Күргәзмә аша үткәннәргә сәяхәт
Удмуртия Республикасының Кузебай Герд исемендәге милли музейда “Молюсь за тех и за других” дип аталган Ижау-Воткинск күтәрелеше (восстание) һәм Удмуртиядәге гражданнар сугышының 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли.
Ижау-Воткинск күтәрелеше бүгенге көнгә кадәр төбәгебез тарихының күпкырлы мәгънәгә ия бите булып кала бирә. Большевикларга каршы күтәрелгән сугыш, аяусыз һәм бик озакка сузыла.
Әлеге күргәзмә бу вакытны чагылдырган тарихи фотосурәтләргә, рәсми документларга, кулъязмаларга, шушы вакыттан калган экспонатларга бай. Аерым шәхесләрнең тормыш юлы, язмышлары, аларның шәхси әйберләре дә урын алган. Әйтик, биредә беренче тапкыр А.В. Колчак армиясенә кушылучы Ижау корал заводы эшчеләренең биографияләре һәм фотосурәтләре, шулай ук Ижау эшчесе Дмитрий Пастуховның өй интерьеры, сәүдәгәр Афанасьевның хәзинә табылган йорты, атаклы “Колчак олаулар кәрваны” заманча алымнар белән сурәтләнгән.
Бу вакытны тасвирлаган картиналар реставрацияләнеп тәкъдим ителгән. Алар өчәү. Иң үзәктә торган зур диорама “Ижау өчен сугыш. 7 ноябрь 1918нче ел” дип атала. Ике кечкенә диорама “Үлем баржасы” һәм “Кама аша кичү” дип исемләнгән. Ижау кызыл гвардиячеләр отряды һәм Ижау дивизиясенең көрәш байрагы, “Ике солдат” скульптура композициясе бу тарихи вакыйгаларны тагын да ныграк ача.
Күргәзмә Ижау, Воткинск, Сарапул һәм Удмуртиянең башка шәһәрләренең Бөек рус революциясе алдыннан социаль-икътисади хәленә зур игътибар бирә. “Аклар” һәм “кызыллар”ны күрсәтүдә гаделлек һәм объективлык — күргәзмәне оештыруның төп принциплары”, — ди музей хезмәткәрләре.
Дөрестән дә, әлеге күргәзмә гражданнар сугышы елларында Удмуртияне күзалларга ярдәм итә, тарих белән кызыксынучыларга бик күп мәгълүмат бирә. Бу сугышларны бар ачысы, югалтулары белән тасвирлый.
Элмира Нигъмәтҗан.