Күкләр биеклегендә
Быел Удмуртиядә “Ел кешеләре — 2014” дигән 10нчы альманах чыкты. Әлеге китапта “Профессия шәхесе” дигән номинациядә Камбарка шәһәрендә туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәүдә гомер итүче Фәнис Мирзаянов турында язылган. Ул — Вертолет Индустриясе Ассоциясе директоры. Гади пилоттан авиакомпания генераль директорына кадәр хезмәт юлы үтә. 1нче класслы пилот, 7500 очкан сәгате бар. Һава транспорты отличнигы. “Россиянең күренекле кешеләренең биографик энциклопедиясе”нә кергән.
Абыем Фәнис Мирзаянов кечкенәдән вертолетлар белән кызыксына иде. 6 яшь булганда, ул качып кына Ижаудагы ДОСААФ аэродромына барып, беренче тапкыр якыннан вертолет күрә. Бу вакыйга аның күңелендә гомер буе саклана. Мәктәптә укыганда, ул вертолет һәм самолет модельләре ясый иде. Югары сыйныфта укыганда комсомоллар рәтенә керде. Комсомол комитетына килеп, үзен очучылар әзерли торган училищега укырга җибәрүен сорады. Тик аның бу мөрәҗәгатен көлеп кенә кабул иттеләр. Ул вакытта абыйның бу теләге беркайчан да чынга ашмас кебек тоела иде.
Армиядән кайткач, ул кичке мәктәпне тәмамлады. Яз көне очучылар әзерли торган училищега укырга керергә документларын бирде. Тик конкурс зур булу сәбәпле, кире әйләнеп кайтты. Соңыннан ул Ерак Көнчыгышка китте. Беркөнне ул “Красная Знамя” газетасында Хабаровск шәһәрендәге Ерак Көнчыгыш гражданнар авиациясе училищесының курсантлар җыюы турында белдерү укый. Ниһаять, аңа бәхет елмая — 21 яшендә ул үзе теләгән уку йортына керә һәм аны уңышлы тәмамлый.
Озакламый, туганымны 13 вертолеттан торган бүлек командиры итеп билгелиләр. Ул үз өстендә эшли, күп укый. Яңа максаты Ленинградтагы гражданнар авиациясе академиясенә укырга керү иде. Ике елдан аның бу теләге дә чынга ашты. 4 ел сизелми дә үтеп китте. “Академияне мин башка кеше булып тәмамладым. Машиналар белән генә түгел, ә кешеләр белән дә идарә итә алуымны аңладым. Инженер белеменнән кала, академия персонал белән идарә итү буенча җитәрлек белем бирде”, — дип сөйли Фәнис абыем.
1985 елны аны Хабаровскидагы 249нчы очучылар отрядына командир итеп билгеләделәр. Аның кул астында 200гә якын югары квалификацияле очучы, механик, инженер була. Күбесе аңа караганда өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк тә. Ләкин ни сәбәпледер, ул вакытта аварияләр еш була. Абыем һәр командир, һәр очучы белән аерым эшли. Нәтиҗә озак көттерми, аварияләр кими. “Кешеләр белән идарә итү күпкә авыр. Кайда гына булсаң да, иң мөһиме: кеше булып калырга кирәк. Бу очракта һәрвакытта да уңышка ирешергә була”, — ди ул.
1991 елны, илдә үзгәртеп корулар башлангач, бик күп авиаоешмалар таркала. Бу авыр елларда Фәнис абыйны командир итеп сайлыйлар. Ул яңа типтагы авиаоешма төзү буенча эш башлый. 1992 елның ахырында “Восток” авиакомпаниясен төзү буенча беренче утырыш була. Аны генераль директор итеп билгелиләр. Яңа вертолетлар, самолетлар булдыру, базар мөнәсәбәтләренә чыгу — барысы да көч, сабырлык, зур тырышлык сорый. Хабаровск хакимияте аны 4 айлык укуларга җибәрде. Ул Бельгия һәм Франциядә стажировка үтте, базар мөнәсәбәтләрендә эшләү өчен яңа алымнарны өйрәнде. “Восток” оешмасы Ерак Көнчыгышта иң зур авиакомпаниягә әверелде. 1999 елны абыем “Россиянең иң
яхшы менеджеры” номинациясендә Бөек Петр исемендәге премия лауреаты булды.
2001 елны туганым Мәскәүгә күченде. Вертолетлар Индустриясе Ассоциациясендә эшләгәндә аңа гомер буе җыйган тәҗрибәсе, белеме ныклы терәк булды. Соңгы ике елда оешма Россиядә вертолетлар өлкәсендә модернизация программасы өстендә эшләде. Программаның максаты, иң беренче чиратта, вертолетларның норматив базаларын, паркын үстерүгә, очучыларның һәм башка белгечләрнең һөнәрилеген арттыруга юнәлтелгән. Абыем: “Киләчәктә шәхси вертолетлар, машина кебек һәркемдә булырга тиеш. Без әле бу турыда уйлыйбыз гына. Безнең максатыбыз — кешеләр иркенләп оча алсыннар өчен махсус мөмкинлекләр булдыру ”, — ди.
Чыннан да, аның кебек кешеләр иркен очулар турында гына уйлап калмыйлар, ә күкне кешеләргә якынайталар. Туганым белән бик тә горурланам мин.
Рәзиф Мирзаянов, Камбарка поселогы.