Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кытай белән аралар якыная
20.05.2015

Кытай белән аралар якыная

1116 -20 май көннәрендә Удмуртия Республикасы делегациясе Кытай Халык Республикасының Хубей провинциясе Ухань шәһәрендә булдылар. Беренче көн делегациянең Хубей провинциясе тарих музеена экскурсиядән башланып китте. Якшәмбе көнне Оптик үзән шәһәрчегендә булдылар. Биредә Кытай лазер сәнәгате предприятиеләренең 35%ы урнашкан һәм оптик-электрон компонентлар, лазер системалары җитештерү белән беррәттән яңа биотехнологияләр уйлап табу өстендә эшлиләр, биомедпрепаратлар җитештерәләр.

Александр Соловьев Хубей Провинциясе Губернаторы Ван Гошен белән очрашу вакытында: “Безнең республика икътисади хезмәттәшлекне үстерергә омтыла. Ике арада тыгыз элемтә “Идел Янцзы”проекты кысаларында барлыкка килде. Бу юлы безнең делегация составында әлеге элемтәне ныгытырга теләүче эшмәкәрләр һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өчен тәкъдимнәребез бар. Киләсе өч елда безнең хезмәттәшлек яңа баскычка күтәрелер дип ышанам”, — диде. Рес­публика Башлыгы хуҗаларны 13-16 октябрьдә узачак “Удмуртиядә бизнес-күпер” дигән халыкара форумда катнашырга чакырды.
18 майда делегация Кытай үзәк районнарының халыкара сәүдә-инвестицияләр күргәзмәсендә катнашты. Әлеге күргәзмәдә 300 меңгә якын кеше катнашкан. Күргәзәмә кысаларында узган бер конференциядә Александр Соловьев кыска гына чыгыш ясады. Ул: “Кытай Халык Республикасы белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Еллык товар әйләнеше 100 миллион доллар тәшкил итә. Удмуртия һәм Кытай компанияләре арасында тыгыз элемтә урнашкан. Алара арасында мотоцикллар төзелеше, Удмуртия Рес­публикасы территориясендә мобиль бораулау җайланмалары урнаштыру проектлары бар. Август-сентябрь айларында ефәк юл маршруты буйлап Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Дуслык күпере” дигән халыкара автоузыш оештырылачак. Удмуртия һәм Кытай югары уку йорт­лары да үзара хезмәттәшлек итәләр. Республикада уза торган халыкара цирк фестивалендә Кытайның сәләтле цирк артистлары да чыгыш ясый. Хубей һәм Аньхой Провинцияләре белән Удмуртия арасындагы килешүләр ни­гезендә хезмәттәшлегебез һәм ике якның да икътисады ныгыр дип ышанам”, — диде. Делегация Хубей Провинциясенең иң зур авыл ху­җалыгы предприятиесе, Dongfeng Motor автомобиль компаниясендә дә булды.