Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Күпкырлы талант иясе
7.07.2016

Күпкырлы талант иясе

Исхакова хәләл җефете һәм кызы белән

 

29 июньдә Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Гөлфия Исхакованың “Изге теләкләр юллыйм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль иҗат кичәсе узды. Җәйнең иң кызу бакча эше, яллар вакыты булу сәбәпле, кичәдә киң катлам вәкилләр катнашты дип әйтеп булмый. Шулай да, 30га якын татар кешесе, иҗатны бик тә яратканнар гына җыелган иде биредә. Иҗат бәйрәмендә бик җылы, чын-чыннан иҗади мохит хөкем сөрде. Шагыйрә үзенең шигырьләрен укыды, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.
Татарстан һәм Удмуртиянең Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, Гөлфия Исхакова беренче шигырьләрен “Яңарыш” газетасына юллый. Үзе ул вакытта заводта контролер булып эшли. Шулвакытта аны “Яңарыш” газетасы аша шагыйрь Риза Шәфи эзләп таба. “Каләмең өметле, яз, Гөлфия”, — дип тагын да дәртләндереп җибәрә. “Риза абый минем остазым булды. Шигырьләремне язу белән башта аңа күрсәтә идем. Ул укып бәя бирә, кайберләрен күзгә бәреп тәнкыйтьләп тә ата: “Бу шигыреңдә табыш юк, Гөлфия, һәр язган әсәр нинди дә булса яңалык алып килергә тиеш. Ә мондый шигырьне сиңа кадәр дә язганнар, синнән соң да әле бик күп язарлар”. Дөрестән дә, бик күп нәрсәгә өйрәтте ул мине. Миңа гына түгел, кызым Гүзәлгә дә төпле киңәшләрен бирде. Рус теленнән татарчага ике китабын тәрҗемә итеп, Казан нәшриятендә бас­тырырга ярдәм итте. Риза абыйга булган рәхмәт хисләрем һәм матур истәлекләрем һәрвакыт йөрәк түрендә.
Риза абый үзе дә һәр яңа иҗат иткән шигырен минем белән бүлеште. Шулай үзара иҗади аралашып бик күңелле яшәдек. Риза абый өлкәнәеп, аңа йөрергә авыр була башлагач, соңгы ике калын китабын мин дә бастырырга ярдәм иттем.
Бервакыт ул безгә язу машинкасы алып килде. “Бу гади машинка гына түгел, зур истәлеккә ия. Мин аны сиңа бүләк итәм”, — диде. Риза абыйның бер абыйсы Муса Җәлилнең икенче хатынына өйләнгән була. Хатынында Муса Җәлилнең язу машинкасы калган була. Аларга ул машинка кирәк булмагач, абыйсы аны Риза абыйга тапшыра. Ә ул үз чиратында Муса Җәлилдән калган машина дип аны миңа бүләк итте. Хәзер дә ул машинка ике талант иясенең төсе булып миндә саклана”, — дип сөйләде Гөлфия Исхакова. Ул кичәдә Риза абыйга багышланган “Остазым” дип исемләнгән һәм Муса Җәлилгә багышланган шигырьләрен укыды.
Гөлфия Исхакова бүгенге көндә алты китап авторы, 200дән артык шигыренә композиторлар тарафыннан көй язылган һәм бүгенге татар эстрадасында танылган җырчылар башкара.
“Президент булам” дип аталган китабы махсус балалар өчен генә язылган шигырьләрдән тора. Балалар бакчалары, татар сыйныфларында укучы балалар ул шигырьләрне бәйрәмнәрдә, шигъри бәйгеләрдә сәхнәләрдән сөйлиләр.
Үз җирлегебездә шундый талантлы шәхес булу, безнең өчен зур горурлык. Кичәдә дә шагыйрәгә мактау сүзләре, иҗатына карата уңай фикерләр күп әйтелде. Моннан тыш, аңа иҗатына карата сораулар бирелде. Аларның һәрберсенә автор җаваплар биреп, кичәгә килүчеләргә китапларын бүләк итте. Бу матур чараны оештыручы китапханә хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина аралашуны җыр-моң белән үреп алып барды. Талантлы кеше бар яклап талантлы булуын исбатлап, Гөлфия Исхакова үзе иҗат иткән җырларны башкарды. “Бәхет”, “Яшьлек”, “Тургай” үзешчән ансамбльләре чыгышлары белән кичә тагын да ямьләнде.

Элмира Нигъмәтҗан.