Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кызыл дипломнар тапшырылды
12.07.2017

Кызыл дипломнар тапшырылды

5нче июльдә М.Т. Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университетында кызыл дипломнар тапшырылды.
Университетны гел яхшы билгеләргә генә тәмамлаучы студентлар традиция буенча ел да барлана. Тантаналы чарага уку йортының профессорлары, проректорлары, деканнары, студентлар һәм аларның әти-әниләре чакырыла. Бәйрәм узасы зал шыгрым тулы иде. Беренчеләрдән булып, “бишле”гә генә укучы студентларга зур уңышлар теләп, үзләрен гел уңай яктан гына күрсәтүләре, яхшы укулары өчен аларга, укытучыларына һәм әти-әниләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткереп, уку йорты ректоры Валерий Грахов котлады.
Быел әлеге чарада Удмуртия Респуб­ликасы Башлыгы Александр Бречалов та катнашты. “Яхшылардан-яхшы студентларны котлау — минем өчен зур дәрәҗә. Тормышта яхшы кеше булу өчен нишләргә кирәклеге турында өйрәтүче фән югары уку йортларында, кызганычка каршы, өйрәтелми. Мәсәлән, минем өчен төп принципларның берсе — тормыш авырлыкларына каршы тору һәм җиңеп чыгу. Шәхсән үзем дә югары уку йортын кызыл дипломга тәмамладым, тик тормыш юлында очраган күп кенә сорауларга җавапның югары уку йортында бирелмәвен аңладым. Иң мөһиме — үзең өчен югары үрләр яулауны максат итеп кую, тормышның җитди сынауларына бирешмәү дип уйлыйм мин”, — диде Респуб­лика Башлыгы.
Тантанада Александр Бречалов һәм ИжДТУ ректоры иң яхшы укучы ун студент­ка диплом тапшырдылар. Бу көнне барлыгы 173 студент кызыл дипломлы булдылар. Моннан тыш, тантана геройлары Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре белән бүләкләнделәр. Уку йортын тәмамлаучы студентларның йөзләрендәге елмаюлары, күзләрендәге чаткылар бу мизгелләрдә аларның бик тә бәхетле булуларын әйтеп тора иде. Студентлар бүләкләргә җавап итеп, белем биргән укытучыларына, әти-әниләренә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. ИжДТУның иң-иңнәре арасында милләттәшләребезнең дә булуы үтә дә зур сөенеч иде. Котлау вакытында Азалия Мирзашәрипова, Рената Сафиуллина, Фәридә Шәйхелгалиева, Айрат Фә­ррахов, Рамазан Җәмилов исемнәре яңгыраганда, милләттәшләребез өчен горурлык хисләре кичердем. Тантанадан соң студентларның уңышка ирешү серләрен чишәр өчен үзләре янына ашыктым. “Укырга кергәндә уку йортын кызыл дипломга тәмамлауны үзем өчен максат итеп куймадым. Бары тик җаваплы булып, өй эшләрен, имтиханнарны вакытында биреп бардым. Укудан буш вакытта ял итүне, дусларым һәм туганнарым белән бергә булуны кулай күрдем”, — ди Айрат Фаррахов. Курсташының сүзләрен хуплап, Рамазан Җәмилов та сүзгә кушылды: “Кызыл дипломга лаек булу — күңелле, бигрәк тә Удмуртия Башлыгы һәм ректор кулыннан кабул итеп алу. Уңышка ирешүнең бернинди дә үзенчәлекле сере юк, укытучылар биргән белемне үзләштереп, курс эшләрен вакытында язып бару бик мөһим. Студент уку дәверендә укытучылар биргән белемне үзенә сеңдереп, укуга омтылса, аның нәтиҗәсе — кызыл дип­лом булачак!”
Егетләрнең фикер йөртүләре, белем алуга омтылулары, тормышка аек акыл белән караулары башкаларга үрнәк. Киләчәктә дә аларның тормыш биографияләренең һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиңүләре белән бизәлсен, һәрчак бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын!

Динара Насыйрова, Ижау шәһәре.