Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кыш бабай күчтәнәчләре
11.01.2013

Кыш бабай күчтәнәчләре

Кыш бабай күчтәнәчләре

Кыш бабай күчтәнәчләре

Яңа ел күчтәнәчләрсез булмый инде ул. Тик шунысы бар — Кыш бабай балаларны тәм-томнар, матур-матур уенчыклар белән шатландырса, өлкәннәргә “серлерәк” һәм “тешлерәк” бүләкләр әзерли. Быел да аның капчыгы шаккатып тел шартлатырлык бүләкләргә бай булып чыкты. Яңа ел төнендә бәйрәм иткәннән соң, шәһәр транспортына утырып каядыр баручылар яки өйләренә кайтучылар “татыды” ул бүләкләрнең берсен. Ник дигәндә, элек шәһәр транспортында юл йөрү бәяләрен февральдән яки марттан гына арттырсалар, быел юл йөрү билетлары бәясе 1 гыйнвардан ук 1 сумга артып, 15 сумга җитте. Ә “маршрутка”ларда — 16 сум булды. Шәһәр яны транспортларында юл йөрү билетлары бәясе — 15 процентка, шәһәрара — 7 процентка артты. Пенсионерларның социаль карталары — 300 сум.

Шәһәр транспортында айлык юл йөрү билетлары бәяләре түбәндәгечә (сумнарда):

1

төргә

2

төргә

3

төргә

Гражданнарга 830 1200 1590
Студентларга 540 620 750
Мәктәптә

Укучыларга

240 270 320

 

2013 елның 1 гыйнвареннан декрет һәм балалар пособиеләре яңача исәпләнәчәк. Моңа кадәр әлеге пособиеләр хатын-кызның соңгы бер елдагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелсә, хәзер соңгы ике елның уртача хезмәт хакыннан исәпләнеләчәк.

Двигатель егәрлеге 410 ат көчле булган 2001 елдан соң җитештерелгән автомобильләргә салым 20 тапкыр арта (моңа кадәр бер “ат көче” 15 сум булса, хәзер — 300 сум). Хәер, мондый автомобильләр Ижауда берничә генә икән. Двигательләре 150 ат көченә ия булган мотоцикллар, мотороллерлар өчен дә салым ставкасы 5 сумнан 25 сумга кадәр артачак. Шулай ук катерлар, яхталар гидроцикллар өчен салым 5 тапкыр югарырак булачак.

Быелдан Россиянең барлык торак пунктларындагы киоскларда һәм палаткаларда сыра сату тыела. Удмуртиядә әлеге канун узган елда ук гамәлгә керүен әйтеп үтәргә кирәк. Шулай ук сыра җитештерүче заводлар, кечкенә предриятиеләр, рестораннар күпме сыра җитештерүнең исәбен алып баручы махсус счетчиклар урнаштырырга тиешләр. Мондый таләпләр сыра бәяләренең артуына китерәчәк. Чөнки бер счетчикны урнаштыру предприятиегә 3 млн сумга төшәчәк.

1 февральдән хезмәт пенсиясе 2012 елда Россиядәге инфляция күләмендә (якынча 6,5-7 %), ә 1 апрельдәнтагын 3 % ка артачак. Федераль ташламаларга ия пенсионерлар ай саен ала торган өстәмә түләү (ЕДВ) дә 1 апрельдән 5,5%ка артачак. Ана капиталы хәзер 408 мең 960 сум тәшкил итә.

1 марттан торакны бушлай приватизацияләү төгәлләнә. Аннан соң торакны приватизацияләгәндә дәүләткә күпмедер күләмдә акча күчерергә кирәк булачак. Бу күләмне региональ үсеш министрлыгы 1 квадрат метр бәясеннән чыгып билгеләячәк.

1 июльдән табигый газ өчен түләүләр якынча 15%ка артачак. Түләүне быел беренче тапкыр газны нинди максатларга кулланудан чыгып билгеләячәкләр. Мәсәлән, кухнядагы газ плитәсе өчен тариф — 4,31 сум/куб., әгәр газ плитәсеннән тыш, су җылыткыч та куллансаң, 4,29 сум/куб., ә табигый газны өй җылыту өчен куллансаң, 4,27 сум/куб.. 1 баллон табигый газ бүген 612 сум булса, 1 июльдән 704 сум торачак. Шулай ук ут өчен түләүләр дә артачак. Мәсәлән, фатирларында электр плитәләреннән кулланучылар 1 кВт өчен 2,06 сум, ә калганнар 2,94 сум түләячәкләр.

Дәүләт Думасында һәм Федерация советында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каралган җәзаларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр чишелешен көтеп ята. Алар кабул ителгән очракта түбәндәге җәзалардан качып калып булмаячак. Мәсәлән, “права” булмаган килеш машина йөртү өчен 5000-15000 сум штраф, “права”сын алдырткан килеш машина йөртү өчен кулга алыну яки 30000 сум штраф, тизлекне 80 км/сәг кә арттырган өчен 5000 сум штраф яки ярты елга кадәр “права”сыз калу, балаларны махсус креслосыз йөрткән өчен 3000 сум штраф, исерек килеш руль артына утыручыга 3 ел “права”сыз калу һәм 50000 сум штраф яный.

Менә шундый хәлләр, тора-бара нишләр?