Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Кызу эш өсте
29.07.2020

Кызу эш өсте

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә азык әзерләү кампаниясе дәвам итә. Узган елгыдан аермалы буларак, азык әзерләү эшләре уңышлы бара. Кышын терлекләрнең тамагы тук булачак. 38,6 мең тонна силос массасы, 30,8 мең тонна сенаж (98%) һәм 6,8 мең тонна печән (89%) әзерләнгән. Азык әзерләү буенча беренче урында Игра районы тора. Гомумән алганда, республика районнарының күпчелеге мал азыгы әзерләү буенча планнарын арттырып үтәгән инде.
Шушы көннәрдә республикада урып-җыюга старт биреләчәк. 2020 елда Удмуртия аграрийларына 335,2 мең га мәйданда икмәк җыярга кирәк булачак. Иген кырларына 800дән артык машина чыгачак. Бөртекле ашлык җыю комбайннары паркы 13 берәмлеккә яңартылды, былтыр бу тармакта урып-җыю
башланганчы 5 яңа комбайн сатып алынган иде.