Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Кышның бер мизгеле
1.01.2013

Кышның бер мизгеле

Без синең белән кышның матур бер көнендә таныштык. Бу танышуыбыз һәм аралашуыбыз кыска гына вакытлы булса да, син минем күңелемдә мәңгелек дус булып калдың. Чөнки ул кичне эч серләремне нәкъ менә сиңа сөйләдем. Гаять зур игътибар белән тыңладың, ләкин мине калдырып китәргә ашыктың. Мин исә туктата алмадым, чөнки кыш үзенекен итте: сине әледән-әле дусларың алыштырып торды, ә соңыннан табигать янә тынычланды. Тик иң гүзәле син идең…

Әйе, нәни Кар Бөртегем, бу хатирәләр синең турында. Бу көнне мин мәктәптән сыйныфташлар белән очрашу кичәсеннән кайта идем. Урамда тынлык. Никтер юл уртасында туктап калдым. Дөньяда миннән башка бер адәм заты да юк кебек иде. Табигатьнең сихри тынлыгы, карның сокландыргыч яктылыгы, һаваның рәхәтлеге туктатты мине.

Ел фасылларының барысын да яратам. Кышның гүзәллеге нәкъ менә аның тылсымлы кичләрендә, дип уйлыйм. Мондый искиткеч тынычлык ямь-яшел язда да, чәчәкле җәйдә дә, моңсу көздә дә юк. Кар Бөртегем, минем белән килештең, ахры, дустым? Үзеңнең ризалыгыңны белдереп, җиргә ашкынган иптәшләреңнән аерылып, минем җиңгә кундың.

— Әлбәттә, кыш ямьле! Кайберәүләр аны яратмый. Ә ничек яратмаска була?! -дидең дә җем-җем итеп нур чәчтең. — Мин бит кыш көне генә яшим! Мин белми, кем белсен тормышның татлылыгын? — дип өстәп куйдың.

— Әйе, кыска шул синең гомерең. Һавадан кечкенә йолдыз булып атылып төшәсең дә, җирдә үзеңә йомшак урын эзләп табу белән юкка чыгасың…

— Ә син минем һавадан җиргә төшкән юлымны онытасың. Ул бик мавыктыргыч һәм озын сәяхәт! Нәрсәләр генә күрмим мин очканда! Мәсәлән, сине бик ерактан күреп алдым, — дип, син әңгәмәне дәвам иттең.

Мин синең белән килешмичә булдыра алмадым. Ә үзем синең ялт-йолт килеп торган йөзеңнән, энҗе бөртекләреннән дә кыйммәтрәк күлмәкләреңнән күземне ала алмыйча карап тордым. Синең шундый кечкенә һәм шундый зирәк булуыңа шаккаттым. Шул ук вакытта кызгандым да үзеңне. Нигә гомерең озынрак түгел икән? Мин серләремне сөйләр идем… Уйларымны ишеткәндәй:

— Ә без синең белән дуслар! Мин сине иптәшләрем белән өстән төшкәндә үк ошатып алдым. Борчылма, сөйлә серләреңне, Суык бабай миңа бераз вакыт бирде, — дидең.

Мин, ышаныргамы-юкмы дип, сөйли башладым. Күңелле хатирәләрем, борчылуларымны сиңа ачып бирдем. Син яхшы тыңлаучы булып чыктың, бүлдермәдең, тик… күзгә күренеп юкка чыга башладың. Искиткеч күлмәгеңнең итәкләре әллә кая китте, ә йөзең якты балкып җемелди башлады. Гүя елый идең…

— Хушлашабыз инде. Мине, кышны, бу кичне онытма! — дидең.

Мин җавап бирергә өлгермәдем. Кар бөртекләре тагын да тизрәк җиргә ашыга башладылар. Шул вакытта мин дә өйгә кайтырга кирәклеген аңладым.

«Гомерне жәлләмичә…» дигән җыр юллары искә төште. Әйе, Кар Бөртегем, син дә кыска гына гомереңне жәлләмәдең, бушка уздырмадың. Миңа бәхетле мизгелләр бүләк иткәнең өчен рәхмәт сиңа, нәни дустым! Очрашуыбыз өчен мең рәхмәт! Бу мизгелне мин дә бушка уздырмадым. Төрлесен уйлап, үзем өчен күп кенә мөһим нәтиҗәләр ясадым…

Казан шәһәре