Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың
30.12.2015

Күршеңә гүзәл мөгамәлә кыл, иманлы булырсың

Күрше хакы — Аллаһ хакы, дип, халык юкка әйтмәгән. Иманлы кеше булу өчен күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Пәйгамбәребезгә сабак бирергә килгәч, Җәбраил фәрештә аңа күрше хакында бик күп нәсыйхәтләр бирә иде. Пәйгамбәребез: “Җәбраил фәрештә миңа күрше хакында шулкадәр күп нәсыйхәтләр бирде, күршегә мирас бирәсе булыр дип уйлый башлаган идем”, — диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан). Пәйгамбәрнең сәхабәләре һәрвакыт күрше хакын үтәргә тырыштылар, хәтта күршенең башка диннән булуы да алар өчен күрше хакын зурлау­га киртә булмады. Гомәрнең улы Габдуллаһ өенә кайтып, сарык суелганны күрде һәм: “Яһүд күршебезгә күчтәнәч керттегезме?” — дип сорады. Монда янә бер кызык нәрсә бар: шәригатьтә бер кешегә карата өстебездә берничә хак торырга мөмкин. Мәсәлән, күршең мөселман булса, синең өстеңдә аның ике хакы тора: күрше һәм кардәш хакы. Әгәр ул туган булып чыкса, туган хакы өстәлә. Әгәр туганың да, кардәшең дә булмаса, өстеңдә барыбер күрше хакы кала. Авылдан шәһәргә күчеп килгәч сәер нәрсәгә тап булдым: авылда бөтен кеше бер-берсен беләләр, әллә кайдан сәлам бирешәләр. Ә шәһәрдә бер авыл халкы бер йортта өелешеп яшиләр, әмма бер-берсен белмиләр дә, танымыйлар да. Ярый ла берничә ел элек бер күршебезнең торбасы тишелеп, бөтенебезнең фатирларын су бастырды, төн уртасында барыбызны үзенең ишек төбенә җыеп таныштырды. Сөекле пәйгамбәребез: “Шулпа пешерсәң, суын күбрәк куш. Күршеңә дә кертерсең”, — диде. Хатының коймак пешерсә, ике калак онын күбрәк кушсын, шуннан чыккан өч коймакны балаларың күрше әбигә кертерләр. Кечкенәдән игелекле булырга өйрә­нерләр. Берничә ел элек балалар белән күршедә торган рус әбисенә корбан итеннән күчтәнәч кертүне гадәткә керткән идек, хәзер әбинең тозлы гөмбәләрен һәм кайнатмаларын гел ашап торабыз. «Булачак киленеңнең (яки киявеңнең) кем булуын белергә теләсәң, күршесеннән сора», — дигәннәр. Туган туганын сатмаска яки белеп бетермәскә мөмкин. Ә күрше күпне белә, күпне күрә, кызның ничәдә йокысыннан торып чыкканын да, бакчасын чүп басканны да сөйләргә мөмкин. Гомумән, пәйгамбәребез: «Үзеңнең кем булуыңны да күршеңнән сора”, — дигән. Пәйгамбәребез бер кешегә: “Изге адәм бул”, — диде. Ул: “Үземнең изге эштәме, әллә явыз эштәме икәнемне ничек белим?” — дип сорады. Пәйгамбәр: “Әгәр күршеләрең синең турында: “Изгелек кылды”, — дисәләр, димәк, син изгелек кылдың. Әгәр: “Яман эш кылды, — дисәләр, димәк, син яманлыкта”, — диде (Әхмәт, ибн Мәҗәһ риваятьләре). Күрше хакына аңа игелек кылу һәм аның явызлык­ларына сабыр итү дә керә. Риза хәзрәтләре: “Күрше кирәк яхшы вә кирәк усал булсын, аңа карата яхшы мөгамәләдә булу, “Күрше хакы бар!” дип аның яманлык күрсәтүләренә күз йому, әлбәттә, иманлы булуның билгеседер”, — диде.

Йосыф Дәүләтшин,  Түбән Кама шәһәре.