Кыңгыраусыз соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау. Мәктәпне тәмамлаган көннең дулкынландыргыч мизгелләре һәркемнең күңелендә сакланадыр. Уку еллары белән бәйле иң кызыклы хатирәләр, дәресләр, укытучылар, сыйныфташлар – боларның барысын да ничек онытасың?!
Узып киткән уку елында да чыгарылыш сыйныф укучылары бу бәйрәмгә сентябрь аеннан ук әзерләнә башладылар, олы тормышка озатучы әлеге көнне түземсезләнеп көттеләр. Тик коронавирус авыруы бу хыялларны челпәрәмә китерде. Март ахырыннан башлап өйдә утырырга, дистанцион рәвештә укырга мәҗбүр булган укучылар бер-берсен бары тик компьютер мониторы аша гына күрәләр. Имтиханнар тапшыру, югары уку йортларына керү тәртибе дә үзгәрде. Ә укучылар дулкынланып көткән соңгы кыңгырау бәйрәме 25 майда “Вконтакте” социаль челтәрендә онлайн форматта узды. Турыдан-туры эфирда илнең иң алдынгы укытучылары, укуда һәм мәктәптән тыш тормышта үзләрен актив күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучылары бер-берсен котладылар, мәктәп еллары белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. Ә 30 майда әлеге онлайн марафонның иң матур мизгелләрен “Россия-1” телеканалы аша күрсәттеләр.
Удмуртияне бу проектта мәктәптә укыган вакытта үзләрен тырыш укучылар, олимпиадаларда, конкурсларда һәм ярышларда актив катнашучылар буларак күрсәткән дүрт укучы тәкъдим итте. Аларның икесе – Ижаудан, икесе — Сарапул шәһәреннән. Катнашучыларның берсе — 34нче мәктәп укучысы Лилиана Ханова. Аның белән элемтәгә кереп, укучы кызның киләчәккә планнары, мәктәптә укыган вакытта булган уңышлары турында сөйләштем. “Мин гел “4” һәм “5” билгеләренә генә укыдым. Төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулый идем. Укудан тыш, мәктәп тормышында да актив катнаштым. Мәктәп үзидарәсендә мәгълүмат бүлеге җитәкчесе идем”, — дип сөйләде Лилиана. Аннан кала ул Устинов районының балалар иҗаты үзәгендә, “Живи” волонтер-журналистлар клубында да укыган. “Живи” республика газетасының баш мөхәррир вазифасын да башкара икән. Әлеге эшчәнлеге өчен төрле рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнгән. Алар арасында Ижау шәһәре башлыгы О.Н. Бекмеметьевның Рәхмәт хаты да бар. “Укудан, журналистика белән шөгыльләнүдән кала, әйдаман эшендә дә актив булдым. Республикада узган төрле профиль сменаларында, “Дзержинец” лагерында вожатый булып эшләдем”, — ди әңгәмәдәшем. Тик тормыштагы уңышлары, кызыксынулары моның белән генә бетми икән. Лилиана — «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы. Төрле программаларны һәм проектларны тормышка ашыруда катнаша. Күптән түгел «Россия Студентлар отрядлары» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасына да кушылган. Актив, бар яктан да уңган яшь милләттәшебез киләчәктә “Яшьләр белән эш оештыру” юнәлеше буенча, Мәскәүдәге югары уку йортларының берсенә укырга керергә тели. “Бердәм Дәүләт имтиханнарын бирү тәртибе алай артык нык үзгәрде, дип әйтмәс идем. Аларны тапшыру вакыты башка көннәргә күчерелде һәм үзебез сайлаган югары уку йортына укырга кергәндә кирәк булачак фәннәрдән генә сынау тотачакбыз. Ә менә соңгы кыңгырау бәйрәменең онлайн форматта узуы кәефне бераз төшерде, әлбәттә. Башка елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар кебек, бәйрәмгә ныклап әзерләнмәдек, бу көнне әзерлек репетицияләре дә, концерт та, бәйрәм дә, һавага күпсанлы шарлар очыру да булмады. Ләкин башка яктан карасаң, моның уңай якларын да табарга мөмкин икән. Безнең чыгарылыш бәйрәме үзенчәлекле булып чыкты. Әле ул озак еллар укучылар, укытучылар һәм әти-әниләрнең күңелләрендә сакланыр. Онлайн форматта узганлыктан, котлау видеоязмалары барысы да сакланачак. Быел мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына басучыларның һәрберсенә дә уңышлар, имтиханны яхшы билгеләргә тапшыруларын телим”, — дип сөйләде Лилиана. Аның үзенә дә бәхет, максатларына ирешүен теләп калабыз.
Эльвира Хуҗина.