Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Кырым — безнең йөрәктә!
24.03.2016

Кырым — безнең йөрәктә!

Нәкъ ике ел элек Кырымда узган референдумда ярымутрауда гомер кичерүчеләрнең 96%ы Россиягә кушылырга теләк белдерәләр. Аларның теләген россиялеләр дә хуплыйлар.
18 мартта Россиянең барлык шәһәрләрендә, шул исәптән Ижау шәһәрендә дә Кырымның Россиягә кушылуына 2 ел тулуга багышланган митинглар узды. Үзәк мәйданда узган әлеге митингта 5000гә якын кеше катнашты. Ул “Без бергә!” шигаре астында узды. Митингта чыгыш ясаучылар тарихи тамырлары, мәдәни мираслары, традицияләре белән аерылгысыз булган Кырым белән Россиянең кушылуының мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шушы ике елда Кырымның икътисади үсешен ассызыкладылар, уңай үзгәрешләргә тукталдылар. “Бураново әбиләре”, “Танок” ансамбле, филармония артистларының чыгышлары митингка бәйрәм төсмере өстәде.