Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күңеле тулы — изгелек
12.01.2017

Күңеле тулы — изгелек

3 тапкыр хаҗ кылган Мифтахетдин Фәрдиев өлкән яшьтә булуына карамастан, бөтен көчен куеп дин юлында хезмәт итә. Вафат булган мөселманнарны соңгы юлга озату эшләрен, мохтаҗларга ярдәм итүне оештыруда, Коръән ашларында, яңа туган балаларга исем кушу йолаларында, никахларда, башка кеше өчен хаҗ кылуда — бөтен изге эшләргә дә җитешә милләттәшебез.
Ислам динендә мактау юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)дә мактауны яратмаган: “Артык мактаучыларның йөзләренә туфрак сибегез”, — дигән. Әлеге язмамның максаты — мактау түгел, ә үзебезгә һәм башкаларга үрнәк алу.
Мифтахетдин Фәсхи улы Актаныш районының Яңа Кормаш авылында 1937 елның 16 гыйнварында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьлеге һәм мәктәп еллары шунда үтә. 1955 елны ул Ижау­га күченеп килә. Бик авыр еллар була ул. Әтисе 1941 елны Бөек Ватан сугышына китеп, кире әйләнеп кайтмый, һәлак була. Әниләре Хәмидә апа тәрбиясендә 4 бала калалар. Мифтахетдин абый бу елларны искә алып: “Әниебез бик дини иде. Гомер буе, ачлык елларында да, 5 вакыт намазын укыды, ураза тотты. Безгә дә дин кагыйдәләрен, әдәп-әхлак тәрбиясен өйрәтте. 7 яшьтән хуҗалык эшләрендә ярдәм итә идек инде. Әниебезнең тырышлыгы аркасында без 1947 елгы ачлыктан да исән калдык. Сыер коткарды. Бу елны бик күп кеше ачлыктан вафат булды”, — дип сөйләде.
Милләттәшебез 1956 елны армиягә алына, уңышлы гына хезмәт итеп, 1961 елны Ижауга кайта. Ижау механика институтын тәмамлый. Башта электромеханика заводында хезмәт куя, соңыннан, лаеклы ялга кадәр, 29 ел “Ижау мотозаводы”нда эшли. 1980 елда ул мәчеткә җомга намазларына йөри башлый һәм тулысынча дин юлына баса. Йорты зират янында булгач, яшьтән үк кешеләргә кабер казырга, ләхет алырга ярдәм итә. 1980 елны шәһәрнең көнбатышында мөселман зираты өчен урын бирелә. Бу зиратны куллана башлаганда каравыл йорты салу, эш кораллары белән тәэмин итүдә Мифтахетдин абый актив катнаша.
Бик озак вакыт Кутузов һәм Пирогово урамнарының урам комитеты рәисе булып эшли. Газ кертү, су белән тәэмин итү кебек эшләрне оеш­тыра. Озак еллар Татар иҗтимагый үзәгенең вәкиле булып тора.
Үзәк мәчет төзелешенә дә үзенең лаеклы өлешен кертә. Мөселманнар белән булдыра алганча тырышып эшлиләр һәм ел саен зур күләмдә сәдака акчаларын җыеп, тапшырып торалар.
2002 елны “Ихлас” хәйрия фонды һәм Мифтахетдин абыйның тырышлыгы белән 1943 елны фронтта һаләк булган якташыбыз, очучы, кече лейтенант Фәрдетдин Сәхәбетдиновның җәсәде Ленинград өлкәсеннән Ижау шәһәренә алып кайтып җирләнә.
Мифтахетдин абый картлар йорт­ларына, хастаханәләргә, балалар йортларына даими рәвештә күчтәнәчләр алып баруны оештыра. Ул һәрвакыт халык белән яхшы мөгамәләдә. Күзеңә карап, турысын әйтә торган кеше. Аны һәр җирдә дә көтеп алалар, хөрмәт итәләр. Киләчәктә дә безне шулай изге эшләре белән сөендереп торырга язсын!

Гөлсәрия Фазлыева, Ижау шәһәре.