Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - «Күкәйле» тамаша
4.06.2015

«Күкәйле» тамаша

24 Удмуртиядә быелгы концерт сезонын “Күкәй” исемле тамаша белән “Рәвешләр” юмор театры япты. Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев, Айрат Галиәскаров, Раушан Ситдыйков, Илһамия Нәҗметдинова, Валентина Ямщикова җырлы-мәзәкле тамаша тәкъдим иттеләр. Егетләр-кызлар барысы да һөнәри белемле. Алар сәхнәдә чыгыш ясаганда, сәләтләренә сокланып утырдым. Тамашачының әлеге концерт турында фикерләре төрле булды. Чөнки тамашаның исеме үк зыялы, зәвыклы тамашачаны кызыксындыра торган түгел. Андагы мәзәкләрнең эчтәлеге әлеге дә баягы «күкәй»гә кайтып калды. “Мондый әшәкелек зәңгәр экраннарда да, тормышта да җитәрлек, кешеләрдә культура тәрбияләргә тиеш булган урыннарда узган тамашаларда без шундый билдән түбән мәзәкләр тыңларга тиешме? Әхлакый нормалар тәрбияли торган акыллы, тирән мәгънәле, фәлсәфи мәзәкләр бетмәгән бит дөньяда”, — дип әйтүчеләр дә булды. Күпме кеше — шулкадәр фикер. Әнә бит, халык ничек итеп яратып кабул итте үзләрен.

Тамашаның төп тартып баручысы — “Татар радиосы” ди-джее Әбри Хәбриев. Ул юмор кушып сөйләшергә ярата, шул ук вакытта төрле образларга да керә. “Кәеф яхшы икән, эштә әллә кемнәр булып сөйләшәм,” — дип елмая. Әбри фантазиягә бай, бик хыялый кеше. Туйлар үткәрү белән мавыга, фотомонтаж белән шөгыльләнә. Еш кына юмор осталары, көлә-көлдерә белүчеләр хакында: “Аның нинди кайгысы бар соң? Кеше көлдереп йөри инде шунда”, — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма психологлар раславынча, андый кешеләрнең күңеле бик тирән, нечкә, кайчак хәтта җәрәхәтле дә булырга мөмкин. Бүген Әбринең күңел кылларын тартып, аның хис-кичерешләрен сезгә тәкъдим итәбез.
— Әбри, кемгә охшап җор телле син?
— Шаянлык әтием Галимулладан бирелгәндер. Әнием Венера җитди кеше. Һөнәрләре буенча икесе дә укытучы. Әтием якты дөньяда юк инде, әнием лаеклы ялда. Гаиләдә мин бер генә бала. Әти-әнием мине кырык яшькә якынлашканда гына дөньяга тудырганнар.
— Кайларда белем алдың?
— Биектау районының Мүлмә авылында тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлегендә укыдым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының татар эстрадасы артистлары әзерләү факультетын тәмамладым.
— “Татар радиосы”сының ди-джее булып кайчаннан бирле эшлисең?
— 2005 елда укытучым Салават абый Фәтхетдинов 17 нче сезон концертына чыгыш ясарга чакырды. “Бүре” җыры алдыннан шул җәнлек турында монолог сөйләгән идем. Әлфинә Әзһәмова концертында исерек булып сәхнәгә чыктым. Шуннан “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек башланды. 2006 елда әлеге компания юмористларга кастинг оештырды. Шәмси Закиров җитәкчелегендәге “Кыек шәүлә” эстрада миниатюралар театры исеменнән Рифат Зарипов белән чыгыш ясадык. Кастинг тәмамлангач, радионың директоры Әмир Исламов ди-джей булып эшләп карарга чакырды. Радиога канатланып бардым. Тәүге тапкыр ди-джей Булат Бәйрәмов белән эфирга чыктым. Бер атнадан эфирны үземә тапшырдылар. Өч сәгатьне көч-хәл белән уздырдым, каушап, ялгышып беттем. Соңыннан ияләштем.
— Ни өчен кушамат алырга булдың?
— Чын исемем Данияр миңа ошамый. Үзе озын, үзе авыр. Әбри Хәбриевне оригинальрәк дип таптым. Бабамның исем-фамилиясеннән кушамат барлыкка килде. Якыннарым, дуслар миңа Данияр, дип дәшә.
— Тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?
— Тәнкыйть булырга тиеш. Тәнкыйтьләгән кешене рәхәтләнеп тыңлыйм. Ул миңа үз өстемдә эшләргә ярдәм итә.
— Үземнән беләм, халыкны көлдерү җиңел эш түгел. Моңсу хикәят сөйләп кешене елату бик тиз, ә көлдерү өчен күп тырышырга кирәк! Татар юмор сәнгатендә нәрсә үзгәртер идең?
— Һәрбер халыкның үз юморы бар. Ләкин бер вакыт аралыгында сәхнәдә татар юморы күренмәде. Алмаз Хәмзин, Камил Кәримов, Рәшит Сабиров, Шамкай, Равил Шәрәфигә алмашка килүчеләр булмады. Татар юморы ул монолог стилендә чыга. Хәзер “Комеди клаб” стиле кереп китте. Минем монолог стилен дәвам итәсем килә. Әнә шул стильне күтәрергә тырышабыз.
— “Рәвешләр” төркеме ничек барлыкка килде һәм сценарийны кем әзерли?
— Без Фәрит Галиев белән Арча педагогия көллиятендә укыганда ук таныш идек. Шуннан соң Казанда мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердек. Шул вакытта мин аңа монолог язарга тәкъдим иттем. Озак та үтмәде, аның белән бергә сәхнәләрдә кызыклы номерлар уйный башладык. Аннары 2009 елда «Барс-медиа» юмористларга кастинг оештырды. Шул кастингтан соң безгә Айдар Галиәскаров һәм Рау­шан Ситдыйков та өстәлде. Без шул чакта төпләндек һәм татарча мәзәкләр җыентыгы эшләдек. Ул DVD дискта басылгач, аңа исем уйлап табу мәсьәләсе алдыбызга басты. «Рәвешләр» дип Фәрит тәкъдим итте. Ни өчен дигәндә, кечкенә чакта кыланып йөргәндә, аңа бер туганы: «Рәвешләнеп йөрмә әле!» — дип әйтә торган булган. Барыбыз да бу исемне кабул итте. Тамашаның программасына килгәндә, мин Биектау районының Мүлмә авылында мунча салдым. Ике катлы, зур итеп. Менә без барыбыз да шул мунчада җыелышып, чабынып, юынып чыгабыз да, мунча алдында утырып, үз фикерләребезне әйтәбез. Шуны Фәрит җыеп, бер кәгазьгә төртеп бара. Өенә кайт­кач шуларны анализлый һәм икенче очрашуда нәрсәләр уйлашканны, ниләр килеп чыкканын күрсәтә. Шулай итеп без, сценарий төзелеп беткәнче, кимендә 3 тапкыр озаклап мунча керәбез әле. Аннары инде кемнең фатирында, кемнең йортында репетицияләр ясыйбыз һәм гастрольләргә җыелып чыгып китәбез. Безнең баш мие — Фәрит. Ул бөтен әйберне уйлый, ул бөтенесен хәл итә, ул безнең хисапчы да…
— Син радиода да, “Рәвеш­ләр”дә дә эшлисең, хезмәт хакы ягыннан кайсы отышлырак?
— Мин радиога рухи ягымны кайгыртып урнаштым. Миңа анда эшләү кызык, рәхәт һәм урыс әйтмешли, мин бу эштән «кайф» алам. Радиода күп акча түләмиләр. Андагы айлык хезмәт хакыннан да күбрәкне бер төн эчендә бер туйда эшләп алырга була. Әгәр дә инде икесенең берсен сайларга кушсалар, мин, һичшиксез, «Рәвешләр»не сайлыйм. Гәрчә, аннан акча бик аз керсә дә.
— Гаиләң белән таныштырып кит әле.
— Хатыным Гөлчәчәк әниемнең туган ягы Балтач районы Куныр авылыннан. Миннән ике яшькә кече. Банкта кассир-контролер булып эшли. Аның әбисе — әниемнең беренче укытучысы.
— Могҗиза барлыгына ыша­насыңмы?
— Ышанам. Кешенең тууы — үзе бер могҗиза. Фәнис Яруллин — менә ул могҗиза! Кеше урын өстеннән тора, йөри алмыйча нинди шәхес булды! Күпме мирас калдырды безгә! Гомумән, гарип кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, яшәргә омтылулары, үзләрендә көч табып нидер эшләүләре, белем алырга, нидер корырга тырмашулары миндә соклану уята. Җәмгыятебездә бит сау-сәламәт кешеләрнең дә үз кыйбласын таба алмыйча, ярдан ярга бәргәләнүчеләре бик күп.
«Рәвешләр” төркеме белән шәһәребездә беренче тапкыр чыгыш ясадыгыз, яңа сезонда тамашагызны көтеп калабыз, иҗат уңышлары сезгә!

Рәфилә Рәсүлева.