Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кышкы машина узышлары башланды
12.01.2017

Кышкы машина узышлары башланды

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, озакка сузылган ял көннәрендә Ижауда машина узышларының VII Удмуртия Чемпионатының беренче этабы үтте.
Ипподромда узган ярышларда егер­ме­дән артык узышчы катнашты. Спортчылар Удмуртиядән генә түгел, ә Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан да килделәр. Катнашучылар арасында милләттәшләребез дә бар иде. Узган ел газетабызда урын алган язмабыз герое Айрат Камалетдинов ярышлар турында: “Һәрвакыттагыча адреналин күп булды. Көндәшләр көчле иде. Бу исә ярышны тагы да кызыклырак итте”, — дип хисләре белән уртаклашты.
Җиңүчеләр арасында да мил­ләттәшләребезнең булуы шатландырды. Командалар арасында беренчелекне “ИжАвтоспорт” командасы алды. Аның составында Илдар Фәттахов (Ижау) һәм Альберт Гайнуллин (Башкортстан) бар иде. Егетләрне әлеге җиңүләре белән тәбрик итәбез.
Удмуртия Чемпионатының икенче һәм өченче этабы февраль һәм март айларында үтәчәк.