Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Күчмә музейда – Сүрия сугышы
18.04.2019

Күчмә музейда – Сүрия сугышы

11 апрельдә Ижау тимер юл вокзалында Сүрия операциясе вакытында кулга төшерелгән трофей корал, техника һәм махсус җиһазлар күчмә күргәзмәсе белән хәрби эшелонны каршы алдылар.

Поезд килү уңаеннан тантаналы митинг булды, анда хәрби идарә, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаштылар. Ижаулылар үзенчәлекле состав платформаларында Сүриядә хәрби операция вакытында яулап алынган сугыш кораллары үрнәкләрен карый алдылар. Телетапшырулар, яңалыклар аша Сүриядә барган канкоешлар турында ишетеп, күреп белә идем. Советлар чорында җитештерелгән Т-55МВ танкын, Төркиядә җитештерелгән ACV-15 пехота машинасын, YPG Eagle Head броньланган автомобильне, Jeep Grand Cherokee базасында үзйөрешле aardvark JSFU «җиһад-мобиль»не, тоннельләр салу өчен җитештерелгән машинаны, ракета-артиллерия коралларын, утлы һәм салкын коралларны үз күзләрем белән күреп, әлеге сугышның тыныч халыкка күпме кайгы-хәсрәт, күпме югалту китерүен йөрәгем аша уздырдым.
Вагоннарның берсендә хәрби рәссамнар һәм фотографлар эшләре күргәзмәсе оештырыл-ган иде. Алар белән танышырга теләүчеләр өчен экскурсияләрне Сүриядә махсус бурычларны үтәүдә катнашкан хәрби хезмәткәрләр үткәрде.
“Ижау, Россиянең Хезмәт даны һәм корал башкаласы буларак, илнең оборона калканы булды. Удмуртия оборона-сәнәгать предприятиеләрендә җитештерелә торган корал иминлек сагында тора һәм илебез чикләрен саклый. Әлеге күргәзмә тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты», — диде Удмуртия Республикасы хәрби комиссары Александр Комлев.
Шәһәр башлыгы Олег Бекме-метьев Ижау халкына бу акциянең Якын Көнчыгышта уза торган вакыйгаларны аңларга ярдәм итүен, тынычлыкның кадерен белергә өйрәтүен ассызыклады. Акциянең максаты — Россия Федерациясе Кораллы көчләренең һәм Сүрия Гарәп Республикасының халыкара террорчылыкка каршы көрәштә уңышларын күрсәтү.
Ижауда 70 елдан артык иң ышанычлы корал булып саналучы легендар Калашников автоматы җитештерелә. 2019 елда бөтен ил Михаил Тимофеевичның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итәчәк”, — дип, Ижауда конструктор Михаил Калашниковның яшәгәнлеген һәм эшләгәнлеген искәртте.
Акциядә катнашучылар армия хезмәте турында тулырак белә алдылар. Моның өчен вокзалда граж-даннарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты оештырылган иде. Бу көнне анда 300 дән артык кеше булган, шуларның 27се гариза да биргән. Пункт хезмәткәрләре кызыксынучыларга хәрби контракт буенча хезмәт итү урыннары, социаль ташламалар, хезмәт хакы турында аңлаттылар.
«Сирийский перелом» хәрби-патриотик акциясе Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Ул 23 февральдә старт алды һәм 28 апрельдә Мәскәү өлкәсендә Россия Кораллы көчләренең “Патриот” хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында төгәлләнәчәк. 61 шәһәрдә тукталышлар ясап, поездга 28 мең чакрымнан артык юл узарга туры киләчәк.

Элмира Нигъмәтҗан.