Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кырык ел сызлый бәгырьләр
24.07.2020

Кырык ел сызлый бәгырьләр

Вакытлар уза, гомерләр —
Гадәти хәл диярсез.
Кырык ел сызлый бәгырьләр
Гадәти нигез җирсез.
Ринат Батталов

Кендек каны тамган туган авылсыз калуның адәм баласы өчен нинди зур фаҗига икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә торгандыр. Иж елгасының Чулманга кушылган урынында урнашкан Әгерҗе районының Рыс авылы исеме тарихка гына кереп калса да, кырык алты ел элек төрле якларга таралышкан авылдашлар хәбәрләшеп, хәл белешеп торабыз. Бер-беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Кендек каны тамган туган авылыбыз җир йөзендә булмаса да, һаман төшләргә кереп, гел сагыш утына салып тора. Язлар житкәч, кар сулары акканда, йөрәк ярсулары кабат ачыла. Авыл урынына барып, үксеп-үксеп елыйсы, Иж елгасы ярына утырып, боз киткәнен күзәтәсе килә. Еллар узган саен авылымны, анда яшәгән авылдашларымны сагынуым арта гына бара. Озын төннәрне йокламыйча, уйларым белән һәр өйдә яшәүчеләрне күз алдына китерәм. Туган авылым киң күнелле шагыйрьләргә, укытучыларга, почта хезмәткәре, табибларга, зоотехникларга, төзүчеләргә һәм башка һөнәр ияләренә бай иде. Ни кызганыч, инде авылдашларымның вафат булганнары да байтак. Урыннары оҗмахта булсын.
… Без гаиләдә 9 бала үстек. Аларның өчесе әнкәйнең апасының балалары. Әтием дә, әнием дә бик мәрхәмәтле, миһербанлы кешеләр иде. Икесе дә мәрхүм инде. Удмуртиянең атказанган журналисты, шагыйрь, бертуган абыем Ринат Батталов яра өстенә яра өстәп, каты авырудан якты дөньядан китеп барды. Бүгенге көндә мин Әгерҗе районының Уразай авылында яшим. Тормыш иптәшем Нәҗип белән өч бала үстердек. Матур гына яшәгәндә, гаиләбезгә тагын авыр кайгы килеп төште. Уртанчы улыбыз, басуга су сиптерү өчен казылган бассейнга батып, өченче сыйныфта укыганда вафат булды. Йөрәк ярасын вакыт дәвалый диләр бит. Ике улыбыз тормышта үз юлларын таптылар инде. Хәзер инде оныклар да үсеп килә. Барысы да яхшы. Әмма туган авылым Рыс һич тә исемнән чыкмый. Сихри тынлыкны үзенә сеңдергән Рыс авылы илаһи матурлыкка ия. Иж елгасы буйлары… Кышын ак мендәр өстендәге алтын беләзекне хәтерләткән, язын Иж дәрьясындагы ялгыз көймәгә охшап калган, ә җәйләрен аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән Рыс авылы — җирдәге җәннәт иде. Балачакта уйнап үскән урманнары, әрәмәлекләре, төнбоеклы җиде күле, җиләкле, бөрлегәнле Иж буе болыннары — барысы да су астында калды шул. Күченергә мәҗбүр ителгән авылдашларны да тормыш дулкыннары үзләренә ияртеп кайларга гына илтеп ташламады, нинди генә сынауларга дучар итмәде?! Кызганычка каршы, авыл фаҗигасе кешеләр язмышын да читләтеп узмады. Инде 46 ел вакыт үтсә дә, үз оябызны корып, төрле җирләрдә яшәсәк тә, сагыну хисе барыбер туган якка тарта. Туган авылымны, авылдашларымны сагыну-юксыну кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Ижау типографиясендә иң беренче «Сагынып яшим» исемле тәүге шигырьләр китабым басылып чыкты. Китапта балачагым, әти-әнием, тормыш юлындагы хәсрәтләрем, киң күңелле авылдашларым, туган авылымның гүзәл табигате турындагы иҗатым тупланган. Уйлавымча, бу яклардагы матур табигать кешеләрне миһербанлы булып, бер-берсе белән дус, тату яшәргә өйрәткәндер. Китап тәкъдим итү кичәсен Уразай авылы клубында билгеләп үттек. Бәйрәмгә Рыс авылында бергә уйнап үскән дусларым, авылдашларым Барҗы авылыннан үзе дә су басу хәсрәтен кичергән якташым Азат хәзрәт Гатин һәм тормыш иптәше Гөлзар ханым да килгән иде.
Иҗади хезмәтемне, тырышлыгымны Әгерҗе районы җитәкчелеге, Удмуртиядә дөнья күрүче «Яңарыш» газетасы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге дә уңай бәяләделәр. Озак та үтмәде «Имәндәй терәк» исемле икенче китабым басылды. Ә бу китабымны тормыш иптәшем Нәҗипкә багышладым. Туган авылымны югалту ачысы безне тагын да ныграк берләштерде. Төрлебез төрле якларга таралышсак та, без, исәннәр, мәрхүм авылдашларыбызга булган хөрмәтебезне изге гамәлләр аша җиткереп торуны бурычыбыз дип саныйбыз. Авылыбыз зиратын Салагыш зиратына күчерүнең ничек авыр булганлыгын бу эшне башкарган һәркем хәтерлидер. Якыннары булмаган каберләрне ул чакта тракторлар белән кубарып, мәетләрнең сөякләрен туфраклары белән бергә төяп, Салагыш зиратына күмделәр. Авылдашларыбызга бу мәрхүмнәрнең җаннары рәнҗеп ятадыр кебек тоела иде. Шуңа күрә дә барыбыз да җыелып, ул каберләрне тәртипкә китерү буенча өмә оештырдык. Казанда яшәүче мәрхәмәтле авылдашыбыз Рамил Тураев белән Әсгать Гатауллиннар каберлекне уратып алу өчен 135 метр озынлыкта 4 м киңлектә чардуган ясатып, аны урнаштыру өчен Казаннан автобус белән эшчеләр алып кайттылар. Рамилнең 90 яшен тутырып килүче әтисе Габделхак бабай белән 9 дистәсен тутырган Әсгать бабай әрвахлар рухына дога кылу өчен Казаннан тикле кайтканнар иде. Бу изге эшне башкарырга Түбән Камадан, Ижаудан, Казаннан кайткан башка авылдашлар да ярдәм иттеләр. Рыс авылында мулла булып торган, авылдашларыбызга бик күп дини йолаларны башкаруда ярдәм кулы сузган Сафа абый Сабиржановның каберен 40 елдан соң эзләп таптык. Авылдашларыбыз һәм читтә яшәүче якташларыбызның матди ярдәме белән Азат хәзрәт Гатин чардуган ясатып алып килде. Таш ясатуны һәм куюны Казанда яшәүче мәрхәмәтле авылдашыбыз Рамил Тураев тулысынча үз өстенә алды. Әтиебез Гыймазетдин дә Салагыш зиратына җирләнде.
Сагыну хисен басар өчен авыл урынында инде берничә тапкыр очрашуга җыелдык. Су эчендә калган утрауга карап моңландык. Су астында калган зиратта җирләнгән авылдашларыбызны искә алдык, дога кылдык, утраудагы агач-камышларга карап еладык та, җырладык та.
Бәхетле балачагым, акация куакларына күмелгән мәктәп ишегалды, каз бәбкәсе сак­лаган яшел чирәмнәр, тәрәзә каршында үскән карлыганнарым бер дә күз алдыннан китми шул минем. Ышанам: бу язмам төрле төбәктә яшәгән авылдашларыма барып ирешер дә, бәлки алар да күңелләре белән туган авылга әйләнеп кайтырлар.
Сагынам, бик сагынам сине, авылым Рыс!
Уйнап үскән урамнарда йөзә хәзер балык­лар
Юк авылым, туган нигез, әткәм җыйган байлыклар.

Раилә Бариева, Уразай авылы.