Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Күңелле очрашу мизгелләре
6.12.2012

Күңелле очрашу мизгелләре

“Кыңгыраулы мәктәп еллары”, — дип, балачакның гүзәл мизгелләренә җырлар багышланса да, кеше гомеренең студент еллары да иң кызыклы, яшьлекнең иң күңелле мәшәкатьләренә генә бай чорының берсе булып истә кала. Уку йортларын тәмамлап, төрледән-төрле якка таралышкан, үз тормышлары буйлап атлаучы студентларның күңелләрендә уку йортлары, белем биргән укытучылары, бергә укыган курсташлары бары тик сагынып сөйләрлек, якты хатирәләр булып кына кала бирәләр. 29 ноябрь көнне Удмуртия Республикасының социаль педагогия көллияте һәм Удмурт Дәүләт университетының татар теле бүлекләрендә белем алган студентлар өчен еракта калган күңелле студент елларын искә алу, үзләренең бүгенге тормышлары, шатлык-куанычлары белән бүлешү, татар милләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту, үстерү максаты белән Халыклар дуслыгы йортында очрашу оештырылды. Шәхсән үзем дә, кайчандыр Удмурт Дәүләт университетының татар теле бүлеге студенты буларак, күптән көтелгән әлеге очрашуга бик шатланып, канатланып, зур дулкынлану хисләре кичереп бардым. Очрашу залына килеп кергәч тә, берничә минутка югалып калдым, чөнки әле кайчан гына яшь, кыюсыз булган студентлар, зур сынаулар үтеп, үз юлларын тапкан, үз-үзләренә ышанычлары арткан, тормыш юлында нык басып торучы югары белемле кызлар һәм егетләргә әверелгәннәр иде. Һәркемнең йөзендә елмаю чагыла, ә күңелләрен шатлык, сүз белән генә әйтеп бирә алмаслык дулкынлану хисләре биләп алган. Залга яраткан укытучыбыз Вәсилә Харис кызы килеп кергәч, очрашуга килүчеләр, элеккеге студент елларындагыча, дәрескә укытучы килеп кергәндәй, бер мизгелгә тынып калдылар. Әйтерсең лә, беренче курста беренче дәрес башланды…

Очрашуны дәртле сәламләү җыры белән көллиятнең татар бүлеген берничә еллар элек тәмамлаган Ләйсән Гыйльметдинова ачып җибәрде. Тантанада уку йортлары тормышын кайгыртып, һәрчак ярдәм итеп торучы милли хәрәкәт җитәкчеләре һәм бүгенге көндә көллиятнең татар бүлегендә укучы студентлар катнашты. Президиумга милли эшләр министрлыгының баш белгече Айрат Гайнетдинов, күп еллар дәверендә милли рухта укыту-тәрбия эшләре алып баручы уку йортлары белән кулга-кул тотынып эшләүче Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фнүн Мирзаянов, көллиятнең директор урынбасары Фәридә Мөхтәрова һәм әлеге очрашу өчен янып йөргән, телебезне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калу өчен үзеннән күп өлеш керткән, урта белем бирү йортының мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булган татар теле укытучысы Вәсилә Хәкимова чакырылды. Әлеге тантананы җаны-тәне белән оештырырга теләгән, күңеле белән көтеп алган, татар бүлекләрен ачып җибәреп, бүгенге көнгә кадәр гел безнең белән бергә булган аксакалыбыз Мәсгут Вахит улы Гаратуев та очрашуда катнашырга тиеш иде. Тик, кызганычка каршы, шул төндә сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул очрашуга килә алмады. Без, Мәсгут агага Ходайдан исәнлек-иминлек сорап, киләчәктә теләкләренең чынга ашуын, татар бүлеге студентларының эшчәнлеген күреп сөенүен, алдагы очрашуларны бергә-бергә үткәрергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз.

Көн тәртибенә Удмуртия Республикасының социаль педагогия көллиятендә һәм Удмурт Дәүләт университетында татар бүлекләрендә белем алган милли кадрларны барлау; Удмурт Дәүләт университетында, педагогия көллиятендә ябылган бүлекләрне татар-төрек бүлекләре итеп торгызу турында сөйләшү, мөрәҗәгать кабул итү; татар теле укытучылары һәм татар төркемнәре тәрбиячеләре ассоциациясен оештыру мәсьәләләре куелган иде.

Фәридә Мөхтәрова очрашуда катнашучы Ижау социаль элеккеге студентларны сәламләп, көллиятнең бүгенге сулышы, яшәеше белән таныштырды. Татар бүлекләрендә белем алган милли белгечләрне барлап, студентлар белән җанлы әңгәмә барышында, хатирәләр яңартылды. Студентларның күңелендә калган иң якты хатирәләрнең берсе — тарихи Болгарга сәяхәт иде. Залда утыручы һәр студент күңел дәрьяларын айкарлык хатирәләрен яңартты. Әңгәмә барышында татар теле бүлеген тәмамлаган студентларның күбесе бүгенге көндә матур гаиләләр корып, үзләре дә әти-әниләр булулары, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, милли оешмаларда, газета-телевидениедә эшләүләре сөендерде. Димәк, кайчандыр, зур өметләр баглап, уку йортларында татар бүлекләрен ачу, Удмуртия өчен милли кадрлар әзерләү, юкка булмаган икән. Ике уку йортының татар бүлекләрен тәмамалаган 135 студентның бүгенге көндә өчтән ике өлеше үз белгечлеге буенча эшләве дә, бу хакта сөйли. Студентлар белем биргән остазларына бүгенге көндә дә таяныч, ышаныч булулары, төпле киңәшләре өчен чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, киләчәктә эшләрендә зур уңышлар теләп, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Удмурт Дәүләт университетында һәм педагогия көллиятендә ябылган бүлекләрне татар-төрек бүлекләре итеп торгызу турындагы сөйләшү барышында Вәсилә Хәкимова: «Татар-төрек бүлекләрен яңадан тергезү турында фикер күтәрелгәч, бүгенге көндә, безгә, өлкән яшьтәге укытучыларга, алмаш булырдай кадрларыбыз бармы соң? — дигән сорау туды. Бүгенге очрашуда белем биргән студентларыбыз арасында бу эшне дәвам итә алырдай кадрларыбызның шактый булуына тагын бер кат инандым», — диде. Әйе, бу мөмкинчелекне кулдан ычкындырмаска иде. Югыйсә, бүгенге көндә мәктәпне тәмамлаучылар арасында да күренекле язучыларыбыз тормышы, иҗаты белән кызыксынган, шигърияткә, җыр-моңга гашыйк булган, киләчәктә үзен ана теле укытучысы итеп күрүче укучылар күп булмаса да, бар әле. Ныклап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, диләр. Белемле кеше бервакытта да югалып калмый, ә инде милләтебезне үстерүгә киләчәктә зуррак мөмкинлекләр ачылырга торганда, аларны туплау күпкә җиңелрәк тә булыр иде.

Очрашу шулай эшлекле сөйләшү, җыр-моң белән үрелеп барды. Ләйсән Гыйльметдинованың «Сандугач» иҗат төркеменең иң моңлы сандугачы Гүзәл Гәрәева үзенең җырларын бүләк итте. Очрашуда Фнүн Мирзаянов татар теле укытучылары һәм татар төркемнәре тәрбиячеләре ассоциациясен оештыру теләген белдерде. Катнашучылар тарафыннан әлеге фикер бертавыштан хупланды. Димәк, алга таба татар теле белгечләре өчен үзара аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга яңа мөмкинчелекләр туачак. Алга таба очрашу түгәрәк өстәл артында, чәй янында күңелле дәвам итте.

Минем карашка, очрашу җанлы, күңелле үтте. Биредә кичергән күңелле, хис-тойгыга бай мизгелләр күңелләрдә әле озак еллар сакланыр.