Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Күпер төзелеше дәвам итә
16.10.2014

Күпер төзелеше дәвам итә

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Новосибирск шә­һәрендә узган инвестфорумда Кама елгасы аша күпер төзелеше турында сөйләде.
“Россия Президенты Владимир Путин әлеге проектның тормышка ашырылуы белән кызыксынып: “Финанслау ничек булачак? Дәүләт белән һәм шәхси партнерлык ничек оештырылган? Дәүләт өлеше күпме?” — дип сорады. Безнең 14 миллиардтан 27%ы дигән җавабыбызга карата: “Менә кемнән өйрәнергә кирәк. Юкса, сез барыгыз да 70%, 60% дәүләт чаралары кулланылган, дисез. Удмуртиядән үрнәк алырга кирәк!” — диде. Бу безнең эшебезгә югары бәя”. Бүгенге көндә объектта эш кайный. Конструкция берничә күпердән тора: Кама елгасы аша километрдан артык ара, Буй елгасы аша 200 метр. Рәсми рәвештә күперне 2016 елда кулланылышка тапшырачаклар.