Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


31.05.2017

Күңелем тартыла

Мин бөтен дөньяга билгеле, данлыклы Иж-Бубый мәдрәсәсе булган, мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай килеп киткән Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туганмын. Авылдан чыгып китүемә 38 ел инде. Әмма күңел барыбер туган авылга тартыла. Андагы кайбер үзгәрешләр күңелемне тырмап куя.
Мин туганда үзенең урта мәктәбе, 3 төркемлек балалар бакчасы, авыл Советы, медпункты, “Татсельхозмонтаж» идарәсе, агач клубы, бай китапханәсе булган зур гына авыл иде. Туберкулез белән авыручы балалар санаторие гына күңелне тырнап тора иде торуын, Аллага шөкер, ул инде ябык. Без укыган башлангыч мәктәпнең бинасы, 2 катлы урта мәктәп тә юк инде. Узган ел очрашуга кайткач, үзебезнең иске клубны, агач мәктәпне сагынып искә алдык.
Авылда колхоз идарәсе дә юк икән инде. Заманында озак еллар колхоз рәисе булып Кәшфи Бадыйков, партоешма секретаре булып Рафинат абый Закиров эшләделәр. Мин аларның халыкка тавыш күтәргәннәрен белмим. Хәзерге рәисләр кебек хан сарайлары да салып куймадылар. Иж-Бубый һәм Иж-Бәйкине берләштергән колхоз таралгач, ишетүемчә, колхозчылар Биектау авылына эшкә барып йөриләр икән. Элек ул авыл “Алга” колхозының бер бригадасы булып кына исәпләнә иде.
Чаллы белән Ижау арасын тоташтыручы тимер юл сала башлагач, авыл башында зур гына поселок калкып чыкты. Вок­зал бинасы, хәрби база салдылар, күпме кешегә эш урыны булдырылды, бик сирәк кеше генә Әгерҗегә барып эшләп йөрде. Хәзер вокзалы да эшләми, хәрби базаның да урыны гына калды.
Безнең бабайларның бәрәңге бакчасы артыннан төшкәч, төпләре күренеп торган чип-чис­та Мәдрәсә күле бар иде. Ул да инде кипкән. Безнең әби шул күлдән сөлек тотып, кешеләрне дәвалый иде. Хәзерге лаборатор шартларда үстерелеп, даруханәләрдә сатыла торган сөлекләр түгел инде. Сөлек пычрак, оешкан каннарны суыргач, авыру кешеләр хәлләнеп кайтып китәләр иде. (Әбигә хәергә 1-3 тиен, я бер-ике йомырка бирәләр иде. Әби беркайчан да сорап алмады).
Безнең каршыда зур чирәмлек бар иде, барлык әйләнә-тирәнең бала-чагасы җыелып, лапталы, куышлы, качышлы, әбәкле уйнадык. Хәзерге балалар бу уеннарны белмиләр дә. Сөлекче әбиемнең ишек алды зур булгач, анда өйле уйнадык, кызыл балчыктан “сумсалар” пешердек, чәчәкләр белән бизәдек. Хәзерге балалар балчык әвәләп, кулларын пычратмыйлар шул инде.
Ә боз киткәндә, күпер төбенә җыйналып, боз өстенә салам ягып җибәреп, карап тора идек. Боз киткәндә ел саен агач күпер дә җимерелеп, агып китә иде, юл өзеклеге килеп чыга иде. Техника куркынычсызлыгы ягыннан бу гамәлләр бик дөрес булып бетмәсә дә, ул чаклар нык истә калган. Безнең районда юллар бик начар иде. Шулай булса да, резин итекләр киеп, саз ярып, демонстрацияләргә чыктык. Шөкер, хәзер юллары да төзек, заманча нык күпер дә төзелде.
Айдан артык колхоз басуында бәрәңге җыю (элек 5 литр­лы чиләкләр юк иде, потлы чиләкләр), бәрәңге базында эшләү, тавык, бозау фермаларын шефлыкка алу, көл җыю, тимурчылык командалары белән әби-бабайларга булышу, апрель аенда, язгы карлы-бозлы суда туңып, каен бөресе җыю, урманга агач утыртырга йөрү — барысы да үзәккә үтә иде. Әле өстәвенә сөяк, макулатура, чүпрәк-чапрак җыеп, хәзерләүчегә тапшырып, китаплар сатып ала идек. Без укыганда китапны бушлай бирү булмады.
Ә барыбер җиләк-җимешкә бай урманнары, елга буенда каз көтүләр (суда коенабыз, комда кызынабыз), авылдан-авылга концерт куеп йөрүләр сагындыра. Хәзерге балаларның кайсысы кара елан күрде микән? Ә мин әткәй белән күлгә мунчала салырга баргач, киселгән агач төбендә, яңа гына 6 бала китергән кара еланны күрдем. Безнең техника булмагач, урманнарга җәяү йөрдек. Әйләнә-тирәнең матурлыгын, табигатьнең сафлыгын, күркәмлеген бөтен барлыгы белән күрдек. Шуның өчен дә безнең чор балаларының күңелләрендә гел изгелек кенә ятадыр.
Язмамны укыгач, кайбер авылдашларым: “Кайсы Рәзилә икән?” — дип кызыксыныр. Андыйларга: “Авылда бик эшчән гаилә — Равил һәм Мөнирә Халиковларның олы кызлары булам”, — дип җавап бирәсем килә.

Рәзилә Нурисламова, Ижау шәһәре.