Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Кызыл ромашка
12.02.2020

Кызыл ромашка

Без 10 нчы мәктәптә Муса Җәлилгә багышланган музей-бүлмә булуы белән горурланабыз. Безнең бурыч — Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турындагы тарихи истәлекләрне саклау. Бу музей ничек һәм кайчан барлыкка килгән соң?

Кызыксынуларыбыз безне 20 нче татар мәктәбенә алып килде. Ижау шәһәренең 20нче татар мәктәбенең кызыл эзтабарлар отряды музей бүлмәсе булдыру турындагы хыял белән яналар. Аларга Муса Җәлилнең тормыш-көнкүрешен һәм мәктәп тарихын өйрәнү буенча конкрет биремнәр бирелә. Бу эшне тарих укытучысы Фирдәүс Миңнегәрәй улы Гаделгәрәев җитәкли. Яшь эзтабарлар алдына Муса Җәлилне белгән, аның белән эшләгән, аның батырлыгы эзеннән барган кешеләрне эзләү максаты куела.
Булачак музей бүлмәсенең беренче экспонаты шагыйрь Гази Кашшафтан алынган хат була һәм эзтабарлар Казан шәһәренең өч мәктәбендә музей бүлмәләре барлыгын беләләр. Алар белән элемтәгә кереп, Муса Җәлилне белгән яңа кешеләрнең адресларын табалар. Шулай итеп, герой-шагыйрьнең энесе Ибраһим һәм сеңелесе Хәдичә белән хат алышып, аларның хатирәләре белән уртаклашалар.

1971 елның 15 февралендә Муса Җәлилгә 65 яшь булыр иде. Шул уңайдан 20 нче мәктәптә музей бүлмәсе ачыла. 80 нче елларда мәктәп ябылу һәм укытучыларның, укучыларның 10 нчы мәктәпкә күчүе сәбәпле, музей бүлмәсе материаллары 10 нчы мәктәптә эшләгән «Кызыл ромашка» әдәби клубына тапшырыла.

2006 елда 10 нчы мәктәптә шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара үткәрелә. Бик күп кунаклар чакырыла. Әлеге вакыйгалар кысаларында музей бүлмәсе Муса Җәлил тормышы турындагы яңа материаллар белән тулыландырылды, Воткинск шәһәрендә яшәүче язучы Гөлфия Исхакова Риза Шәфинең шәхси архивындагы уникаль әйбер – Муса Җәлилнең бастыру машинкасын күрсәтте.
«Кызыл ромашка» музей бүлмәсе ул — белем бирү һәм патриотик тәрбия үзәге. Анда Удмуртия һәм Татарстан язучылары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, концлагерь тоткыннары белән очрашулар, Муса Җәлил һәм башка татар язучыларының әсәрләре буенча нәфис сүз, рәсем конкурслары, мастер-класслар, шигъри кичәләр, ата-аналар җыелышлары үткәрелә. Без анда экскурсияләр үткәрәбез. Бу эш безгә бик ошый. Музей бүлмәсендәге дәресләр, тарихны өйрәнү, аны экспонатлар белән баетуга өлеш кертү безнең күңелләрдә Ватанга карата мәхәббәт, горурлык хисләре уята.

Анастасия Шкляева, Анастасия Цветкова, Ижау шәһәре, 10 нчы мәктәп.