Кыңгыраусыз мәктәп еллары
Җәйге яллардан соң балаларның укырга баруы — һәр гаилә өчен иң зур вакыйгаларның берсе. Аның шаукымы кемгә генә тими икән. Әти-әнисе, әби-бабасы, бар туганнар бу баланың укуын башлаудан алып, белем алуның соңгы көннәренә кадәр игътибар һәм зур дулкынлану белән күзәтәләр. Уку барышында һәрберсе үзләренчә өлешен кертә. Ә шушы арада нинди генә аяныч хәлләргә тап булмыйсың? Беренче карашка, укучы белән укытучы арасында бернинди дә киртә юк кебек. Бактың исә, каршылыклар адым саен икән. Укытучының балага тавыш күтәреп, нәрсә булса да аңлатуы хәзер баланың хокукын бозуга тиң. Ә элек, без укыган чорларда, игътибарсызларның башына төшкән указкаларны куллансаң, эшеңнән колак кагу гына түгел, ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.
Патриотик рухта тәрбия бирү дә онытылып бара. Хәзер бит ансат, өстәгеләр, кем ничек булдыра, тарихны үз файдасына күчереп яза ала. Гомумән, кем ничек булдыра ала, шулай яши, эшли… Укытучылар да күпчелек очракта тиешлесен җиткерергә авырсынып, аннан-моннан белем биреп, билге куеп, тизрәк дәресләрдән котылу ягын карый. Шуңа күрәме, бала-чага никадәр генә белемгә омтылып, мәктәпкә йөрсә дә, көтелгән нәтиҗәләргә ирешми. Тиздән мәктәпләрдә ручка тотып язулар да бетәргә мөмкин. Акбур тотып, тактага язу да искелек санала хәзер. Техника заманасы! Нигә әле тузынып, мәгариф системасын пыран-заран китерә бу дип уйламагыз, үземнең оныклардан гына берничә мисал китерә алам.
Өлкән оныгыбыз башка поселокка йөреп укыганлыктан, кемнең вакыты бар, машина белән илтеп, барып алып йөрергә кала. Машинага утыру белән телефонын кулына алып, нәрсәдер эшләп бара. Ә тәрәзә артында алтын көз. Ел да кабатланса да, һәр елны үзенчәлекле, бай төсләргә манылган матур, кояшлы алтын көз ае. Ирексездән, үзебезнең балачак белән чагыштырам. Без үскәндә киресенчә: “Авызыңны ачып, карга санап барма! Алдыңа карап йөр!” — дип эләгә иде.
Ял көннәрендә оныкларым кунакка килсәләр, чыр-чу килеп уйнаулары озакка бармый. Зурысы компьютер алдына утырып, наушнигын киеп, микрофонын алга куеп, интернет аша читтәге иптәше белән сөйләшә-сөйләшә ниндидер уенга кереп китә. Уртанчылары Ринат белән Тимур телефонда уйныйлар. Беркөнне кече оныкчык (3 яшь) үзе белән уйнамаганга бераз үпкәләп, урамга алып чыгуны сорады. Абыйларына: “Барыгыз урамга уйнарга” — дигәч: “Нишлик без анда? Әле яңа иптәшемә шалтыраттым, бөтенесе дә өйдә утыра”, — диделәр. Кечкенә онык белән үземә чыгарга туры килде.
Ул көнне урамда озак кына йөрдек. Өйгә кайтып керүгә, өчесе дә урыннарыннан да кузгалмый утыралар иде. “Сез чыкмагач, болытлар да елый башлады”, — дип тә карадык. (Яңгыр ява башлаган иде). Бу сүзләр дә игътибарсыз калды.
Шушы күренешне карап шаккатып утырам да, 20-30 елдан соң ниләр булыр икән дигән уйга калам. Дөресен әйткәндә, күз алдына китерү дә куркыныч.
Чабата ясап карыйк әле, бабакай
Яшь барган саен, балачак хатирәләре, аның матур мизгелләре ешрак искә төшә икән ул. Шуларның тәэсире аркасындамы, авылга кайткан саен балачакта кулланган әйберләргә күбрәк күз төшә башлады, һәм истәлек дип, аларны акрынлап җыя башладым. Хәтта күршеләрнең 1948 елгы сөт аерткычын да сорап алдым. Хәер, ничек алмыйсың, ул бит авылда берәү генә иде. Чират торып, шунда сөт аерттылар. Һәр көнне иртән тавышына уяна идек.
Шулай бервакыт зур оныгым, тарих тузанына күмелеп барган ядкарьләр арасыннан чабата күреп алып, кызыксынып сораштыра башлады. Ә аның гади кул кораллары белән юкә агачыннан үрелгәнен белгәч: “Әйдә, бабакай, без дә ясап карыйк әле”, — дип сорады. Үзем дә сизмичә, “Эшлибез аны”, — дип куйдым. Сүз биргәч, нишлисең, эшләми булмый. Кораллары да бар, тотынырга гына кул җитми. Аннары уйлап куйдым: әгәр оныкларым үз куллары белән иске кул тегермәнендә тарттырылган оннан пешкән икмәкне ашап карасалар? Яки үзләре үргән чабатаны киеп карасалар? Мөгаен, ризыкның да, киемнең дә кадерен белерләр иде. Тарихыбызны өйрәнергә дә яхшы бер адым булыр иде.
Узган ел антиквариат кибетеннән 100 килограмм чамасындагы авырлыкта телетайп аппараты алып кайткач, оныгымның кызыксынуы тагын да артты. Соравына шаяртып: “Элекке кәрәзле телефон бу”, — дип җавап биргәч, үзен генә түгел, сыйныфташларына, дусларына да аның төзелеше турында тәфсилләп сөйләргә туры килде. Әби-бабаларыбызның үткәнен, яшәешләрен, миллилегебезне чагылдырган җиһазларны өйрәнү, алар белән кызыксыну яшь буынны гына түгел, өлкәннәрне дә битараф калдырмаганына бу язда үткән тарихи күргәзмәдә инандым. Ул вакытта экспонатларның саны 300гә якын иде, хәтта өлкәннәр арасында да, кайбер әйберләрне үз гаиләләрендә беренче тапкыр күрүчеләр бар иде.
Билгеле булганча, һәр төбәктә шул җирлеккә генә хас үзенчәлекләр була. Бу сөйләмдә генә түгел, көнкүреш әйберләрендә, эш коралларында да чагыла. Мәсәлән, безнең якларда (Актаныш районы) бала тирбәтә торган бишекләрне тал чыбыгыннан үргәннәр. Ә Сарапул якларында агач рейкаларга тукыма тартып ясаганнар. Самоварлар, туку станоклары, тире иләү кораллары һәм башка бихисап җиһазлар бер-берсеннән аерылып торалар. Болар белән кызыксыну үзенекен итте: үзем дә сизмәстән тирәнрәк кереп, кызыклырак экспонатлар булдыру теләге белән газеталарга игъланнар бирә башладым.
Йоны коелган капюшонлы тун гына димә
Шаккатырлык хәлләргә тап булдым әле. Һәрбер кешенең шәхси музее бар, дисәм дә арттыру булмас. Кемнең сандыкта, кемнең чормада үзенең яшьлек хатирәсе итеп, яки әти-әнисе, әби-бабасы истәлеге, төсе итеп, ни булса да саклана. Кайчакта, гади генә әйберне дә бик күп акча тәкъдим итсәң дә алып булмый. Хәер, акчадан кадерлерәк шул алар. Бирсәләр дә, исраф итми кадерләп саклауны сорыйлар. Алып сатарга түгел, музейга икәнлеген аңлаткач кына тынычланып калалар. Аерым истә калганы, олы яшьтәге әби-бабай сандыгындагы кулдан сугылган сөлгеләр, чигелгән ашъяулыклар арасында яткан, күпне күргән, йоны коела башлаган капюшонлы тунга тап булу. “Моны бик күренекле кеше киеп йөрегәндер инде?” — дип сорап куйдым. Баксаң, киленнәренең, бу өйгә килен булып төшкәндә киеп килгән туны икән. Гадәт буенча, бергә торганда, сандыктагы әйберләрне җилләткәндә бу тунны да коймага элеп куйганнардыр. Яшьләр аңа карап, бергә кавышып, хәзер нинди матур тормышта яшибез дисәләр, кайберәүләр бәлки: “Кем идең дә, кем булдың?” — дип тә уйлаганнардыр. Ни дисәң дә истәлек.
— Бик әйбәт торалар, мул тормыш итәләр. Туннарының да ниндие генә юктыр хәзер. Сөбханалла… Оныкларыбыз үсеп беттеләр инде”, — дип куанды әби кеше. Әлеге гаиләдә бу экспонатның тәрбия чарасы буларак та кулланганын аңладым.
Гармунчы Фоат абый
Ижау шәһәрендә яшәүче Фоат Кәримовның шәхси музее аерым игътибарга лаек. Милләттәшләребез арасында ихтирамга лаек шәхес дисәм дә арттыру булмас. Музейда мәктәп чорыннан алып, бүгенге көнгә кадәр, үзе турында, Удмуртиядә яшәгән милләттәшләребез-нең көнкүрешен тасвирлаган язмалар гына түгел, Татарстанда булган вакыйгалар турындагылары да җитәрлек. Артистлар, күренекле шәхесләр турында җыелган язмаларны 18 том санадык. Бай тарихлы милләтебезнең үткәнен барлап, аны тулыландырып, теркәп бару гаять зур тырышлык һәм вакыт таләп итә. Җыр-моңга да битараф түгел ул. Музейда сакланган музыка коралларының күплеге моңа яхшы дәлил. Шулай ук борынгы көнкүреш әйберләре, спорт җиһазлары да шактый. Аларны халыкка күрсәтә алмаганлыгы турында ачынып сөйләгәч, озакламый булачак милли музеебызга урнаштырырга сүз бирдем. “Киләчәк буын өчен гомер буе җыйган байлыгымны ышанычлы кулларга тапшырдым, күңелем тыныч, вазифам үтәлде”, — дип шатланды Фоат абый.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип, халык хак әйткән. Шунысы кызганыч, бүгенге көндә үткәнен дә, хәзергесен дә өйрәнергә атлыгып торучылар саны сирәгәя бара. Балаларны милли рухта тәрбияләү әти-әни генә түгел, әби-бабай катнашында да булса үтемлерәк булыр иде. Тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне, телебезне, динебезне тирәнтен өйрәнергә милләттәшләребез белән бергә булдырган музеебыз да ярдәм итәр дигән ышанычта калабыз. Бәлки кемгәдер бу катлаулы тормышта үз юлын табарга ярдәм итәр ул.
…Бинабыз сафка басып, тарихи ядкарьләр үз урыннарын алгач, тантаналы ачу турында алдан хәбәр итәрбез. Аңа чаклы оныгым Данил белән үрә башлаган чабатамның эшен бетерәсе бар. Бәлки аны карарга телетайп аппараты янына җыелган кебек сыйныфташлары, дуслары да килер.
Зөлфәт Арсланов,Сарапул шәһәре.