Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Күкләр күзе — Рәзилә Хәмидуллина
3.03.2012

Күкләр күзе — Рәзилә Хәмидуллина

— Иртән су сибәргә дә онытканмын ич, төпләре коп-коры җаныкайларымның.

Асия кич эшеннән кайткач кына, сөйләнә-сөйләнә җылы су сипте гөлләренә. Кич булуга карамастан, тышта да бик эссе, кыздыра. Тәрәзәгә күз салды. Яңгыр да яумый ичмасам, әнә Илшатлар өй түбәсе өстендә салават күпере балкып утыра. Карале ничек матур! Димәк, каядыр яңгыр яуган. Тикмәгә генә чыкмаган ич инде ул. Туктале, дип, Асия шкафтан фотоаппаратын алды да тәрәзәсен ачып, күктәге матурлыкны фотога төшерде. Берәр иркенрәк чагында карармын әле дип, фотоаппаратын сумкасына ук салып куйды. Кич буе ашарга әзерләп, савыт-саба юып үтте. Шулай да, барысы да йоклап беткәч, түзмәде, фотоаппаратны кулына алды. Алдарак төшерелгән фоторәсемнәрне карап утыра-утыра, чират салават күперенә дә җитте. Үзе карый Асия, үзе фоторәсемнән кемнеңдер карашын тоя. Нык­лабрак, җентекләбрәк караса… Абау, Асия сискәнеп китте. Пәһлевандай, адәми булмаган бер затның карашы белән очрашты ул. Иң гаҗәпләндергәне: күз һәм шул күздән салават күперенә нур төшеп тора. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне нурдан яраткан дип ишетеп белә иде Асия. Әллә чынлап фәрештә тагын.

Асиянең йокысы качты. Күктән карап торган җан иясе күз алдыннан китми дә китми. Иртән эшкә барганда да алды ул фотоаппаратын. Аның хәзер күкләр белән кызыксынуы да артты. Ул эшкә матур-матур болытларны төшерде. Бүлмәсенә кереп, фотоларны зурайтып-зурайтып карады. Асиянең гаҗәпләнүенә чик-чама юк, тагын күзләр, күзләр өстендә эчтәрәк тагын күзләр. Билләһи кеше күзләре кебек. Хезмәттәшләренә дә, өйдәгеләренә дә күрсәтеп карады Асия. Кемдер «аһ» итте, кемдер кул селтәп көлде генә. Әмма, кемгә генә күрсәтмәсен,  әйе, әйе, караәле, чып-чын күз бит бу диештеләр. Димәк гаҗәп нәрсәләрне Асия генә түгел, башкалар да күрә. Әле беркөнне искиткеч шәфакъ кызыллыгын, кояш баешын төшереп алган иде ул. Фотода шундый матур йөз, зуп-зур кысык күзләре белән карап тора. Борыны да авызы да бар. Ничек гаҗәпләнмисең инде. Кояш чыгышын, кояш батышын күзәтеп торучы микән?! Җирләр һәм күкләр хуҗасы Аллаһы Тәгаләнең хикмәте микән бу?! Менә бит бигрәк серле булды әле бу иксез-чиксез күк. Беркөнне иптәш хатыны Мәдинә белән җиләк җыеп кайтканда, әллә каян гына бер кара болыт килеп чыкты да, зур тизлек белән боларга якыная башлады. Әллә нинди сәер галәмәт зур сәмруг кошка да ошаган иде. Асиянең эченә курку йөгерде.

– Әйдә, тизрәк кайтыйк әле, яңгыр коя башлаганчы, — дип, Мәдинәне тизләтте Асия. — Болыттан җиргә кадәр яшене дә «камчылый.

— Фотога төшермисең мени? — диде Мәдинә тыныч кына. — Кызык бит, бәлки тагын берәр нәрсә табарсың.

– Мин аны төшерергә дә куркам әле нишләптер, — диде Асия. Ә үзе шулай да фотоаппарат төймәсенә басты. Йөгереп диярлек кайтып җиттеләр алар.

— Гап-гади яңгыр болыты инде, — диде Мәдинә фотога карап. Асия фотоны энә күзеннән үткәрде, зурайтып карады. Менә нәрсәләр күрде ул: караңгы кызыл киемле бер (ир-атка охшаган) оп-озын гәүдәле, канатлы, озын борынлы җан иясе карап тора болыт эчендә. Күзләре, авызы һәм баш өстендә чуар дуга, үзеннән дә озын таяк кебегрәк әйбере дә бар. Аның белән янәшәдә канатлы (хатын-кызга охшаганнар) тагын ике җан иясе оча. Яланбаш түгелләр, башларында очлырак башлык сыман нидер бар. Асия инде боларны яңгыр фәрештәләредер, мөгаен, дип фаразлады. Аермачык бит, гади күзләр белән дә күрергә була.

Ул кичне яңгыр ишеп яуды. Озак яуды. Күкләр генә түгел, өй эчләре дә яп-якты булып күкрәп торды. Асия юрган астыннан башын чыгарырга да куркып ятты. Ул, гомумән, хәзер бигрәк тә яшенле яңгырдан курка торганга әйләнде. Элгәре куркуның ни икәнен дә белмәгән Асия, әз генә кара болыт якынлашканын күрсә, коела да төшә. Шулай да көчле яңгыр туктагач, тынычланып, фотоаппаратын алып, Асия ишегалдына чыкты. Болытлардан ачыла башлаган күкне берничә җиреннән фотога төшереп алды. Ул бит аны, менә шушы җан иясен төшерәм әле, әһә, менә монда күз карый икән дип төшерми, гап-гади генә итеп фотоаппаратның «күзенә»дә карамыйча төшерә дә ала, төшерә дә ала. Бушрак вакыты булса,  шундагы рәсемнәрне карый, җентекләп өйрәнә. Бу юлы да каян кергән диген, олы шар, шар эчендә баш өлеше сарык бәрәненеке кебек көдрәләнеп тора, муеннарыннан аркага таба озынча, көнгерә кебегрәк гәүдәле бер җан иясе канатларын җәеп баскан килеш, ә икенче фоторәсемдә, шул ук шар эчендә, ул инде утырган. Маңгаендагы таҗы да аермачык күренеп тора. Шар-машинаның тәгәрмәчләре дә күп. Игътибар белән ныклабрак карасаң, сарык бәрәне башына охшаш җан ияләре белән шар эче шыплап тулган. Менә бит, могҗиза түгелмени инде бу?! Асиянең Мөхтәрәмә әбиләренең капка төбендә киң утыргычлары бар иде. Шул утыргычтан тау башындагы авыл зираты аермачык булып күренеп тора. Алар бала чакта дус кызлары белән бергә шул утыргычка утырып еш кына төрле уеннар уйныйлар иде. Ә Асия күбрәк шушы зиратны күзәтә. Ә анда сарык бәрәне башлы, олы кеше гәүдәсеннән күпкә озынрак ак җан ияләре зиратның бер башыннан бер башына йөреп торалар. «Карагыз әле, кызлар, карагыз, җеннәр зиратны саклыйлар», — ди Асия. Ә кызлар күрмиләр, көләләр генә, Асияне юләргә саныйлар. «Син дивана, анда берни дә юк бит», — диләр.

— Ничек күрмисез инде, — ди Асия еларга җитешеп. – Әнә бит алар! Асия шул җан ияләрен, көн озыны, ашарга да кайтмыйча күзәтә иде. Тик аңа беркем дә ышанмады. Әнә хәзер үзе иллегә якынлашканда, тагын шул, хәзер инде нәкъ балачакта күргән затларны, күк ияләрен күрә. Ул гына түгел, фотодан башкалар да күрә. Кайберәүләр: «Синең фантазияң  бик көчле, күзеңә күренәдер, хыялый», —  диләр. Асия аларга үпкәләми. Оча торган тәлинкә дигән булалар, моңарчы алар кешелек дөньясы белән элемтәгә кермәсләр иде микәнни инде, юк бит. Димәк, Ходай кушмый. Әллә ахырзаман якынлашуымы? Бик эчкәрегә кереп, тикшереп, казынып ятсаң, кыямәт көнен дә якынлаштырырсың әле. Асия хәзер күбрәк дини китаплар укый. Намаз догаларын өйрәнә. Ничектер ул алдагы көн өчен куркып яшәгән кебек. Өч яшьлек чагында ул бикләнмичә калган ишектән чыгып китеп, басуда адашып, караңгы төшкәч, бер эскерт төбенә утырган. Бу хәл октябрь аенда булып, икенче көнне ныгытып суытып, җирләр туңган. Аллаһының рәхмәте, бөтен авыл халкы эзләп чыгып, тракторист Миргазыян абыйсы табып алган сабыйны. Тракторын туктатып Асиянең мышык-мышык елаган тавышын ишетеп, эскерт төбеннән дер-дер калтырап яткан кызчыкны күтәреп алган. Шуннан соң ул алдан сиземләү, алдан күрү сәләтенә ия кыз булып үсеп җиткән җитүен. Әмма аны бик тыңламаганнар да, аңламаганнар да. Ул үзенә бер төсле, үзенчәлекле булуы белән башкалардан аерылып та торган. Ул күбрәк ялгызлыкны яраткан. Хәзер дә шулай. Күп вакытын ялгызы үткәрергә тырыша ул. Аның бабасы Шәйхенур да үз вакытында кешеләр дәвалаган. Кечкенә чагында аны җил-өермә очырып алып киткән дә бер күл янына ташлап калдырган. Аны җиде көннән соң гына табып алганнар. Кемнең кай җире авыртканын дөрес итеп әйтеп бирә торган иде. Якын-тирә ар авылларыннан да бик күп авыру кешеләр килә торган булганнар аның бабасы янына. «Ясмык орлыгы кадәр күрәзәчелек һәркемдә дә бар ул», — дип әйтә торган булган ул. Асия әле шуларны бераз хәтерли: күкләр белән кызыксыну Асиянең балачак хатирәләрен яңартып алды. Төшергән фотоларын, күзләре арып беткәнче, көн саен кабат-кабат карый ул. Күңеле белән күккә очып менеп, болытлар арасыннан җирне күзәтә. Ә җир, җир өстендәге өйләр, каралты-кура, сарайлар, уч төбендәгедәй күренеп кала. Ә басу-кырлар, урманнар үз төсләре белән ямь-яшел килеш. Кызык, очасың-очасың да үзең яшәгән җирлеккә төшеп утырасың. Ә күктәге җан ияләре кая китә микән соң? Уйларның иге-чиге булмаган кебек, иксез-чиксез күк буйлап хәрәкәт итүләреме соң аларның яшәү дигәннәре. Аллаһы кодрәте белән кешелек дөнья­сын кайгыртып күз уңында тотулары микән? Болай фаразлап утырырга ярамаганын да аңлый инде Асия үзе. Әмма ничектер күңелгә килгәнне чыгарып та атып булмый кебек. Кемдер өчен сәер тоелса да, Асия бу феноменнарга ышанып, бик җитди карый. Карамас иде дә, үз күзләрең белән күргәнне, ничек итеп кире кагасың соң.

Быел Сабан туенда әлеге дә баягы Мәдинә дусты белән бер кафеда чәйләгәндә, болытлы күкне берничә җиреннән төшереп алган иде Асия. Фотода өч кешенең баш сөяге һәм башлар астына «Аллаһы» дип язылган язу. Могҗиза түгелмени бу?

Таң беленгәндә тышка чыгасы итте Асия. Чалт аяз күктән йолдызлар яңгыры ява. Мондый сихри төнге күкне аның беренче күрүе иде. Исе-акылы китеп карап торганда ашъяулыгы кадәр җирдә, күк пәрдәсе ачылып китеп, үтә күренмәле шар тәгәрәп килеп чыкты. Күк пәрдәсе ничек тиз ачылса, шулай бик тиз ябылып та өлгерде. Телсез, өнсез калып, шушы могҗизаны күзәтте Асия. Озынча йомыры шар озак кына бер урында асылынып торды. Кинәт Асияне курку биләп алгандай булды да, ашыгып өенә керде. Тиз генә фотоаппаратын алып тышкы ишек ярыгыннан гына берничә кадр төшереп алды. Шактый гына сихри күкләр белән бербөтен булып басып торды ул. Янәдән өенә керде. Инде сәгать телләре дә иртәнге бишне узып бара. Табын әзерләп ирен уятты, кара-каршы утырып иртәнге ашны ашадылар да Асия аны эшкә җыйнап җибәрде. Бераздан балаларын уятып, алар белән мәш килде. Аннан үзе җыенып чыгып китте. Фотоаппарат урындыкта ятып калды.

Бармакка бармак та сукмыйча көн уздырды ул эшендә. Эштән соң  ашыкмыйча гына өенә җәяү атлады. Кичке җиләс һава, тамак туклыгы – ризык шикелле авызыннан, борыныннан кереп бөтен гәүдәсен ашлап, ашказанына төшеп утырды. Аяк атлавы җиңеләя төште, күңеле күтәрелде. Кисәк искән җилдән каен кызларының таплы-таплы яшел яфраклары Асия атлаган сукмакка очып-очып кундылар. Озакламый көзгә керәсене аңлатулары булдымы, әллә авыру яфраклар иде микән? Әле көзгә иртәрәктер, чөнки тирә-юнь яшеллеккә күмелгән. Ә алда җәй, чын мәгънәсендә алтын җәй, әйе, әйе, эреле-ваклы кояшчыклар үсеп утырган сары көнбагыш басуы. Шушы матурлыкка таң калып юлын дәвам итте Асия. Төрле юнәлештә дә түгел, гел кояшка карап үсәләр икән ич болар. Ә башлары түбән иелгән. Асия аларны җәмәгать намазына баскан дин әһелләренә ошатты. Гаҗәпләнерлек әйберләр күктә генә түгел, җирдә дә бихисап күп, тик күрә генә белергә кирәк, дип уйлады ул, ә үзе һаман күзләре белән сихри күкне айкады. Ә күк йөзе бүген дә чап аяз, язылмаган дәфтәр бите кебек. Шулай да ниндидер аксыл томан кебегрәк артык зур булмаган болытка охшаган күк җисеме дә бар. Ул Асияне, бер карасаң, куып җиткән кебек, икенче караганда, ераклашкан була. Э-эх фотоаппаратын алган булса инде шунда, төшереп кенә алган булыр иде. Үзен-үзе битәрләп кайтып җиткәнен сизми  калды Асия. Тиз генә өенә кереп фотоаппаратын алып чыгуына, томан-болыт таралып юкка чыккан иде инде. Юл буе озатып кайткан бу серле үтә күренмәле болытны кая күргәне бар соң әле Асиянең? Тукта, иртә таңда күк пәрдәсен ачып чыккан шар түгелме соң бу?! Әйе шул, әйе, нәкъ үзе. Моңарчы мине күзәтеп йөрүе булды микәнни? Ни өчен мине? Куркыныч булып китте Асиягә. Димәк, артык кызыксыну юньлегә түгел. Димәк, ярамый. Ярамый, бетте китте. Таң алдыннан төшерелгән фоторәсемгә сагаеп кына күз төшерде ул. Гөлҗамал әбисенең әйткән сүзләре исенә төште: «Аллаһы Тәгаләнең күзләре бик зур, кызым, ул безнең барыбызны да күреп, эш-гамәлләребезне тикшереп тора», — дия иде ул. Чынлап та фоторәсемнән аермачык булып тагын күкләр күзе, галәм күзе карап тора иде.

Иж-Бубый авылы