Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Кырык елдан соң — Сабантуй!
23.07.2015

Кырык елдан соң — Сабантуй!

Юлыбыз бу юлы Сюмси районының Кильмезь авылына. Иң беренче тукталышыбыз — Ува поселогы. Ува безне 24-27 июньгә кадәр уза торган XVII гомумбелем бирүче оешмаларда укучыларның спорт фестивале белән каршы алды. Стадионга Удмуртия Республикасыннан 34 спорт командасы җыелган. Спортчылар, кунаклар, хөкемдарлар — барлыгы 1000 нән артык кеше. Күңелле, матур күренешләр! Аянычлысы да бар. Әлеге поселокның милләтләр мәдәнияте үзәге методисты Татьяна Мурашкина сөйләвенчә, шул көннәрдә генә мәктәптән кайтканда югалган 17 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар. Мондый хәл Ува поселогында беренче тапкыр гына түгел икән инде.
Сюмси районына керәбез. Удмуртиянең көнбатышына урнашкан әлеге районның исеме су чыганагы, дигәнне аңлата. Районның 70% территориясе урман белән уратып алынган. Монда һәр икенче кеше агач эше белән шөгыльләнә. Күренекле урыннары да агач, урман белән бәйләнгән. Районда барлыгы 400дән артык татар яши икән.

Кильмезь авылы турында
Табигатьнең матур бер почмагында — урман арасында урнашкан авылга нигез 1940 нчы елларда салынган. Аңа кадәр биредә Сталин чорында хөкем ителүчеләрне тоту өчен бараклар гына булган. Сугыш елларында заводларны утын белән тәэмин итү максатыннан бирегә кешеләрне махсус җибәргәннәр. Алар арасында татарлар да күп булган. Нәкъ шул чордан тупланып калган да инде авылда татарлар. Авылның исеме аның яныннан агучы елга исеме белән аталган. 1958 елда шәһәр тибындагы бистә статусы бирелгән, ә инде 1992 елда авыл торак пункты дип үзгәртелгән. Авылда: 3 меңнән артык кеше — 67,5% — руслар,19,0% — удмуртлар -10,4% — татарлар яши.

Көтеп алган бәйрәм!
Күптән түгел Сюмси районында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Анна Пантюхина җитәкчелегендә татар җәмгыяте барлыкка килгән. Татарлар иң күп яшәгән Кильмезь авылында Сабантуй бәйрәме үткәрергә уйлаганнар. Соңгы тапкыр биредә милли бәйрәмебезне кырык ел элек уздырган булганнар. Шунысы кызыклы, әлеге бәйрәмне үткәрергә иң беренче булып рус милләтеннән булган кешеләр ярдәм итәргә алынганнар. Ә инде бәйрәмне оештыруга төп көчне “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Билсур һәм аның тормыш иптәше мәктәп директоры Фәймә Әүхәдиевалар куйган. Күрше Балма авылында урнашкан “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе булып Билсур Әүхәдиев 17 ел эшли. Хуҗалыкта 35 кеше хезмәт куя. 300 баш терлек, шуларның 150 се сыер. Калганнары яшь терлекләр. 600 га чәчүлек җирләре бар. Бүгенге көндә авылда урман эшкәртү хуҗалыгы юк. Димәк, керем чыганагы — бары тик шәхси эшмәкәрлек. Адым саен кибет, кафе. Халыкның күбесе җәй көне җиләк-җимеш сатып керем ала икән. Авыл төзек, ныклы өйләр. Матур гына мәчетләре дә эшләп килә. Биредә тырыш, эшчән халык яши, икән дигән фикердә калдым мин. Авыл-
га керер алдыннан берничә чакрым юл начар. “Җитәкчеләргә күпме генә мөрәҗәгать итсәк тә, уңай җавап юк”, — дип зарланды авыл халкы.
Фәймә Әүхәдиева җитәкләгән гомумбелем бирү урта мәктәбендә 326 укучы укый. Сабантуй бәйрәмендә әлеге мәктәпнең укучылары да, укытучылары да матур концерт номерлары күрсәттеләр. Гомумән, кунакларны, милләттәшләребезне каршы алу, бәйрәмне кызыклы итеп үткәрү алар җилкәсенә төште. Татарстанның күп кенә авылларының борынына чиртерлек итеп оештырганнар алар бәйрәмне. Бүләкләр дә мулдан өләшенде. Авылның данлыклы шәхесләренә дә, тарихына да тукталдылар. 91 яшьлек бердәнбер сугыш ветераны Илтөзәр Мирзаховны да олыладылар. Илтөзәр ага тумышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан. Утны-суны кичеп кайтып, бирегә урман эшкәртү хуҗалыгына килеп урнашкан. Горурланырлык тормыш юлы үткән ул. Кызы Зөлфия дә, үзе дә бик матур итеп җырлап, халыкның күңелен күтәрделәр. Көрәшче, гер күтәрүче баһадир егетләр дә күп биредә. Гер күтәрүче егетләр Сюмси районының данын — Авыл спорт уеннарында да яклаячаклар икән. Олысы да, кечесе дә бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты. Оештыручылар исә алдагы елларда Сабантуйның киңрәк итеп үткәреләчәген искәрттеләр.
Авылда яшәүче милләттәшләребез “Татарстан — Яңа гасыр” һәм “Минем Удмуртия” каналларында баручы татар тапшыруларын көтеп алуларын, “Яңарыш” газетасының һәр санын укып баруларын җиткерделәр. Биредә газетабызның 9 укучысы бар.
Бәйрәмне оештыручылар да, авыл халкы да Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендәге “Гүзәл” ансамбле җырчыларына, биючеләренә, аларны бирегә җибәрүнең барлык чыгымнарын үз өстенә алган Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтләрен белдерделәр. Өлкәннәрнең халкыбыз җырларын йотылып тыңлауларын, күбесенең күзләре яшьләнүен күргәч, биредә яшәүчеләрнең милли моңнарга сусавын аңладым.Татар мохитеннән читтә яшәсәләр дә, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны онытмауларына, яңартырга тырышуларына сокландым.

Рәфилә Рәсүлева.