Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Кырым — күңел кошы сайрар як…
24.03.2016

Кырым — күңел кошы сайрар як…

Гадәттә кышкы салкын, кояшсыз көннәрдә, күпләр җәйге ялларын планлаштыра, ягъни чит илгә бару, диңгез ярларында ял итү хакында уйлана. Дөньядагы икътисади-сәяси хәлләр тотрыксыз булуы сәбәпле, быел чит илләргә бару да кыенлашты. Беренчедән, доллар бәясенең кискен үсүе юлламаларның бәясен бермә-бер арттыруга китерсә, икенчедән, Россия халкының яраткан ял итү урыннарына әверелгән Мисыр, Төркиягә бару туристларның тормышы өчен куркынычка әверелде. Шулай ук авиаһәлакәтләр, вакытсыз өзелгән гөнаһсыз кеше гомерләре хакында да көн саен диярлек сөйләп, күрсәтеп торалар, йөрәккә шом салалар. “Иң яхшысы һәм куркынычсызы — 6 сутый җир — үз бакчаңда ял итү”, — диярләр кайберәүләр. Ә сәяхәт итәргә яратучылар: “Нигә безгә чит ил курортлары?! Россиянең мәйданы дөньяда иң олылардан, табигате чиксез төрле һәм гаҗәеп бай. Аны иңләп чыгу өчен бер генә гомер аз булыр”, — диләр.

Без кечкенә чакларда өл­к­әннәр арасында диң­гезгә бару хакында сүз чыкса, алар Симферопольдә, Ялтада ял итүләре хакында кызыктырып сөйлиләр иде. Кайбер тарихи язмаларга күз салсак, элекке заманнарда атаклы сәүдәгәрләр, танылган зыялыларны (хәтта ки патшаларны да) дәвалану өчен нәкъ менә Кырым якларына җибәрә торган булганнар. Данлыклы санаторий-профилакторийлар бүген дә үз кунакларын кабул итәргә әзерләр. 29 февральдә “Ижавиа” авиакомпаниясендә көньяк рейсларга билетлар сатыла башланган инде. Кайбер чыганакларга караганда, Ижаудан Симферопольгә очучы самолетларга очсызлы билетлар сатылып та беткән. Нәрсәсе белән үзенә җәлеп итә соң әлеге гүзәл һәм шифалы як? Күргән, белгән кешеләрдән сорашыйк.
Таңчулпан Батршина узган елның сентябрь аенда Кырымда ял итеп кайткан. Әлеге сәяхәт хакында аеруча яратып, сагынып искә ала ул. “Мин бик тә сәяхәт итәргә яратам. Бразилиядә, Һиндстан, Мексика, Кытайда һәм тагын бик күп илләрдә булганым бар. Әмма Кырымга сәфәрдән соң, ватанпәрвәрлек хисләрем бермә-бер артты.
Кырым — гаҗәеп ярымутрау. Артык зур да, кечкенә дә түгел. Сентябрьдә барсак та, һава торышы искиткеч булды. Күләгәдә дә 30 градус җылы күрсәтә иде. Барлык шәһәрләрдә дә чисталык хөкем сөрә, юллар төзек, тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр, куаклар үсә. Мине гаҗәпләндергәне: биредә һәр квадрат метр җир дә эшкәртелә. Персик, алма, яшел, сары, кызыл төче чия плантацияләре җыелгән. Кайчандыр биредә 152 мең гектар мәйданда виноград үстергәннәр. Шуларның яртысыннан күбрәге юк ителгән. Хәзерге вакытта шуларны яңарту өстендә эш алып баралар. Ә халкы шулкадәр ачык, киң күңелле. Һәр кеше синең белән исәнләшә. Бар җирдә дә Россия флаглары эленеп тора.
Севастополь шәһәренә аерым тукталырга кирәк. Биредә һәр таш, һәр адым җир үткән шомлы елларның аһәңен, авазын сак­лый кебек. Бөек Ватан сугышында Севастополь 294 көн дәвамында оборона тота. Аяусыз барган канкойгыч сугыштан соң, шәһәрдә нибары 7 генә бина төзек килеш кала. Сапун тавы янып, бөтенләй шәрә кала. 16000 солдаттан нибары 800е генә исән калган, җирнең һәр квадрат метрына яу припаслары төшкән. Бу коточкыч хәлләрне хәзер күзалдына китерүе авыр. Сугыштан соң, И.В. Сталин тауга агач утыртырга дигән әмер бирә. Ләкин биредә ун ел дәвамында берни дә үсә алмый (мәет агуы комачаулый). Әлеге тау атамасының килеп чыгышы да кызыклы. “Сабын, сабун” дигән төрек сүзеннән алынган, диләр. Төрек солтаннары хакимлек иткән чорда биредә ак балчык чыгарылган. Аны суга салгач, ул сабын сыман күбекләнә торган булган.
Балаклава дигән гаҗәеп урында да булдым. Аның турында язучы Афзал Шамов “Тормыш” исемле повестенда бик матур итеп язган. Сезгә дә өзек китерәсе килә.
“… Балаклава ул — Кырымның тыныч почмагы. Ул Севастопольдән ундүрт чакрым гына. Анда барып җиткәнче “Севастопольне саклау панорамасы”ннын алган тойгылардан айнып өлгермисең. Ул әкиятләрдә генә сөйләнә торган сихерле күл кебек зәңгәр сулы бухта әйләнәсенә утырган. Аның ике ягында — болытларга үрмәләгән биек Кырым тавы, көньягында зур ерткыч хайван сыман итеп диңгез дулкынлана…
Балаклава ул — карт тарихның җанлы шаһитларына бай урын. XII гасырдан бирле яшәүче кис­кен Генуя манаралары инде карт тарих белән бергә картайган, төньягыннан искән кискен җилләр белән ашалган”.
Кырымның тагын бик күп төрле тарихи урыннарында, шәһәрләрдә булдым. Кырым татарлары белән дә аралашырга насыйп булды. Хәтибә апаның әби-бабалары раскулачивание елларында Казаннан күченеп килгән булганнар. Биредә алар гаилә кафеларын тоталар. Якташлар, милләттәшләр белән очрашу шатлыгын яшерә алмады ул. Без аның белән бик озак сөйләшеп утырдык.
Бакчасарайны да күрдек. Биредә мәдәни мирас исемлегенә кергән 138 объект урнашкан. Хан сарае, борынгы мәчет, синагогада булдык. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәрберсе турында озак итеп сөйләргә булыр иде. Санаторий-профилакторийларда да яхшы дәвалыйлар. Тик йөз кат ишеткәнче, бер кат шушы искиткеч урыннарны барып, үз күзләрең белән күрүең яхшырак. Чит илләргә йөргәнче, үз илебезне өйрәнергә кирәк”, — дип сөйләде ул.

Альбина Шәйхетдинова.