Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кыл өстендәге гомерләрне саклап калучылар
10.06.2014

Кыл өстендәге гомерләрне саклап калучылар

 Арча педагогия көллиятен тәмамлап, диплом эше белән мәш килеп йөргән мизгелләр. Инде әзер диярлек эшне методист карап чыкканнан соң, практик өлешен тулыландырырга кушты. Шул вакытта миңа, дәресләрне дә сәбәпсез калдырмыйча, 1-2 көн ял алырга кирәк иде. Тулай торакта бүлмәдәш кызларның берсе кан бирсәң, ике көн ял бирүләре турында әйтте. Күп тә уйлап тормадык берничә кыз кан бирү станциясенә киттек. Ишек төбенә килеп җиткәч тә, бик озак икеләнеп тордык. “Аңны җуеп егылсак, оят була бит”, — дип, кыяр-кыймас кына эчкә уздык. Анкеталар тутырып, табиб гомумхәлне тикшергәч, үзебезнең кан группаларын да белдек. Табиб: “Күпме кан бирәсез? 240 мл әллә 360 мл итәбезме?” — дип сорады. Әлбәттә, без әзрәк күләмлесенә риза булдык. Кан биргән вакытта хәл бераз киткән кебек тоелса да, диплом язу өчен ике ял көне булачак дигән өмет тагын көч биреп куйгандай булды. Шулай итеп, кан бирдек, баллы чәй эчеп, кулга кан бирү турында белешмә һәм акча алып, кайтып киттек.

Еллар узгач кына ул вакытта үзебезнең мәнфәгатьләрне яклап кына бирелгән каныбыз кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм иткәндер, дигән уй туды. Дөресен генә әйткәндә, 240 мл кан диңгезгә тамчы булып кына төшкәндер. Шулай да, һәр кеше аз гына күләмдә булса да кан бирсә, күпме авыруларның гомерләрен саклап калырга мөмкин булыр иде?

Бүгенге көндә илнең медицина учреждениеләрен кан белән тәэмин итү өчен ким дигәндә 1000 кешегә 40 донор булырга тиеш. Европада уртача күрсәткеч -40-60, ә Россиядә, кызганычка каршы, бары тик 14 кенә. Удмуртиядә донорлык ни хәлдә? Бу турыда республиканың кан бирү станциясенең баш табибы Алексей Зараев белән әңгәмә кордык.
Алексей Анатольевич, бүгенге көндә Удмуртиягә донорлар җитәме? Гомумән, кан бирү станциясенең эше нидән гыйбарәт?
— Безнең эш көне медицина учреждениеләренең кан сорап калдырган гаризаларын теркәүдән башлана. Аннан кемгә күпме күләмдә кан кирәк, кайсы группа шуны карыйбыз, булмаган очракта донор табып, шәхсән чакырабыз. Элек авыруга кан кирәк булган очракта, туганнары, якыннары арасыннан к аны туры килә торган һәм аны бирергә риза булган кешене эзли идек. Ә 2008 елдан донорлык проблемасына дәүләт аеруча игътибар итә башлады. Бүгенге көндә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдән кала, барлык төбәкләрдә дә донорлар саны җитә дияргә була. Безнең Удмуртиядә елга якынча 15-16 мең донор кан бирә. Аларның һәрберсе берәр тапкыр гына түгел, берничә тапкыр биргән очракта донацияләр (кан бирүләр) саны 27-30 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Удмуртия буенча елына 17 тонна кан әзерләнә. Бу Удмуртияне генә түгел, хәтта күрше Әгерҗе районын тәэмин итәргә дә җитә. Инде күп еллар Әгерҗе белән без бик тыгыз элемтәдә. Андагы авыруларга Казанга барып җиткәнче, бирегә килү күпкә кулайрак. Шуңа без аларны беркайчан да кире какмыйбыз.
Кайсы кан группасы аеруча таләп ителә?
— Күбрәк, әлбәттә, беренче группа сорала. Мәсәлән, җәйге вакытта, юл һәлакәтләре күп була. Шушы ике көндә генә беренче группа кан бала тудыру йортларына әниләргә дә, сабыйларга да, юл фаҗигасенә эләгүчеләргә дә кирәк булды. Бу группа кан бирүчеләр күп булса да, кайвакыт бераз җитмәскә дә мөмкин. Чөнки иң киң таралган кан — 1нче группа. Ә 4нче группа кан шул килеш тора. Ә ике ай элек 2нче группа кан күп кирәк булды. Шуңа күрә кайсы группа иң кирәк дигән сорауга болай гына җавап биреп булмый. 1нче группа канлы кешеләр — “универсаль” донорлар бит алар.
Донорлар арасында яшьләр бармы?
— Кан бирүчеләр төрле яшьтә. Хәзер яшьләр күп килә. Беренче килгәндә, максаты “Мактаулы донор” исемен алу булса, ул кеше барыбер 40 тапкыр кан бирәчәк. Совет заманыннан бирле кан биреп ияләшкән кеше, гадәт буенча һәрвакыт йөри.
Кеше нинди максат белән кан бирә?
— Кеше безгә акча өчен килми. 360 сум белән баеп булмаганын бик яхшы беләсез. Шулай да, төрле шалтыратулар була. “Кан бирсәм, мин ничә сум акча алам?” — диючеләр “360 сум” дигән сүзне ишетүгә сөйләшү туктала. Андыйлар килеп тә тормыйлар.
Сезнең станциядәге табиблар үзләре кан бирәме?
— Биредә 100гә якын ке­ше эшли, сәламәтлекләре рөхсәт иткәннәре барысы да кан бирә. Шуларның 40ы — “Мактаулы донор”. Табиблар ни өчен кан бирергә кирәклеген бик яхшы аңлыйлар. Сәламәт кеше елга 2 тапкыр кан биргәннән, бернинди зыян да күрми, ә бары тик сәламәтлегенә файда гына ала.
— Ә кан бирү стан­циясендә күпме донор теркәлгән? Аларның ни­чәсе “Мактаулы донор” исеменә ия?
— Биредә 100 меңгә якын донор теркәлгән. Төрле авырулар булу сәбәпле, кан бирү вакытлыча яки бөтенләй тыелырга мөмкин. Мәсәлән, күпчелек яшьләр спорт белән шөгыльләнми, бу да гомумхәлдә чагылыш таба. Наркотиклар кулланучылар, гепатит В,С белән авыручылар да кан бирә алмый. Ә “Мактаулы донор”ларга килгәндә, аларның саны 2014 елның гыйнварына 4235 кеше исәпләнә. Бу сан көн саен диярлек үзгәреп тора: кемдер күчеп китә, кемдер вафат була, кемдер, киресенчә, өстәлә.
“Мактаулы донор” cоциаль яклауга ияме?
— “Мактаулы донор” булу — федераль билге алып, төрле ташламаларга ия булу дигән сүз. Мондый һәр донорга елга бер тапкыр 11 720 сум акчалата компенсация бирелә. Икенчедән, пенсия яше тулмаса да, аларны “Хезмәт ветераны”на тиңлиләр. Ә иң сөенечлесе, “Мактаулы донор”ларның социаль проездной алучылар исемлегенә кертелүедер дип уйлыйм. Бу, әлбәттә, иң зур ташлама.
Ә закон буенча донорга нинди социаль ярдәмнәр бар?
— Хезмәт кодексының 186нчы маддәсе буенча донор кан биргән көнне һәм тагын 1 көн өстәмә ял итәргә тиеш. Бу ялны ул үзе теләгән вакытта яисә отпускка кушып алырга мөмкин. Закон буенча кан биргән көнне донорга акчалата компенсация дә бирелә. Ул һәр төбәкнең яшәү минимумының 5%ын тәшкил итә. Удмуртиядә — 366,10 сум.
— Алексей Анатольевич, әңгәмәгез өчен чиксез рәхмәт. Сезгә хөрмәткә лаек эшегездә уңышлар телибез. Башкаларның сәламәтлекләре, гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә алар ярдәме белән үсеп килүче сабыйлардан, алар коткарган абый-апалардан, гомумән, бер дә таныш булмаган кешеләр исеменнән рәхмәт җиткерәсе килә.
Кан бирү станциясенә булган сәяхәтемдә уйларым белән янәдән студент вакытыма әйләнеп кайттым. Бу гамәлемә башка күзлектән карадым: “Кемнең дә булса кыл өстендәге гомерен саклап калу өчен ник үземнән өлеш кертмәскә, кыюлык табып тагын бер тапкыр донор булырга карар кылдым.

Донорлар ни сөйли?

Айдар Касимов, Глазов шәһәре (Ижау медицина академиясе студенты):

— Ижау медицина академиясенең өченче курсында укыганда Республика кан бирү станциясе бирегә килеп кал алу акциясе уздырды. Мин, уйлап та тормыйча, катнашырга булдым. Чөнки әти-әнием кечкенәдән көчтән килгән кадәр башкаларга карата ярдәмчел булырга кирәк дип өйрәтте. Бу сыйфатым тормыш юлымны сайлауда да ярдәм итте, мин — булачак табиб. Кан компонентларының Россиянең дәвалау учреждениеләренә ни дәрәҗәдә кирәк булуы турында ишетеп кенә белмим. Уку йортыбызда минем кебек фикер йөртүчеләр күп булды. Һәм күп кеше бик теләп кан бирде. Донор булу — ташламаларга ия булу гына түгел, иң беренче чиратта, хөрмәт һәм ихтирам.

Наилә Нуриева, Ижау шәһәре (табиб-гинеколог):

— Мин — актив донор, 44 тапкыр плазма тапшырдым. Донор булып китүемнең сәбәбе — башка шәһәрләрдә узучы табиблар конференцияләренә бару өчен яллар кирәк булу. Соңыннан, үзем өчен бу гамәлнең бернинди зыян китермәгәнен, ә киресенчә, үз-үземне яхшырак хис итүемне, ә кемгәдер минем каным яки плазмам бик мөһим икән аңладым. Бәлки, Аллаһы Тәгалә минем башкаларга ярдәм иткәнемне күреп, якыннарымны, минем өчен кадерле булган кешеләрне бәла-казалардан саклап калыр. Җитмәсә, мин — табиб. Ярдәм итә алсаң — ярдәм ит.

Айсылу Закирова, Ижау шәһәре:

— Минем каным сирәк каннар исемлегенә керә — 3нче (-) группа. Шуңа күрә кешеләргә аеруча кирәк булуы бар, дигән уй мине бирергә китерде.

Азамат Гыйбадуллин, Ижау шәһәре:

— Дустым юл һәлакәтенә эләккәч, ашыгыч рәвештә кан кирәк булды. Шул вакытта мин аңа ярдәм иттем. Хәзер дә мин вакытым булганда, кемнеңдер гомерен саклап калуга үз өлешемне кертергә тырышам. Үземә бернинди зыян китермичә, кемнәргәдер ярдәм итә, яшәргә өмет уята алуым өчен күңелдә горурлану хисләре уяна.

Гүзәл Шакирова.