл итү башка сыймаслык. Әйе, күреп һәм белеп торабыз, тормыш төбенә төшкәннәр гомерләрен үзләре хәл итә. Сер түгел, бауга үрелү, биеклектән аска ташлану, агу эчү, суга сикерү, утлы корал ярдәмендә якты дөнья белән хушлашучылар бар арабызда. Андыйларга оҗмах юлы ябык, шуңа да үзләрен тәмугка ташлаучылар алар. Ходай адәм баласына һәм барлык җан ияләренә бер генә гомер биргән. Аны лаеклы узу безнең бурыч булуын онытмыйк”.
Аллаһы Тәгалә һәр кешегә дә җанны әманәт итеп бирде. Әманәт — ул сакларга бирелгән әйбер. Шуңа күрә җан — ул бик кадерле нәрсә. Кеше Аллаһ биргән җанны гомере буе сакларга тиеш. Ислам динендә үз-үзеңне үтерү бик зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә бу гамәлне кешеләргә Коръәндә хәрәм кылды. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Үз — үзегезне үтермәгез. Дөреслектә Аллаһы сезгә карата рәхимле булды”. (“Нисә” сүрәсе, 29нчы аять).
Ижау шәһәреннән Раил Разов буыннар арасында булган үзгәрешләр турында уйлана.
“Хәзерге заманда 10 сум хәер түгел”, — диючеләр дә бар. Балачагым әбием белән үтте. Ул бик тә дини кеше иде. Әбиемнең: “Хәернең азы — күбе юк. Ягымлы сүз, ягымлылык – үзе зур байлык”, — дигәнен бик яхшы хәтерлим”, — ди автор.
Бу урында Ижау шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатибы Исмәгыйль Шәйхетдинов фикере белән танышып китү урынлы булыр. “Мин дә сез әйтеп киткән «Хәзерге заманда 10 сум хәер түгел» диючеләр» хисабына керәм. Әлхәмду лилЛәһ, мин Совет чорында яшәп калдым, әбием кечкенә вакытымда мине ашларга еш йөртте. Анда иң әз бирелгән сәдака 10 тиен иде. Ләкин ул чактагы 10 тиен белән хәзерге 10 сумны чагыштырып карыйк: элекке 10 тиенгә 3 тапкыр трамвайда, 2 тапкыр автобус-троллейбуста барып була иде. Шулай да, күпчелек очракта ашларда 15 яисә 20 тиенләп сәдака өләшәләр иде, ә ул акчага инде икмәген дә алырга була иде. Ә хәзерге 10 сумга нәрсә сатып алырга була? Ә хәерне бит 5 сумлап бирүчеләр дә бар.

Бер кешегә бирелгән сәдака берәр файдалы нәрсәгә җитәрлек булырга тиеш.

Сәдака мохтаҗларга бирелә. Гомумән, сәдаканың иң хәерлесе, аны биргән кеше белән алган кеше генә белгәне. Әгәр аның турында кешеләр белсәләр, аның әҗер-савабы кимеп бара. Әгәр сәдака бирү кеше алдында мактану йөзеннән булса, аның баштан ук бер әҗере дә булмый, киресенчә, утка кертә торган гөнаһы гына була. Иң мөһиме — һәрбер гамәлебезне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылырга кирәк. Чөнки бөтен гамәлләрнең Аллаһ тарафыннан кабул булулары-булмау­лары аларның ниятләренә карап исәпләнәчәк. “Сәдака” сүзенең асылы хак сөйләү һәм дуслык дигән мәгънәләргә кайта, ягъни сәдаканың максаты дуслыкны булдыру, аны арттыру. Кешегә елмаю, аңа күркәм сүз әйтү, булышу, ярдәм итү — болар барысы да ихлас күңелдән кылынсалар, алар да сәдакадан китәләр. Ә хәзер сәдакага бәйле икенче мәсьәләне әйтеп китәсе килә иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) болай дигән:
“Сәламәт булырга теләсәгез, сәдака бирегез”.

Ел буена күпме акчаны даруга тотканыбызны һәм ел эчендә күпме сәдака биргәнебезне чагыштырып карасак, даруга киткәне күпкә артык булып чыга. Мантыйкны (логиканы) эшләтсәк, хәдиснең хак икәнлеген күбебез аңлар.
Раил Разовны кешеләр, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең, элемтә җепләренең нечкәргәннән-нечкәрә баруы борчый. “Элек мәет озатканда да авыл халкы бердәм булды. Кеше-кешенең авыр кайгысын уртаклаша белде. Ә хәзерге заманда кешенең бу якты дөньядан китүен ишетми дә каласың”, — ди ул. Исмәгыйль Шәйхетдинов бу хакта болай ди: “Ә элеккечә бердәмлек бетү — ул ахырзаман галәмәте. Халкыбыз күбесенчә авыллардан шәһәрләргә күчеп беткән, кеше күплеге белән шәһәрдә кешеләр бер-берсен белми башлыйлар. Татарларда гына түгел, мөселманнар арасында да бердәмлек юк. Хәзерге заман кешеләре шайтан коткысына ныграк бирелә башладылар. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) хәдисендә әйтелгән:
Хат авторлары тормышыбызда еш очрый торган күренешләргә тукталганнар. Алар барысы да нәкъ менә рухи тәрбиягә бәйле. Чыннан да замана баласы, тормыш артыннан куып, үзенең рухи дөньясы турында һич тә уйланмый. Ә бит адәм баласының иң кадерле байлыгы – ул вакыт. Кемнең кайчан бу дөньядан китүен фәкать Аллаһы Тәгалә генә белүче. Күз алдыбызда яшьләр дә, балалар да якты тормышыбызны калдырып, Раббыбыз хозурына китәләр. Шуңа да алтын минутларыбызның кадерен белеп, аны файдасыз гамәлләргә сарыф итмичә, һәрвакыт иман байлыгы хакында уйланыйк.

Хатларны Фәридә Шаһигәрәева укыды.