Күңелләргә җылы өргән кичә
Исәнбай авылы мәдәният йортында “Буыннардан буыннарга күчәр моңыбыз бар” исемле тематик кичә үткәрелде. Мәдәният елы уңаеннан оештырылган бу кичәгә мәдәният ветераннары, үзешчән сәнгать осталары чакырылды.
Сәхнәдә авылның 95 еллык мәдәни тарихы тулысы белән ачылды, ә экранда күрсәтеп барылды.
Әйе, авылыбызда 1919 елда беренче тапкыр “Беренче театр” куелган. Беренче агач клуб, аның җитәкчесе Мәрьям апа Мөсифуллина турында кызыклы мәгълүмат бирелде. Ә иң кызыклысы: 1958 елда ук авылыбыз клубының “Республиканың иң яхшы авыл клубы” исеменә лаек булуы! Шул чорның актив үзешчәне, бүгенге көннең сәхнә ветераны Мөнҗия апа Хәлимова җырлап күңелләрне уятса, Наилә Вахитова гармунда уйнап, үзәкләрне өзде. Үзебезнең “Өмет”, районның “Мирас” ансамблендә катнашучы апаларыбыз сәхнәбезгә милли төсмер бирделәр, гореф-гадәтләр, уен-җырларның исәнлеген искәрттеләр.
Авыл сәхнәсендә кем генә җырламаган, театр, спектакльләр куймаган — алар барсы да сәхнәгә күтәрелде. Җырлады, сөйләде, хөрмәтләнде. “Кичәнең исеме җисеменә бик туры килә, сезнең биредә 75 яшьлек җырчылар, 5 яшьлек биючеләр дә бар, булдырдыгыз!” — дип, безне сөендерде кичәбез кунагы, Әгерҗе районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин. Мәктәп каршында эшләп килүче “Ләйсән” ансамбленә йөрүчеләр авылдашыбыз Гөлсинә Гәрәева җырларын башкардылар. Сыйныфташым Фәридә Тютеева иҗат иткән “Син көтәсең газиз улыңны” җыры да тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Бик күп балалар җырларының композиторы, берничә китап авторы Гөлсинә Гәрәева авылдашларына җылы сүзләрен җиткерде, клубта эшләгән елларын хәтерендә яңартты.
Авылыбыз сәхнәсендә җырлап, уйнап үскән авылдашыбыз, артист, Сабир Өметбаев премиясе лауреаты Ринат Бәдертдинов үзенең җырлары белән кичәбезгә ямь өстәде. Казан мәдәният университетында белем алучы кызыбыз Алисә Ханнанова “Балан” җырын тамашачыларга бүләк итте.
Исәнбайда яшәүче Рәфис абый белән Мөнҗия апа Шәяхмәтовларның оныгы, Алабуга мәдәният училищесында белем алучы Гөлназ Шакирова искитмәле биюләр белән барыбызны да сокландырды.
Барлык катнашучыларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Кичәбез чәкчәкле чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмебезне зурлап килгән, кайткан кунакларга, җырчыларга, бәйрәм итү мөмкинлеге тудырган шәхси эшмәкәрләргә, һәрвакыт кулга-кул тотынып, аңлашып эшләүче авыл җирлеге башлыгы Фәнил Фаиз улы Сираевка, аның һәрдаим ярдәм кулы сузучы хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бердәм, бергә булганда гына нәтиҗәле эшләп була. Милләтебезнең җәүһәрләрен барлау, табу, туплау, түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыру мәдәният хезмәткәренең изге бурычы! Бу өлкәдә авылыбызда тагын бер адым ясалды.
Кичә үтте. Ике сәгать ярымлык тамашадан соң сәхнә аргандай тынып калды. Тик урамда гармун тавышы ул кичне кешеләрне өйләренә кадәр озата барды. Үз заманында гармунчылар ансамбле белән Куйбышев, Казан шәһәренә кадәр барган Наилә апа гармунын иңнәренә киеп алгач, гармун телләренә кагылмыйча түзәме соң?! Кичәдән кайтучылар — яше-карты җырлап аңа кушыла. Буыннардан буыннарга күчәр моң клубларга гына сыймыйча авыл урамнарына тарала.
Үзәкләрне өзәрдәй өзелмәс моң!
Әлфирә Низамова,
Исәнбай авылы.