Күп балалы гаиләләргә — өстәмә ана капиталы
Удмуртиядә күп балалы ике гаилә беренчеләрдән булып региональ ана капиталы сертификатын алдылар. Мондый ана капиталы 2021 елда өченче яки аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бирелә. Аны алу өчен гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш. Әлеге акчаларны ипотека алганда беренчел взноска кертүгә, элек алынган ипотеканы тулысынча яки өлешчә каплауга, яңа йорт төзүгә яки торак сатып алуга, шулай ук йортны инженерлык челтәрләренә тоташтыруга сарыф итәргә була.
Удмуртия Хөкүмәте Рәисе Ярослав Семенов сөйләвенчә, Удмуртиядә ким дигәндә, 300 гаилә 250 мең сум күләмендә региональ ана капиталы алачак. Моның өчен республика бюджетында 75 млн сум акча каралган.
Тулырак мәгълүматны Торак инициативалары үзәгендә (Центр жилищных инициатив) алырга була. Белешмәләр өчен телефон: (3412) 310-889. Адрес: Ижау шәһәре Восточный урамы, 42 нче йорт.