Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Күп милләтле район
14.06.2017

Күп милләтле район

Район республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә урнашкан. Ул күп милләтле район буларак аерылып тора. Районда удмуртлар — 36%, руслар — 42%, марилар — 10%, керәшеннәр — 6%, чувашлар — 3% яши. Төп милләт- удмуртлар. ХVIII гасырда биредә мари авыллары барлыкка килә. Соңрак Бемыш һәм Бондюг заводлары өчен киселгән урман урыннарына руслар, керәшеннәр күченеп килеп яши башлый. XX гасырда чуваш авыллары барлыкка килә. Район ат заводы белән данлыклы. Монда үзенең “резиденциясен”дә чын “Убырлы карчык” яши!
Семык — мариларның милли бәйрәме, җәй җиткәнен белгертә. Бәйрәмнең төп идеясе — үлгәннәрне искә алу, хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә Ходайдан уңышлар сорау. Мари халкы белән татарларны уртак тарих берләштерә. Алар татарлар белән берлектә Казанны яклап, Явыз Иван гаскәрләренә каршы чыкканнар. Явыз Иван Казанны басып алганнан соң да, марилар татарлар белән бергә илбасарларга каршы 20 елга якын сугыша. ХVI-ХVIII гасырларда да милли азатлык хәрәкәтендә татарның төп терәкләре мари белән башкорт булган. Марилар колонизациягә каршы көрәшеп шәһит киткән ата-бабаларын искә алыр өчен, ел саен Казанга Хәтер көненә килә. Марилар дигәч, минем күз алдына үзем туып-үскән Әгерҗе районындагы авылыбыздан ерак түгел Биме исемле мари авылы кешеләре килә. Алар эшчән, тыйнак, ачык күңелле, татарча сөйләшәләр, җыр-биюгә оста. Моның ачык мисалы булып бик күп еллар Красный Бор участок хастаханәсендә баш табиб булып хезмәт куючы, төбәктәге барлык милләтләр хөрмәт итә торган табиб, мари гармунчылары ансамбле җитәкчесе Владимир Кибатов тора.

10 июньдә Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов эшлекле визит белән Удмуртия Республикасының Грахов районында булды. Ул әлеге районның Иж-Бобья авылында узган мари халкының республикакүләм “Семык” бәйрәмендә катнашты. Югары Игра авылындагы “Родина” кооперативы эшчәнлеге, Грахов авылында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тудырылган шартлар белән танышты.

Булдырды мари халкы!

Бәйрәмне уздыру урыны итеп авылның иң матур табигать поч­магы — алма бакчасы сайланган иде. Семык узасы көнне кояш та артык кыздырмады, яңгыр да яумады, Тукай әйтмешли, җил дә вакытында исте хәтта. Иртәнге сәгатьләрдә үк Семык мәйданына халык агылды да агылды. Мариларның кечесе-олысы матур милли киемнәрен кигән, аларның төрлелегеннән күзләр камаша. Кемнеңдер кулында гармун, кемдәдер — барабан, һәркайсы рәхәтләнеп җырлый, бии, аралаша, күңел ача, башкаларны мәйданга чакыра. Милли киемнәр кигән авыл халкы Татарстан республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Мари иленннән, Удмуртия районнарыннан килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Капка төбендә урнашкан өстәлләр мари милли ризыклары белән бизәлгән иде.
Удмуртия Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречаловны һәм милли бәйрәмне зурлап килгән башка дәрәҗәле кунакларны мари дуслар Семык мәйданына керү уңаенда ачык йөз, мари җыр-биюләре, милли ризыклары — коман мелна белән каршы алдылар. Бәйрәм мәйданда делегацияләр парады белән башланды. Тумыр — мари барабаны астында үзенең яраннары (ярдәмчеләре) белән каһин (жрец) килеп керде. Ул дога укыды һәм бәйрәмне ачып җибәрде. Александр Бречалов бәйрәм белән котлап: “Бүген әлеге бәйрәмдә чәчән диаспорасы, таҗиклар, әзербайҗаннар, удмуртлар катнаша. Бу удмурт җирендә милләтләрнең дуслыгы турында сөйли һәм без аның кадерен белергә тиеш”, — дип билгеләп үтте.
Иж-Бобьяда бәйрәм төнгә чак­лы дәвам итте. “Марий патыр” («Мари батыры») һәм “Марий удыр” («Мари кызы») конкурслары да үткәрелде. Күрше районнардан, төбәкләрдән кил­гән марилар Грахов районында яшәүче милләттәшләре белән бергә сәхнә осталыкларын да күрсәттеләр, төрле бәйгеләрдә дә актив катнаштылар, кыскасы, булдырды мари халкы.

Спортка битараф түгел

Грахов районыннан бик күп спортчылар чыккан. Шуңа күрә биредә спортка зур игътибар бирелә дип әйтергә була. Көрәшче, көрәш буенча Удмуртия Республикасының атказанган тренеры Михаил Землянов исеме милләттәшләребезгә яхшы таныш. Ул милләте буенча керәшен, татарча яхшы сөйләшә, Сабантуй бәйрәмнәрендә милли көрәштә алыштыргысыз киңәшче, хөкемдар. Районда сигезенче ел инде аркан тарту буенча ярышлар оештырыла икән. Әлеге ярышларга Татарстан Республикасыннан, Дагестаннан, Ингушетиядән, Чәчәннән, Самара шәһәреннән килгән командалар катнашкан. Ләкин менә ярышларны үткәргәндә шарт­лар булмау сәбәпле, үзәк урамны ябарга туры килә. Бүгенге көндә спорт объектлары начар хәлдә. Урындагы җитәкчелек Удмуртия Башлыгына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Спортка битараф булмаган Александр Бречалов: “Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез, чөнки бу алга таба туристлар өчен кызыклы булачак. Әлеге ярышны республика чаралары челтәренә кертеп, Бөтенроссия, Халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Мәйданчыкны асфальтлаш­ты­рып, стадионга реконструкция ясарга, кунакханә төзергә кирәк, үсеш әнә шулай башлана”, — дип җавап бирде.

Татарстан күренеп тора!

Югары Игра авылында урнашкан “Родина” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы — районда алдынгы ху­җалык. Ит, сөт җитештерәләр, ашлык үстерәләр, нәселле эре мөгезле терлек үрчетәләр. Кооператив елына 250 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Хуҗалык җитәкчесе Сергей Петров ташламалы кредитлар алганда авыл хезмәтчәннәренә киртәләр күп булуын, авылда яшьләрне кызыксындырырлык шартлар юклыгы турында ачынып сөйләде. Чыннан да, биредә авыл халкы өчен клуб кына эшләп килә икән. Анда спорт һәм башка чараларда катнашырга шартлар; юллар юк. Ә үзенең эш урыннары, яшәү өчен шартлары булган Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәре күренеп, кызыктырып, үзенә тартып тора.

Эшлекле визитка нәтиҗә

Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов: “Әлеге район белән беренче таныштым. Грахов районы республика өчен бик кирәкле. Татарстан Республикасы белән чиктәш булганлыктан, безгә яшьләрне биредә калдыру өчен яңа эш урыннары булдыру, социаль тармак объектлары төзү зарур. Үзегез беләсез, Татарстан Республикасында яшәү, хезмәт итү шартлары бездәгедән яхшырак, шуңа күрә алар белән безгә һәрвакыт ярышырга туры киләчәк. Гомумән, авыл хуҗалыгына зур игътибар булачак. Без перспективасы булган хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез. Авыл хезмәтчәннәре ала торган кредит буенча бирелә торган субсидиянең процентын күтәрергә кирәк. Бүгенге көндә Республикада миллион тонна сөт җитештерү программасын тормышка ашыру турында сүз бара. Ул икътисади яктан дәлилләнгән булырга тиеш. Озакламый мин РФнең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белән очрашачакмын. Июль башында Россельхозбанк җитәкчесе Дмитрий Патрушев килә. Бу программага зур игътибар булачак. Монда хикмәт саннарда түгел, ә аның эффективлыгында. Сөт саву гына түгел, аны эшкәртү, базарга чыгару турында да уйларга кирәк. Иң зур керемне бит без әзер продукциядән алабыз. Без бу юнәлештә эшлибез. Алдагы елларда нәрсә приоритетта булыр: сөт савумы әллә аны эшкәртүме, күзәтербез. Әлегә программаның актуаль икәнлеге күренеп тора һәм без аны күтәрәчәкбез. Миңа мондагы җитәкчелекнең муниципаль берәмлекне, эшмәкәрлекне үстерүгә кызыксынулары барлыгы ошады. Әлбәттә, бу визиттан соң нәтиҗә ясаячакбыз, бюджетны караячакбыз, мәсьәләләрне чишәчәкбез. Алга таба республикада инициативаларга ярдәм күрсәтү фондының берләшмәсе төзеләчәк. Әлеге проект Россиядә өченче ел эшләп килә. Удмуртиядә дә шундый фонд эшләячәк. Фонд­ка төрле чыганаклардан, авыл, поселок, районнарда яшәүчеләрдән, дус­лардан, инвесторлардан инициативалар киләчәк. Фонд халык өчен ачык була. Бер сүз белән әйткәндә, фонд республикада яшәүче халык фикере буенча эшләячәк. Һәм аны тикшереп тору, тиз арада хәл ителәсе мәсьәләләрне чишү минем өстә булачак”, — диде ул, үзенең эшлек­ле сәяхәтенә нәтиҗә ясап.

Рәфилә Рәсүлева.