Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кыстыбый — “дуслык ризыгы”
7.10.2021

Кыстыбый — “дуслык ризыгы”

28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Удмуртия Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты узды. Ул инде республикабыз­да бишенче тапкырын уза. Өч көн дәвамында 192 катнашучы — мәктәп укучылары һәм студентлар — 36 компетенция буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. «Абилимпикс»ның төп бурычы – ­мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру, төбәк чемпионаты кысаларында һөнәри осталыкларын күрсәтү.
Удмуртия дәүләт филармониясендә «Абилимпикс»-2021 V төбәк чемпионатының тантаналы ачылышында ярышларда катнашучыларны һәм белгечләрне Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Анатолий Строков һәм Удмуртия мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова сәламләде. “Елдан-ел “Абилимпикс” чемпионатының абруе арта, чикләр киңәя бара. Быел чемпионатта 192 кеше катнаша, аларның эшен 144 эксперт бәяләячәк. 2017 елда катнашучылар саны 20дән артык иде. Быел шулай ук компетенцияләр саны да артты, катнашучылар үзләрен 36 компетенция буенча сыный ала. Мәйданчыкларның саны да арткан, хәзер алар — 14. Катнашучыларга 200дән артык волонтер ярдәм итәчәк. Чемпионат сезнең хәтерегездә якты истәлек булып калсын һәм уңай хис-кичерешләр генә китерсен!”- диде Анатолий Строков.
Быел конкурсның төп мәйданчыгы — Ижау сәүдә-икътисад техникумында иде. Шулай ук 14 урта һөнәри белем бирү йортында ярышлар узды. Тырнак ясау буенча мәктәп укучылары арасында ярышлар булды. Ува һөнәри көллиятендә сабыйларны «Сити-фермерлык» һәм «Маляр эше» кебек юнәлешләр белән таныштырдылар.
Икенче ел инде мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен мастер-класслар узды. «Былтыр без мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен остаханәләр үткәрә башладык. Ул Ижау сәүдә-икътисад техникумы базасында узды. Быел Ува һөнәри көллияте дә кушылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кызыклы компетенцияләр каралган: сәүдә, рес­торан сервисы, пешекче, сити-фермерлык, буяучы эше. Шунысы сөендерә: яңа остаханәләр ачылу ул – балаларны чемпионатка җәлеп итү мөмкинлеге дә. Безнең катнашучыларыбыз «Абилимпикс» милли чемпионатында призлы урыннарны яулыйлар. Алар белән горурланабыз», — диде Светлана Болотникова.
Быел чемпионатта беренче тапкыр акыл ягыннан кимчелекләре булган 18 яшьтән узган яшьләр дә ике яңа юнәлештә катнаштылар. Алар кыстыбый пешерү һәм балчыктан эшләнмәләр ясау буенча ярыштылар. «Абилимпикс» чемпионатында катнашу эшкә урнашырга, яңа һөнәрләр үзләштерергә, тормышка җайлашырга яңа мөмкинлекләр ача.
“Абилимпикс”ка әзерлек ничек һәм күпме вакыт аралыгында барды? Бу ярышка кем әзерләде?” кебек сораулар белән мин чемпионатта кыстыбый пешерүче Полина Мерзляковага мөрәҗәгать иттем. Ул: “Дөресен генә әйткәндә, җәйге каникулны санамаганда, әзерлек ел дәвамында барды. Минем өчен кыстыбый әзерләгәндә иң авыры – әзер камырны тигез өлешләргә бүлү булды. Камыр да, бәрәңге боламыгы да әзерләү авыр түгел, чөнки пешерү серләрен бераз беләбез. Өйдә әти-әниләрне дә сыйлыйбыз. Кыстыбый пешерү серләренә без инде бер ел буенча өйрәндек. Бүген нәтиҗәсен күрсәтергә җыелдык. Өйрәнгән чакта без эшләрне бүлешеп башкардык. Әйтик, кемдер камыр баса, җәя, катыра, икенче берәү бәрәңге боламыгы ясый, өченчесе соус әзерли һ.б. Чемпионатта инде барысын да үзебез эшләдек”, — диде, хисләре белән уртаклашып.
Аның сүзләренә остазы Любовь Рожина да кушылды: “Проектның беренче көннәреннән үк әлеге балалар белән шөгыльләнәм. Без өйрәнүне гади ризыклар әзерләүдән башладык. Төрле боткалар, ашлар пешерергә, салатлар ясарга өйрәндек. Шулай акрын гына өйрәнеп, биремнәрне бераз катлауландыра барабыз. Ниһаять, кыстыбыйга да килеп җиттек. Аны бик яратып пешерәләр. Төрлечә пешереп карыйлар, эчлекләрен дә төрлечә ясыйлар, сыр да салып пешергәннәре бар. Әти-әниләренә дә бик ошый, үзләре дә яратып ашыйлар. Боламыкка кыздырылган суган кушу да яңалык түгел, ә менә камырны тигез кисәкләргә бүлү авыр бирелде. Кайберәүләргә тигез җәемнәр җәю авыррак. Моның өчен без махсус силикон җәймә алдык. Анда төрле диаметрлы түгәрәкләр ясалган. Камырны шуңа куеп, якынча тигезләп була. Силиконга камыр да ябышмый. Балалар дәресләрне көтеп алалар. Моңарчы аларның күбесе өйдә 4 стена арасында утырган, биредә алар өчен аралашу мөмкинлеге дә бар. “Абилимпикс” проекты киңәя, бу әле моның белән генә чикләнмәсен иде, дигән теләктә калам».
Мин катнашучыларның милли ризыгыбыз кыс­тыбыйны пешерүләрен зур кызыксыну белән күзәттем. Әзер кыстыбыйларны ике тәлинкәгә матур итеп тезделәр. Каймакка туралган укроп кушып, соус ясадылар. «Башка соусларга караганда, монысы яхшырак туры килә, тәмлерәк тә», — диләр. “Өйрәтүчеләре буларак мин, килеп чыгармы, онытмаслармы, артыгын майламаслармы, дип, алардан ныграк борчылам. Мөмкинлекләре чикле балалар алар үзгә, тиз оныталар. Шуңа күрә без кат-кат эшләп, бер ел өйрәндек. Солянка, борщларны пешергәндә, без аларны «дуслык ашы» дип тә атыйбыз. Чөнки бер бала яшелчәне турый, икенчесе кыздыра, менә шулай бүлеп, бергә пешергәч, ул “дуслык ашы” була да инде. Кыстыбыйны да шулай бергәләп пешереп, аннан бергә авыз итәбез. Дәресләргә йөрүчеләр шактый булса да, нибары 3 егет, 2 кыз гына катнашты”, — ди өйрәтүчеләре Любовь Рожина.
“Ни өчен кыстыбый пешерү?» — дигән сорау­га: “Быел без беренче тапкыр «Абилимпикс» төбәк чемпионатына кыстыбый пешерүне керттек. Күршеләребез Татарстан, Башкортстан респуб­ликалары да безгә кушыла ала. Ул чагында без- нең барыбызга да бергә Мәскәүдә узачак чемпионатта дә катнашырга мөмкин булыр. Әлеге компетенция безнең регионда гына булып калмасын иде“, — диде УР инвалид балаларның ата-аналары ассоциациясенең социаль-хезмәт реабилитациясе юнәлеше җитәкчесе Ольга Красноперова.

Гөлнара Вәлиева.