Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Күңеле җырдан тора
28.04.2012

Күңеле җырдан тора

Минем хәлемне күлләрдән,
Урманнан, кырдан сора.
Йөрәгем тоташ сөюдән,
Күңелем җырдан тора.

 

Тамаша залы белән сәхнәне бер итеп, куе томан кебек сөзелеп кенә шушы сүзләргә моңлы көй яңгырый. Җан җылысын, күңел байлыгын тулысы белән җырга күчереп, үтә бер моң, аһәң белән тамашачыга Филүс Каһиров бүләк итә бу җырны. Табигатьтән алган мөмкинлекләре, тәртибе, гөлдерәп чыккан күкрәк тавышы белән һәр сүзен аң-акылга барып җитәрлек итеп әйтә.

Сөенечләре дә, көенечләре дә җитәрлек бит бу тормышның. Ат кебек эшлисең, йөгерәсең дә, бермәлне кинәт кенә бер эшкә кулың бармый, егәрең калмый. Менә шундый чакларда кемгәдер барып, эч бушатып кына котылып булмый. Җан сыкравын, сагышларны, ярсуларны басар өчен җыр-моң таләп итә күңел. Бу халәттә булганда мин үзем шигырьләр укыйм яки  моңлы җыр тыңлыйм. Узган ел Тимерьюлчылар мәдәният йортында яшь җырчы Филүс Каһиров концертында күңелемдәге бу халәтне басып кайткан идем. Яшерен-батырын түгел, бу сихри моң иясенең тавышы быел да бәгырь түремә үтеп керде. Газиз туган җирем, аның язгы гөрләвекләре, көтүгә маллар кугандагы җәйге җылы иртәләре, торна тавышларына күмелгән сагышлы көзләре, җаннарга сафлык бөркегән ак кышларының матурлыгы, су басу сәбәпле, дөньяның төрле почмакларына сибелгән газиз авылдашларымны чиксез сагыну хисләре җырчы башкарган һәр җыр аша йөрәгем кылларын тибрәндереп үтте.

Филүс тумышы белән җырлы-моңлы Башкортостанның Бүздәк районы Килем авылыннан. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең гран-при иясе, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Филүс Каһиров репертуарында бүгенге эстрададагы күңел кабул итми торган җырлар юк. Һәр җырында татар егетенә генә хас булган күңел пакь­леге сизелеп тора. Фонограммага ияреп, авыз ачып-ябып тормый, ә татар халык җырларын, классик әсәрләрен бәгырь түренә үткәреп башкара. Сәхнәдә үзен ничек табигый тота – сыгылмый, бөгелми, кылтаймый. Ә моның өчен Ходай биргән талант та, ай-һай, күп көч тә түгәргә кирәк! Моң иясе – абруйлы исемнәр артыннан кумый торган тыйнак затлардан ул. Ижау тамашачысы әнә шул сыйфатлары өчен дә аның иҗатын үз итә. Аны Россия, Италия, Финляндия, Швеция, Голландия тамашачылары да үз итеп кабул иткән. Әнә итальяннарның бер музыкаль җәүһәрен җан җылысын, күңел байлыгын тулысы белән җырга күчереп, үз тавышы белән рәхәтләнеп җырлады. Ижау тамашачысы «Сарман», «Рамай», «Ромашкалар», «Исеңдәме», «Сандугач», «Күңелем җырдан тора» җырларын башкарганнан соң җырчыны алкышларга күмде.

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале лауреаты, яшь җырчы Ришат Төхбәтуллинны да күпләр яратып өлгерде. «Көзге ачы җилләрдә», «Авыл көе», гомумән, Рәшит Ваһапов репертуарыннан алынган җырлар Ижау тамашачысының күңеленә хуш килде. «Җырлыйк әле!» тапшыруын алып баручы Зәмирә Гәрәева концертны бик җанлы итеп алып барды. Ул гыйбрәтле хәлләр турында сөйли-сөйли Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле артистлары белән таныштырды. Ансамбль дәртле дә, моңлы да көйләрне тамашачыларга җиткерде.

Беренче коймак төерле була, диләр. Узган ел Филүснең концертында залдагы урыннарның яртысы буш булган иде. Бу хәл артистларның үзләренең дә күңелләрен бик борчыган икән. Коллектив җитәкчесе Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фаттахов: «Бирегә без борчылулар кичереп килдек. «Ижау тамашачысы халык җырларыннан торган концерт­ларга йөрми», — диючеләр булды. Әмма Тимерьюлчылар мәдәният йорты хезмәткәре Нурулла Хуҗагалиев: «Бетсәм – бетәм, әмма халыкны җыям», — дип ышандырды. Менә зал халык белән тулы, Аллаһыга шөкер, Нурулла да исән-сау», — дип, тамашачыларны бәхетле елмаерга мәҗбүр итте.

Мин үзем бу моң бәйрәменнән җаныма тынычлык, энергия, илһам алып кайттым. Концерт азагында тамашачының басып артистларны алкышлауларыннан, сәхнәдән җибәрмәүләреннән артист халкына да тамашачының энергиясе бик каты тәэсир итүен аңладым. Халык сәхнәгә төбәлеп озак басып торды, аннан елмаеп, шат күңел белән залдан таралды. Димәк, яхшы энергия алып, яманын шунда калдырып китте, дигән сүз бит.

Ринат Батталов