Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кыр эшләренә әзерлек
24.03.2012

Кыр эшләренә әзерлек

Агымдагы елда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары алдында 475 мең гектар мәйданда язгы чәчү эшләре алып бару бурычы тора. Республика бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән, шуларның 73 проценты югары сортлы. Бу узган елгы белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк. Моннан тыш, орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар 10 мең тоннадан артык югары сортлы орлыклар сатарга әзер.

Бүгенге көндә 4234 тонна минераль ашлама әзерләнгән. Бу — бер гектар чәчүлек җиргә уртача 4,8 кг дигән сүз. Вавож, Завьялово һәм Кияс районнарында әлеге сан 20 кг тәшкил итә.

 

УР Президенты һәм
Хөкүмәте хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде