Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Күңелдә калган кондуктор
19.07.2012

Күңелдә калган кондуктор

Татарстанда нәшер ителүче бер газетадан шул исемдәге мәкалә укыгач, 8 июльдә үзем күргәннәрне язмакчы булдым.

«Сөйкемле, озын кара чәчле, көләч йөзле кондуктор кыз яшьләрдән итагатьле рәвештә өлкәннәргә урын бирүләрен сорап, безне урыннарга утыртты», — дип яза бер юлчы.<

Әлеге кызның тәрбияле гаиләдән булуына һич тә шикләнмим. Ул әле кондуктор булып эшләүдән тыш, югары уку йортында белем ала икән. Әйе, автобуста йөргәндә төрлесе очрый, тупаслары да юк түгел. Әнә шундыйлар мөлаем, игътибарлы кызлардан үрнәк алсыннар иде диюем.

Якшәмбе көнне 25нче маршрут автобусына утырып. Автозавод бистәсеннән автовокзал тукталышына кадәр барырга туры килде. Кеше дә күп түгел. Менә ике кеше кондуктор урыны белән янәшә торган, миңа каршы якка кереп утырдылар. Ир кеше үз алдына икесенең дә сумка-төенчекләрен урнаштырды, ә кызның кулында сыра шешәсе. Вакыт-вакыт шул шешә борыныннан йотып куя да, чытлык­ланып, иптәше белән гәп коралар, көлешәләр. Бар пассажирларның игътибары шуларда. 4-5 тукталыш узгач, мин кондуктордан: «Нигә салонда эчәргә рөхсәт итәсез, кисәтү дә ясамыйсыз», — дигәч, «Кая, алар эчми бит, шешәсен тотып кына утыра», — ди. Минем сүзләрне хуплап, берничә кеше дә кушылды. Нәтиҗәдә кондуктор яшьләргә нидер әйтте, ләкин, алар төшеп киткәнче, шешә кыз кулында калды. Әле безгә: «Буду пить», — дип кул да болгады.

«Нигә бу кадәр тәнкыйть?» — диярләр кайберәүләр. 1 июльдән шундый эчемлекләрне җәмәгать урыннарында, хәтта урамда эчүне тыю турында закон үз көченә керде, штрафлар билгеләнде. Һәркем үз вазифасын дөрес башкарса, җитешсезлекне күреп тә битараф калмаса, тәртип дигәнең бу кадәр аксамас иде. Ә кондуктор: «Бу мәсьәлә миңа кагылмый», — дигәндәй, урынына утырып, йокымсырап барды. Ул үзен шулай тотарга тиешме соң?

«Яңарыш»та шушы темага ИПОПАТка мөрәҗәгатьле охшаш бер мәкалә дөнья күргән иде, җавап кына булмады. Димәк, җитәкчеләрне күбрәк акча кызыксындыра, аңлату эшләре алып барылмый.

Дания Борһанова, Ижау шәһәре