Кыңгырау дәшә белем иленә!
Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Укучыларны, укытучыларны, мәгариф ветераннарын һәм ата-аналарны чын күңелдән Белем көне белән котлыйм! 1сентябрьдә бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн — мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергән беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн. Нәкъ менә мәктәп елларында без тормышта кирәкле күнекмәләргә нигез салабыз, игелеклелек, намус һәм гаделлек буенча беренче дәресләр алабыз, киләчәккә һөнәр сайлыйбыз.
Белем бирүнең сыйфатын күтәрү — Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән «Мәгариф» милли проектының беренчел бурычларының берсе. Удмуртия Республикасы мәгариф өлкәсендәге барлык федераль проектларда да катнаша. Регионда яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре төзелеше, шулай ук гамәлдәге объектларны төзекләндерү актив алып барыла. Ижауның Леваневский урамында 825 урынга исәпләнгән заманча мәктәп, Берш урамында, Кез поселогында һәм Постол станциясендә яңа мәктәпләр төзелә. Яз көне Завьялово районының Совхозный поселогында мәктәп ачылды, ә 2 сентябрьдә Алнаш авылында яңа мәктәпнең уңайлы бинасында дәресләр башланачак.
Укытучыларга ярдәм итү — эшебезнең тагын бер мөһим юнәлеше. Сентябрь аеннан шәһәр уку йортларының яшь педагогларына бер тапкыр бирелә торган түләүләргә гаризалар кабул ителә башлый. Авыл мәктәпләре укытучыларына түләүләр каралган. Шулай ук алар торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче федераль һәм республика программаларында да катнашалар.
Белем көненең иң төп катнашучылары, әлбәттә, балалар һәм аларның әти-әниләре. Быел республикада беренче тапкыр мәктәп бусагасын 23 меңгә якын сабый атлап керәчәк. Бу, узган ел белән чагыштырганда, мең балага күбрәк. Аларның белем юлы мавыктыргыч, күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын. Укытучыларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәтен һәм хөрмәтен, ә балаларга — бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә сабырлык телим.
Александр Бречалов,
Удмуртия Республикасы Башлыгы.