Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Кызыклы танышу
12.06.2013

Кызыклы танышу

Һөнәребезгә бәйле булгангамы, кызыклы кешеләргә, төрле вакыйгаларга, күренешләргә тап булгач, битараф кала алмыйм. «Карл Маркс урамында төзелүче мәчет каршында бер төркем яшьләр утыра, иман йортын кәгазьгә төшерәләр, үзләре татарча да сөйләшәләр әле», — дип, хезмәттәшем шалтыратып әйтте. Блокнот, ручкамны алып, танышырга дип яшь рәссамнар янына ашыктым.

Рәсем ясаучылар Ижау шәһәре Монтаж техникумының «Архитектура» факультетында белем алучы 3нче курс студентлары булып чыкты. Ел саен шулай урамда практик эш узалар икән. Укытучыларыннан ни өчен нәкъ менә мәчетне рәсемгә төшерүләрен сорадым. «Әлеге мәчетне без инде төзелеш башланган елдан алып ясыйбыз. Ул архитектура ягыннан җайлы, акустикасы да бик яхшы. Мәчетнең эчендә дә булдык, безгә бик ошады», — диде ул.

Студентларның берсе, Илмир Хәйдәров, туган телебездә иркен сөйләшә булып чыкты. Тумышы белән Башкортостанның Нефтекамск шәһәреннән. Армия сафларыннан кайткач, бирегә укырга килгән икән. «Мин рәсем ясарга бик яратам. Мәчетне ясар өчен акварель буяулар кулланам. Иман йортыбыз архитектура ягыннан да бик ошый миңа», — дип сөйләде ул. “Архитектор буларак, шәһәребездә ниләрне үзгәртер идең?” — дигән сорауга да җавабы әзер иде Илмирның. «Иң беренче чиратта, шәһәр чиста булырга тиеш. Заманча, матур өйләр төзер идем. Бүгенге көндә архитектура ягыннан төрле уйланмалар табарга мөмкин бит. Шулай да, Ижауга караганда, туган шәһәрем ныграк ошый», — диде ул.

Яшь рәссамнарның эшләре дә бик матур булып тоелды миңа. Киләчәктә алар шәһәребезнең үсешенә, матурлыгына да үз өлешләрен кертерләр дип ышанасы килә.

Эльвира Хуҗина