Күктә — кояш, җирдә — икмәк мәңгелек
“Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе. Икмәк — ул тормыш, Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк — ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», — дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.
Әйе, элек-электән бурасында ашлыгы, өстәлендә икмәге булганнар бай саналган. Юкка гына, “Исәннәрдән-исән, байлардан бай безнең Исәнбай!” — диеп җырламыйбыз шул без. Авыл халкына үтә дә тәмле ипекәй, төрле-төрле мич ашлары пешерүче пекарнябыз бар безнең!
Моннан дистә еллар элек тә авылда гөрләп торган пекарня бар иде. Авыл халкы тәмле, кайнар ипидән өзелмәде. Тик бер тарала башласаң, тиз бит ул. Авылның горурлыгы булган агын тегермәне, хастаханә, фермаларга, шул ук пекарняга үзгәртеп кору җилләре каты кагылды… Менә шул пекарняда эшләүче әбисенә ияреп йөргән кечкенә кызга еш кына мичтән генә чыккан кайнар икмәк татып карау бәхете эләгә. “Шул икмәкнең тәме бүген дә телемдә тора… Әбинең: “Әгәр чын тәмен беләсең килсә — ипекәйне үзең пешереп кара!” — дигән сүзләре дә гел хәтеремдә яши,”- ди бүгенге икмәк пешерү йортының хуҗабикәсе Йолдыз Зәйнуллина.
Чыннан да, үзе пешереп карамакчы була ул икмәкне… 2013 елда икеләнеп, куркып кына башланган пекарняга нигез салу, шул ук елны беренче тапкыр икмәк пешереп карау, кирәкле документлар артыннан йөрү — бар да инде артта калды. Бүген пекарня бөтен куәтенә эшли. Биредә ак һәм кара ипи, батон-күмәчләр пешерелә. “Үзебезнең районда һәм Удмуртиядә 20шәр ноктабыз бар. Икмәкне илтеп бирәбез. Зарланган кеше юк әлегә”, — ди Йолдыз. Әйе, эшләре гөрләп бара. Хәер, ике дипломлы финанс белгеченә оештыру эше генә түгел, керем-чыгым исәпләү дә әллә-ни авыр бирелми. Янәшәсендә таянырга тормыш иптәше, әнисе, туганнары бар. Быел басу кырлардагы механизаторларга да “Ак Барс”агрофирмасы ипекәйне алардан алып ашаткан икән. Авылыбыздагы өлкән яшьтәге апа-абыйлар бик яратып сатып ала торган тәмле шәңгә, өчпочмакларны киленнәре Эльмира Зәйнуллина пешерә. Аңа ярдәм итәргә Лилия Нәҗметдинованы да алганнар.
Авылыбызның алтын куллы пешекчесе Фәридә Бәшәрова икмәк пешерү серләрен бүген инде яшьләргә өйрәтә.
“Барыбыз да бергәләп пилмәннәр ясыйбыз. Ат ите, үгез итләре кулланып, хәләл ризыклар җитештерәбез. Бик теләп, яратып алалар”, — ди Йолдызның әнисе Люция. Ул — кызы белән киявенең уң кулы! “Әнкәйдән башка булмый, — ди Йолдыз, әнисенең исән-сау, янәшә булуына сөенеп — аның киңәшләре, ачуланулары, мактау-үсендерүләре мине алга таба этәрә, көч өсти, максатыма илтә”.
Ә планнары зурдан авыл кызының: икмәк цехын заманча төзекләндерергә, янәшәгә кондитер цехы ачарга, кибет төзергә. Ат асрауны җәелдереп җибәрергә, күп тавыклар алып, йомырка сатуны җайларга һәм, ниһаять, йорт салып керергә! “Йортны без башта ук сала идек, әнкәй авылда калуыма ышанмады. “Эшеңне дә ярты юлда ташлап, шәһәргә таярлык булсаң, башлама да”, — дип кисәтте. Ә мин авылда калдым! Бик яратам мин авылны! Бер дә китәсем килми, хәзер бөтен шартлар бар яшәргә. Елга бер-ике тапкыр ял итеп кайтырга була бит. Авылыбызда, шөкер, балалар бакчасы, мәктәп эшләп тора”.
Әйе, уллары Рамазан да инде үсеп килә, быел укырга керә. Бик кызыксынучан, өлгер малай ул. Бу көннәрдә Казан шәһәрендә узган шахмат ярышларында дүртенче урынны алып кайткан! “Инглиз телен бик теләп, яратып өйрәнә”, — ди әбисе, оныгы өчен сөенеп.
Йолдызның тагын бер гамәлен әйтми кала алмыйм: Шаршады авылында тәрбиягә алынган балаларга күчтәнәчләр тапшырып та сөендерде ул. “Олы кешеләргә, ярдәмгә мохтаҗларга әз генә булыша алсам да, бик сөенәм. Игелекле гамәлләрне күбрәк кылган саен юлым уңа, эшем алга бара. Мин моны гел тоеп яшим, Ходайга мең рәхмәтлемен!”- ди эшмәкәр, булганына шөкер итеп. Кояш белән бергә торып, кояш кебек түгәрәк, җылы ипекәйләр пешереп, кешеләр йокыдан торуга авылларга илтеп тә җиткерәләр алар. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар!”- дип, нәкъ менә авыл кызы — Йолдыз кебекләр хакында әйтәләрдер. Кемнәрдер: “Авыллар бетә”, — дип чаң сукканда, кемнәрдер шәһәр шаукымына кереп югалып барганда, кемнәрдер кендек каны тамган җирен онытып, урыслашып ятканда, туган авылында төпләнеп, яшәү мәгънәсен хезмәттә табып, үз эшен башлап, гаилә корып, бала үстереп, тормыш мәшәкатьләрендә кайнап яшәү — батырлык түгелмени?! “Тагын бер хыялым бар, — ди Йолдыз, — иртәдән кичкә кадәр авыл өстендә татар җырларын яңгыратырга иде!”
Әйе, авылыбызда һәр иртә Исәнбай турындагы җыр белән башланган заманнар бар иде… Бик матур теләк, чынга ашсын иде ул!
Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.