Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Күңелемдә хисләр дәрьясы
16.01.2020

Күңелемдә хисләр дәрьясы

Илһамлылар сирәк туа, диләр,
Бу сүз хактыр, бу сүз дөрестер.
Шакирҗан Шәйхи

Кырынды авылы китапханәсендә «Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсенең 10 еллык юбилеен билгеләп үттек. 10 ел буена бик күп чаралар уздырылды. Кичә барышында аларны тагын бер кат күзаллап чыктык.
Ничек оешты соң безнең берләшмәбез? 2010 елның 10 гыйнварында Габдулла абый Галиевны туган көне белән котлап кайтыйм, дип, өенә барган идем. Ул мине бик сөенеп каршы алды һәм сораштыра башлады, китапханә эше белән кызыксынды. Без алдагы планнар турында сөйләштек. Һәм шунда мин: «Габдулла абый, авылыбызда каләм тибрәтүчеләр күп, аларны җыясы килә», — дигәч, Габдулла абый бу фикеремне куәтләп җибәрде. Һәм, шулай итеп, без 14 гыйнварда беренче утырышка җыелдык. Исем, девиз сайладык, нинди юнәлештә эшләвебезне сөйләштек.
«Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсенә туган авылыбызда яшәп иҗат итүче каләмдәш дусларыбызны, хисләргә бай, табигатьне, кешеләрне ярата торган, әдәбиятны яратучы авылдашлар тупланды. Берләшмәнең оешуын билгеләп үтү уңаеннан «Күңелемдә хисләр дәрьясы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Шигырьләр, сәхнәләштерелгән хикәяләр, шул шигырьләргә языл­ган җырлар белән үрелеп барган кичә сәнгатьне, иҗатны яратучы авылдашларга бик ошады.

2011 елда «Туган авылым» дип исемләнгән китабыбыз дөнья күрде. Габдулла Галиев, Май­фруза Шәрәфиева, Рәзилә Бикташева, Миңлегөл Гәрәева, Рәфилә Алиева, Рәфинә Сабирҗанова, Фәнсилә Шәйдәүләтова һәм Илнар Харисовларның шигырьләре һәм хикәяләре керде ул җыентыкка. 2011 елның 1 апрелендә матур итеп презентация уздырдык.
Ун ел буена бик матур, эчтәлекле әдәби-музыкаль кичәләр, китап презентацияләре үткәрелде.
2017 елда безгә ике баянчы кушылды. Ринат абый Хуҗин белән Флорид абый Харисов безнең берләшмәгә яңа сулыш кертеп җибәрделәр. Хәзер без бер бәйрәмне дә калдырмыйбыз, айга 2-3 тапкыр җыелышабыз, баяннарга кушылып җырлыйбыз, шигырьләр укыйбыз, кинолар карыйбыз, акцияләрдә катнашабыз, язучылар турында әңгәмәләр алып барабыз, күргәзмәләргә күзәтүләр уздырабыз, аралашабыз, сөйләшәбез. Хор. Ключ авылына барып, анда чаралар уздырып кайтабыз.
2019 елда ике зур күләмле чара уздырдык: «Энҗе бөртеге» дип исемләнгән авыл тарихын өйрәнү музеен ачып җибәрдек һәм бөтен район китапханәчеләре Кырынды авыл китапханәсенә семинарга җыелдылар, безнең эшебезне күреп киттеләр.
Безнең китапханәбез 100 мең сум грант отты. Шул акчага ноутбук, видеокамера, төсле принтер, 5 стеллаж, стендлар, курчаклар сатып алынды.

Фәридә Артемьева, Кырынды авылы.