Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Күршебездә – күркәм гаилә
28.04.2012

Күршебездә – күркәм гаилә

«Яңарыш» газетасының 16нчы санында дөнья күргән «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән язманы укыгач, мин дә кулыма каләм алырга булдым. Язмада сүз гаиләләр фестивале, анда катнашкан үрнәк яшь парлар турында бара. Мәкаләне укыгач, мин: «Татарлар арасында да дус-тату, бар яктан да өлгер, балаларына яхшы тәрбия бирүче искитәрлек яшь гаиләләр күп. Алар хакында халык белергә тиеш», — дип уйлап куйдым һәм бу язмам нәкъ шундый парлар хакында.

Элек әтием авызыннан: «Иң башта өй түгел, күршеңне сатып ал», — дигән сүзләрне ишеткәнем бар иде. Ул вакытта мин бу сүзләрнең никадәр мөhим булуын аңламаганмын да бәлки, миңа кирәге дә булмагандыр. Менә хәзер мин моның никадәр дөрес булуын чынлыкта күрәм. Туганың да, балаларың да күпчелек вакытта синең яныңнан ерак тора. Ә менә күрше… ул hәрвакыт якын. Күршеләрең яшь тә, шул ук вакытта итагатьле, ярдәмчел дә булса, мондый күршеләрнең зур бәхет икәненә инанасың.

Без татар бистәсендә шәхси йортта яшибез. Бирегә 1975 нче елны яшь гаилә булып күчеп килгән идек. Шушында төпләнеп, йорт салып гомер кичерәбез. Торган урамыбыз, күршеләребез, Аллага шөкер, безне бик яхшы кабул итте. Дус, тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Гомерләр уза тора. Олылар якты дөнья белән хушлашып, мәңгелеккә китеп баралар. Алар урынына яңа күршеләр килеп урнаша. Дөресен әйткәндә, «Торган җиребездә йорт сатыла икән», — дисәләр, иң беренче «Туганнарым, якыннарым арасында алырга теләүче юк микән?» — дип уйлана башлыйсың. Әгәр дә андыйлар булмаса, «Кем килер?» — дип, борчылып көтәсең.

Бүгенге көндә дә безнең урамыбызда үрнәк алырдай яхшы яшь гаиләләр яши. Каршыбыздагы Роберт белән Наташа бер дигән күршеләр, уң якта Линар белән Эльвира яхшы йорт салып 2 малай үстерәләр. Алга табарак Илнур белән Нурсилә бер кыз, бер малай, аннан Марат белән Нәзилә бер кыз бала тәрбиялиләр. Бу санап киткән яшь гаиләләрнең hәрберсе турында аерым язма әзерләргә булыр иде. Ләкин мин бүген Илнур белән Нурсилә гаиләсенә генә тукталасым килә. Бу яшь гаилә безнең урамга 7 ел элек килеп урнашты. Әле балалары да кечкенә иде. Шунысы иң беренче күзгә ташланды: гаҗәеп тырыш, бер-берсен хөрмәт итә торган яшьләр ул. Алар белән аралашу күңелле, саф татарча ягымлы итеп сөйләшәләр. Очраган саен балалары да, елмаеп, татарча исәнләшәләр. Әгәр дә берәр ярдәм кирәк булса, Илнур бөтен эшен ташлап кереп җитә. Әйткәнемчә, алар ике бала тәрбиялиләр. Балалары 10нчы мәктәптә укый. Кызлары Илүзә 6нчы сыйныфта, малайлары Нияз 4нче сыйныфта белем ала. Бу ике баланың да фотосурәтләре мәктәпнең мактау тактасын бизи. Алар мәктәптән тыш төрле түгәрәкләргә йөриләр. Илүзә Ленин районының балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнә, ә менә Нияз цирк артисты булырга хыяллана. Моның өчен хәзердән үк “Яңа йолдызлар” исемле цирк студиясендә шөгыльләнә, инде үз осталыкларын күрсәтергә дә өлгергән. Балаларга әти-әни юлны күрсәтмәсә, алар каян белерләр иде? Шаккатасы юк, чөнки Илнур үзе дә Алабуга педагогия институтында физкультура hәм хезмәт буенча укытучы hөнәрен алган. Күпмедер вакыт авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Соңрак, балаларга төрле юнәлештә тәрбия бирү теләге белән шәhәргә күчеп килергә булалар. Монда ул укытучы эшен дәвам итмәгән, хатыны Нурсилә белән балалар тәрбияләргә уңайлы булсын өчен үз эшләрен оештырып җибәргәннәр. Балалар кечкенә яшьтән үк өй эшләрендә бик тырышып ярдәм итәләр. Әле аларның шәхси йортларына су кермәгән, әтисе эштә вакытта, Нияз урам колонкасыннан су ташый. Илүзә өй эшләрендә әнисенә булыша. Алар бергәләп матур итеп ял итәргә дә җитешәләр. Кыш көне тимераякта, чаңгыда йөриләр, ә җәй көне роликлы тимераякта, велосипедта ярышалар. Хәзерге заманда шундый эшләр белән шөгыльләнүче балаларны күреп сөенергә генә кала. Мондый әти-әниләре булуы белән бу балалар бик бәхетле, дип исәплим мин.

Әле алар хакында язма әзерлим, дип ниятләгәч тә, бу гаиләне ике көн өйдә тота алмадым. Беренче көнне алар бергәләп кинотеатрга барганнар, икенче көнне исә роликлы тимераякта шуарга киткән булып чыктылар. Балалар төрле яклап үсеш алсын өчен вакытларын кызганмый бу әти-әни. Шундый матур гаилә өчен күңел сөенә, анда тәртипле балалар үсүенә шик калмый.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре