«Күңелле кыңгырау»ны чыңлатучы
Удмуртия телевидениесе аша «Күңелле кыңгырау» тапшыруын караучылар фотосурәттәге бу кызны таныганнардыр. Әйе, әлеге тапшыруны алып баручы Эльвина Марсель кызы Шабаева бу.
Алар Айдар Юсупов белән өч ел дәвамында эфирда балалар алдында нинди генә темаларга чыгыш ясамаганнардыр. Бәйрәм алды тапшыруларында бу бәйрәмнең килеп чыгышы, әһәмияте турында тыңлаучыларга кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли алар. Эфирга әзерләнгәндә, балалар үзләре дә күп нәрсә белән таныша, күп нәрсәгә өйрәнә. Тапшыруларның сценарийларын Фәнзилә апалары Салихова әзерли. Яшь дикторлар белән эфирга чыкканчы да күп көч куярга туры килә тапшыруларны оештыручыга. Рус мәктәбендә укучы, күбрәк рус телендә аралашучы балаларга кайбер татар сүзләрен акцентсыз әйтү кыенрак, шуңа да дөрес сөйләү-әйтү өчен шактый тырыша яшь дикторлар. Хәер, Эльвинабыз татар телен камил белә дияр идем мин. Гаиләдә ул әнисе, абыйсы белән ана телендә сөйләшә. Әнисенең бертуган апасы Дамира Закирова гаиләсендә дә татар мохите хөкем сөрә. Эльвина телевидение экранына чыгуы өчен дә нәкъ менә аларга бурычлы. Дамира апасы, икетуган абыйлары Ринас, Булат, Фәнис җизнәсе алып килә аны бирегә. Алай да үз ана телендә матур итеп сөйләшә алуы белән ул Яңа Авылда яшәүче әбисе Нәзиләгә бурычлыдыр. Эльвина, һәр ялын көтеп алып, авылга әбисе янына, дуслары янына ашкынып кайта. Әби кеше кырыс, ул оныгының татарча гына сөйләшүен таләп итә. Өч ел элек, нәкъ менә татар телен камил белгәнгә, Ижау яшьләр лагеренда яшьтәшләре арасыннан сайлап алынган иде ул “Күңелле кыңгырау”га. Дуслары белән ике ел Казанга “Идел” яшьләр лагерена да бару насыйп булды аңа. Быел да җыена ул. Дуслары-танышлары белән очрашыр, яңа дуслар табар, яңа идеяләр белән рухланыр, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашыр. Эльвина иҗади яктан да бик актив, бер генә дә буш вакыты юк. Мәктәптә графика түгәрәгенә, театр студиясенә, “Ромашка” үсмерләр клубына — бию түгәрәгенә дә йөри. Үз куллары белән бик матур итеп ясаган рәсемнәрен, эшләнмәләрен ул бәйрәмнәрдә дә, истәлек өчен дә туганнарына, дусларына бүләк итә. Быел Эльвина бишенче сыйныфны тәмамлады. Билгеләре яхшы, тәртибе дә үрнәк. Ул — әнисенең дә, абыйсы Салаватның да дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Әнисе Гөлнара аларның сау-сәламәт, матур, җитеш яшәве өчен бөтен тырышлыгын куя. Киләчәктә балалары да әниләренең төп таянычы булачагына иманым камил.
Розалия Кәримова, Яңа Авыл.