Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Күзләре бар да, башлары юк
30.04.2013

Күзләре бар да, башлары юк

Татарда өйләнүче, гаилә коручы яшьләрне башлы-күзле булды, диләр. Әйтергә кирәк, бүгенге яшьләр күпне күрәләр. Егетләр матур күзләрне, зифа сыннарны, озын аякларны күздән ычкындырмый. Кызлар да егетләрнең кигән затлы кәчтүмнәренең, утырып йөргән иномаркаларының бәясен тиз төсмерлиләр. Бер авылда балаларына никах укыткан әтидән күршесе: “Нәрсә, күрше, балаларыңны “башлы-күзле” иттеңме инде?” – дип сорый икән. Әти кеше, авыр сулап: “Күзләре бар да, башлары юк инде…” – дип җавап биргән.

Чыннан да, күпчелек яшьләребез, үзләренә тормыш иптәшен сайлаганда, күзләре күргәнгә куанып, башкайларын эшләтергә өлгерәләр микән? Еш кына мәчеткә никах укыту нияте белән яшь парларыбыз мөрәҗәгать итәләр. Шул яшьләргә: “Сез гаиләне ничек күрәсез? Гаиләдә “ир-хуҗа” кем ул, аның вазифалары нинди? Ә хатынның өстендә нинди бурычлар бар? Аллаһы Тәгалә теләсә, сез киләчәктә әти белән әни булырсыз, ата-ана булу вазифалары нәрсәдән гыйбарәт?” – кебек сораулар биреп карыйсың. Бер караганда, гадәти сораулар кебек. Әмма яшьләрнең уй-фикерләрен тыңлый башласаң, кызганыч, күбесе гаилә тормышы турында, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бик аз беләләр. Әлбәттә, кайбер мөнәсәбәтләр белән танышырга өлгергәннәр инде. Әле туксанынчы елларда, мәдрәсәдә шәкерт булып йөргәндә, Төркиядән бер остаз килде. Хәзрәтебез – яшьтән үк мәдрәсәдә тәрбия алган, Коръәнне яттан белүче 18 яшьлек бер егет. Остаз бик тиз татарчаны да үзләштерде, халык та аны яратып өлгерде. Әкренләп никахларга чакыра башладылар. Гадәттә, никахы булгач, аның исем кушуы да озак көттерми. Ләкин бездә исем кушуларның бигрәкләр дә тиз килеп җитүен аңлау аның өчен иң катлаулысы булды. Бервакыт, аны машина белән аштан китереп куйдылар да, ул: “Сездә яшьләр шулай җитезме соң? Әле 5-6 ай элек кенә никахларын укыган идем, бүген балаларына исем дә кушып кайттым”, — дип аптырады. Шулай, яшьләребез гаилә нигезләрен артык белмәсәләр дә, алдан “тәҗрибә туплап” куярга өлгерәләр.

Матур күзләр, зифа сыннар никахта бик кирәк. Әмма тормыш юлына басучы яшьләргә гаилә серләрен, ир-хатын вазифаларын, кемнеңдер ире яки хатыны булуның никадәр зур җаваплылык икәнен күбрәк аңлатасы иде. Бүгенге көндә күп кенә әти-әниләр дә бу нәрсәләргә җиңел карыйлар кебек. Телефоннан гына мулла чакырталар. Алдан очрашып никах мәҗлесе, табындагы ризыклар, кемнең кайда утырасы турында сорашып торуны мәшәкать саныйлар.

Әти-әнисендә шундый караш булгач, яшьләрдән нәрсә өмет итәргә? Киләчәктә, никахларны Интернет аша, яки бөтенләй смс җибәрү белән генә укырга калмасак ярый инде.

Яшьләрдәге гаилә тормышына карата булган җаваплылыкны арттыру нияте белән, моннан берничә ел элек мәчет бабайлары белән мәхәлләбездә никах алдыннан үтелә торган махсус дәрескә килү тәртибен керттек. Әлбәттә, иң элек, зарланучылар да булды. “Монда да бюрократия икән”, “Динне авырайтасыз”, — кебек сүзләрне ишетергә туры килде. Әмма, Аллаһка шөкер, әкрен генә ияләштеләр, һәр атнаның чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә (кемгә ничек уңайлы) яшь парлар мәчеткә килеп әңгәмә үтәләр. Шуннан соң гына аларның мөрәҗәгатьләрен кабул итәбез һәм никах укучыны билгелибез. Яшьләр парлашып, кызлар башларына яулык бәйләп, матур итеп мәчеткә килеп утыралар. Кайбер көнне унлап пар була. Хәзрәтләр аларга бер сәгать чамасы гаилә серләре турында нәсыйхәтләр бирәләр, никах мәҗлесенең тәртибен аңлаталар: кемне кайда утыртырга, ничек киендерергә, табында ниләр булырга тиеш һәм башкалар. Әңгәмә ахырында парлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетәләр. Никахлашучы яшь парларга бер дәрес кенә түгел, тулы бер курслар үткәрәсе иде дә, әмма артык авырайтсаң, кешенең бизүе дә бар шул.

Элек татар авылларында димче әбиләр булганнар. Тормышны күргән, бөтен авыл халкын, нәсел-ыруларны белгән абыстайлар, кемнең-кемгә туры килүен чамалап, бер-берсенә пар булырдай йөрәкләрне кавыштырырга тырышканнар. Бүген исә, яшьләр “Без бер-беребезне яратабыз”, — дип, әти-әни, әби-бабай фатихасын да алып тормыйча өйләнешәләр, бераздан холыкларыбыз туры килмәде дигән сылтау белән аерылышалар. Күп яшьләрнең хатасы шунда: миңа яшисе, минем хатыным булачак, кемне теләсәм – шуны алам, дип, алар тумас борын күкрәк төяләр. Әмма бу адымнары белән үзләренең генә түгел, бәлки бөтен нәселләренең шәҗәрәсенә үзгәрешләр кертүләрен аңлап бетермиләр. Зифа сынлы, зәңгәр күзле чибәркәйне эләктереп, аның белән тормыш корыр алдыннан кияү егетләре булачак балаларына ана сайлауларын, кызларыбыз, уңган-булган кияү күзләгәндә, булачак балаларына ата сайлауларын да уйласалар иде. Шуңа күрә өйләнү кебек җитди эшне җитмеш кат үлчәп, өлкәннәр белән киңәшләшеп, күзең белән карап, башың белән уйлап башкару мәслихәт.Шул чакта гына гаилә корып башлы да, күзле дә буласың. ИншаАллаһ.

Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре