Кызыл тауда ниләр бар?
12нче июльдә Удмуртия Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Бречалов республикабызның төньягында урнашкан Красногорск районына эшлекле сәяхәт кылды. Җитәкче әлеге сәяхәтен Красногорск — Юкамен юлының бүгенге көндә төзекләндерү эшләре барган өлешеннән (без барганда Красногорск район үзәгенең Киров урамында юл төзиләр иде) башлады. Юл төзүчеләр сөйләвенчә, 800 метр араны төзекләндерү эшләре сентябрьгә төгәлләнәчәк. Төзелешкә кирәкле барлык материаллар инде китертелгән. “Биредә моңа кадәр бер тапкыр да асфальт җәелгәне булмады. Бу көнне түземсезлек белән көттек”, — ди авыл халкы.
Александр Бречалов Красногорск мәктәбенә дә сугылды. Мәктәп белән җентекләп танышканнан соң, ул ашханәгә игътибарын юнәлтте.УР Төзелеш, архитектура һәм торак сәясәте министры Иван Новиковка ашханәне киңәйтү проектын әзерләргә кушты. “Югыйсә, мәктәпне яңа уку елына әзер түгел дип табарга мөмкиннәр”, — диде ул.Бу көннең эш планына кертелмәсә дә, Александр Бречалов мәктәптән ерак булмаган автостанциягә керде, андагы халык белән дә аралашты. Кешеләр инде китәргә игълан ителгән автобуска утырмыйча, Республика Башлыгы белән аралаштылар, борчыган сорауларын биреп калырга ашыктылар. Мисал өчен, “Яңа законнар буенча, кечкенә баланы алга утыртып йөртергә ярамый, аңа аерым билет сатып алырга кирәк, ул аерым утыргычка утырган һәм ул балалар өчен махсус куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булырга тиеш, диләр. Акчаны түлибез, ә автобусларда махсус каешлар юк. Акчасын алалар бит, нигә тиешле шартларны да тудырмыйлар?” — дип, канәгатьсезлек белдерүчеләр булды.
Александр Бречалав әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга вәгъдә бирде.Ул автостанция диварларына эленгән “Ана капиталы акчасын нибары бер көн эчендә алырга ярдәм итәбез” дигән игъланны укып, бик гаҗәпкә калды. “Нинди хәл бу! Нигә биредә мондый язулар эленеп тора, турыдан-туры законны бозучыларның игъланнары, җитмәсә, автостанциядә!.. Автостанция белән нинди бәйләнеше бар моның?!” — дип, турыдан-туры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. “Мин килеп тәртип урнаштырырга тиеш түгел бит инде монда, нигә карамыйсыз? Беренчедән, район үзәге моның ише рекламалардан арындырылган булсын. Икенчедән, мондый кара эш белән шөгыльләнүчеләр җавапка тартылырга тиеш”, — дип, шелтә белдерде ул. Ана капиталы мәсьәләсе әле моның белән генә тәмамланмады. Алга таба Александр Бречаловка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бер ханымның йортына бардык без. Мөрәҗәгать итүче үзләренең тузган йортта яшәүләре, бу йорттагы башка фатир ияләренә яңа торак бирелүе, ә аның яңа фатирсыз калуы турында сөйләде.
Чынында исә хәл катлаулырак, ханым Ана капиталыннан файдалану өчен Пенсия фондына түгел, менә шундый бер көн эчендә Ана капиталын гамәлгә ашырырга вәгъдә итүче шәхси конторага мөрәҗәгать иткән. Алар үз чиратында әлеге тузган йортны сатып алырга киңәш биреп, бу эштә ярдәм иткәннәр. Яшәргә яраксыз бу йорт 360 мең сумга төшкән. “Сез Ана капиталына гына барыбер яхшы торак сатып ала алмыйсыз, ә бу тузган йортны сатып алсагыз, озакламый аны сезгә яңа торакка алыштырачаклар”, — дип күндергәннәр аны. Александр Бречалов: “Ана капиталы 360 мең сум гына түгел бит, ә калган акчаларны сезнең кулыгызга бирделәрмени?” — дип сорады. Ханым, бернинди өстәмә акчалар алмавын белдереп, баш чайкый. “Менә ничек сезне төп башына утыртканнар? Бу бит дәүләт биргән акча, ә сез аны файдасызга исраф иткәнсез булып чыга. Җитмәсә, бу тузган торакны алыштырырга тагын да дәүләт акчасын тотуны сорыйсыз. Кайда хаклык? Ана капиталы бирү программасын Владимир Путин раслаган. Ул яшәргә яраклы торак өчен бүленә. Пенсия фонды аша алганда, алар торакның ни хәлдә булуын җентекләп тикшереп кенә бирә. Ә сез алдаучылар кулына эләккәнсез. Бу кара эш белән шөгыльләнүчеләр хокук бозулары өчен җавап бирергә тиеш, ә бу гаиләгә ярдәм итегез. Гомумән, республика күләмендә әлеге мәсьәлә буенча хәлне контрольдә тотарга, бу эшкә хокук саклау органнарын җәлеп итәргә кирәк”, — дип ассызыклады Александр Бречалов. Бу мәсьәләне ул халык белән очрашканда берничә тапкыр күтәреп, Ана капиталы белән сак булырга өндәде.Алга таба Республика Башлыгы 93 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Степан Клабуков белән очрашты. Ветеран сугыш еллары, ничек итеп разведкага йөрүләре, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия аша Берлинга кадәр барып җитүе турында сөйләде. Степан Кузьмич Кенигсберг, Франкфурт-на-Одере, Берлинны алу сугышларында катнашкан. III дәрәҗә Дан орденына, “За отвагу”, “Берлинны алган өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләренә лаек булган.Александр Бречалов ветеранны дикъкать белән тыңлады. Сугышта күрсәткән батырлыклары, куйган хезмәте өчен рәхмәт белдерде, Сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләде. Дёбы авылында очрашу вакытында, биредә яшәүче халыкның күпчелеген медицина хезмәте алу мөмкинлеге булмау борчуы аңлашылды. Моңа кадәр эшләгән авыл фельдшеры декрет ялына киткәннән соң, медицина ярдәме күрсәтүче кеше юк икән. Ә авылда күпчелек өлкәннәр яши. Әлбәттә, алар беренче чиратта медицина ярдәменә мохтаҗ. Ул гына да түгел, тар белгечле квалификацияле табибларга күренү, нинди дә булса тикшеренү узу мөмкинлеге бөтенләй юклыгына зарланды авыл халкы.“Хөкүмәт халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итәргә тиеш. Һәм без бу мәсьәләне якын арада хәл итәргә тырышырбыз. Авылда яңа фельдшер булдырырга ярдәм итәрбез. Ә менә диагностикага килгәндә, киләсе атнада без сезгә күчмә диагностик үзәк җибәрергә вәгъдә итәбез”, — диде Александр Бречалов. Моннан тыш Дёбы авылындагы очрашуда авыл юлларының начар булуы, яшь гаиләләргә төзелеш өчен ташламалы кредит алу, фермер хуҗалыгы өчен дотация алу, халкыкны тузган йортлардан күчерү мәсьәләләре кузгатылды.Районнан китәр алдыннан республика җитәкчесе әлеге сәяхәтенә йомгак ясап, түбәндәге карарга килүе турында хәбәр итте: “Иң зур игътибарны биредә бизнес үсешенә юнәлтергә кирәк. Бу өлкәдә эшләр бик әкрен бара. Ә мөмкинлекләр зур. Моңа кадәр биредә күп еллар эшләгән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында тукталган, ә продукциягә ихтыяҗ һаман да булган проектларга кире кайтырга да мөмкин. Әйтик, бу районда дару үләннәре продукциясе җитештерелгән. (Александр Бречалов биредә җитештерелгән дару үләне кабын халыкка күрсәтә). Ә нигә хәзер шушы үз продукциябез урынына әллә каян читтән китерелгәнен сатып алабыз? Бу өлкәдә тәҗрибәгез дә, эшләргә теләүче кешеләр дә, бина да бар, нәрсә комачаулык итә? Әлеге бизнесны эшләтеп җибәрү өчен бер ай вакыт җитә. Бу эшкә алынырга әзер торучы эшкуарларга ярдәм итүне оператив һәм максималь рәвештә оештырырга кирәк дип саныйм. Яңа инициативаларны да карарга кирәк.Красногорск районы халкын юллар мәсьәләсе бик тә борчый. Асфальт салынмаган юллар күләме буенча район — лидерларның берсе. Медицина мәсьәләсе күтәрелде. Тагын без әлеге дә баягы оптимизациянең нәтиҗәләрен күрәбез. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан спекуляция итү мәсьәләсе барлыгын аңладым. Мисал өчен, МРТ (магнитно-резонансная томография) бушлай бары тик бер ай көтсәң генә, ә түләүле рәвештә бүген үк үтү мөмкинлеге булу турында бер генә тапкыр телгә алмадылар очрашуларда. Мондый хәлләрне һичшиксез тикшерәчәкбез, бу сезнең районга гына хас мәсьәлә түгел”.Шулай ук Ана капиталын алуда “булышу” белән акча эшләүне туктатырга кирәклеге, кешеләрне һәм хөкүмәтне алдаучыларны тиешле җаваплылыкка тарттыру турында да тагын бер тапкыр искәртте Александр Бречалов.Халыкны шулай ук район үзәгендә сәнгать мәктәбе юклыгы борчый. Муниципаль власть ике катлы бинаны төзекләндереп, сәнгать мәктәбе ачу өчен инде берничә ел омтыла икән. Әмма ул бина федераль карамакта. Александр Бречалов әйтүенчә, аны регион карамагына күчерү кулдан килә торган эш. Шулай ук яңа бина төзү мөмкинлеге дә чикләнмәве турында әйтте ул. Ул вакытта мәктәп бар таләпләргә дә җавап бирәчәк.
Александр Бречаловның республика буенча сәяхәте әле дәвам итә. Якын көннәрдә ул Шаркан, Ува, Игра районнарына сәфәр кылырга җыена.
Эльмира Нигъмәтҗан.